Яз галәмәтләре

Хөсни Ф. Адәм балалары: хикәяләр һәм повесть / Ф.Хөсни.- Казан: Татар.кит.нәшр., 1999.- 288 б.

Хикәя
I
Яз дигәнең шәһәрне дә үзенчә киендерә, үзенчә хәрәкәткә китерә, аңарга — тик язга гына хас моңнары белән төрә. Гадәттәге трамвай, автобус шалтыр-шолтырларына, бакча-пар-клардагы карт тирәкләргә оялаган кара каргаларның дәртле шау-шулары килеп кушыла, тротуар буйларыннан челтерәп гөрләвекләр ага, яшьләр урамда яланбаш йөри башлыйлар, олы-кара капка төпләрендәге эскәмияләргә тезелеп, сәгатьләр буена кояшта кызынып утыралар һәм утыра-утыра эчләре поша башлагач, дөньяны, яланбаш йөрүче яшьләрне, малай анасы булганы — киленен, кыз анасы булганы киявен яманларга керешә. Дөресен генә әйткәндә, алар моны елның башка фасылларында да ярыйсы гына булдыралар, әмма яз көне, үзләренең инде әллә кайчан узган яшь чакларын тирәнтенрәк кичереп искә төшерә башлагач һәм шул үтеп киткән язларны инде берничек тә, берничек тә кире кайтарып булмаслыкны төшенеп, ул бичараларның бүгенге дөньяга вәсвәсә аша караулары аеруча көчәя. Ә бүгенге дөнья исә, мондый капка төбе тәнкыйтьчеләре белән әллә ни исәпләшеп тормастан, үзенчә мәш килүен белә: кешеләр барасы җирләренә баралар, кайтасы җирләреннән кайталар, көләселәре килсә көләләр, җылыйсы булсалар, анысы өчен дә оялып тормыйлар, җылыйлар да, күзләрен сөртә-сөртә тагын үз юлларына ашыгалар...
Һәм, әлбәттә, яз булгач, мәхәббәте дә поты беләндер инде.
Күпләрдән, бик күпләрдән берсе: әнә Казанка ярында, көймәләр базасында бер егет ярга чыгарып салган көймәсен буяп маташа. Әлбәттә, яшь. Әлбәттә, чибәр. Әлбәттә, күңеле дә урыныннан купкан булса кирәк. Юкса соң, кояш күрдем дигәч тә, берьюлы шулай чишенеп ташлармы кеше. Кояшын кояш та, шулай да кыштан арынып кына барабыз лабаса! Казанка елгасы боз кабыгын әле тик салып кына аткан, ләкин боздан бөтенләй үк арчылмаган, аннан, әле өстәл чаклы, әле өстәл артында утыручы «дәү абзый»ларның үтәлмәс вәгъдәләре чаклы, зур-зур бозлар аккалап тора, анда-санда тәннәрне чиратып язгы җил исеп куя, су дымы да бар, шаукымга бирелеп, алай берьюлы чишенеп ташларга иртәрәк әле, иртәрәк. Әмма салкын тимәгәе, дип хәвефләнеп торырга аның вакыты юк. Карагыз, ничек кызып-кызып эшли. Тирә-юньгә күтәрелеп тә карамый. Башта пиджагын гына салган иде, инде менә күлмәген дә салып, майкадан гына калды. Пумаласын, буяу изгән котелогын җилтерәтеп кенә йөртә. Көймәсенең әлегә бер ягында. Ул ягын бераз буягач, киптерү эшен кояшка тапшырып, икенче ягына сикереп чыга, икенче ягын буйый башлый. Ә кояшка, чынлап та, эш җитәрлек бу көннәрдә: буялган көймәләрне киптерергә кирәк, яшь-җилкенчәкне котыртып, урамга куып чыгарырга кирәк һәм шулар өстенә тагын... җирдә яз ясарга, уҗымнарны җылытырга кирәк.
Егетнең атлет фигурасы читтән, тау башыннанрак караганда, менә шулай маташыр-маташыр да, көймәне «эһ» тә димичә култыгына кыстырып, алып китәрдәй күренә: яшь, сыгылмалы, беләк мускуллары кояш яктысында уйнаклапмы-уйнаклый.
Шулай да болары аның читтән караганда күзгә ташлана торганы гына. Ә бит әле аның, шул тышкы бизәкләре өстенә тагын күзгә күренми торган эчке дөньясы — күңеле бар. Яз дигәнебез бигрәк тә күңелен иләсләндергән аның. Узган ел, әнә шушы гадәти генә көймәсендә, «Москва» моторы куелган һәм бортына бик матур хәрефләр белән «Карлыгач» дип язылган шушы көймәсендә, су спорты ярышларында катнашып, Татарстан күләмендә призлы урыннарның берсен яулап алган кеше ул. Әлбәттә, алай шаккатырлык дан түгел түгеллеккә. Ләкин шуны онытмагыз, ул бит узган ел булган хәл. Булган да беткән. Ә быел менә... дөрес, моны ул кешегә әйтми, моны ул күңеленә китерергә дә базмый. Ләкин бу кояшлы язның кешене иләсләндерә торган бер коткысы тагы шул булса кирәк: кешегә әйтү түгел, күңелгә китерергә дә әллә ничегрәк тоелган фетнәле бер хыял, шук песи малае кебек, ишектән кусаң, тәрәзәдән атыла да керә.
— Кара әле, җанкисәгем, студент Гыйлманов, — дигән кебек була аңарга әлеге шул тынгы белмәс эчке хыялы, — кай җирең кешедән ким синең? Көймәң ярыйсы, моторың «Москва», йөрәгең моторыңа караганда да ярыйсырак. Шулай булгач... әйтик, көннәрдән беркөнне, шау-шу күтәрмичә генә, чыктың да киттең, ди, көймәңә утырып. Казанкадан Волгага. Волгадан канал буенча Донга. Аннары Дон аша Азовка. Азовтан Кара диңгезгә. Кара диңгездән, Босфор аша, Мәрмәр диңгезе буйлап Урта диңгезгә. Аннары Италия, Испания ярларына сәлам биреп, Гибралтар аша «выжт» Атлантик океанга. Бу беренче омтылышыңда ук Атлантиканы, бәлкем, үтәли кичә дә алмассың, шулай да, парень, күпме ил-җир күрәсең бит... Аннары тәвәккәллегең үзе ни тора! Әйтик, Казан арты егете, татар студенты Әнвәр Гыйлманов үзенең гади генә «Карлыгач»ында өч елга, ике пролив, дүрт диңгез аша үтеп, Атлантикадан урап кайтты, ди.
Фетнәле түгел диген син аны, язны! Әнә бит, шушындый чалт аяз көндә кешенең күңеленә нинди коткылар салып тора.
Ә салса соң! Хыялсыз һәм, ай-һай ла, салкын тидермәгәем, дип куркып яшәүгә караганда, канатлы хыяллар белән очынып яшәү хәерлерәк түгелмени. Җитмәсә тагы язы да шулай күңелне алгысытып торганда. Моның өчен гаепләп булмый ул Гыйлманов дигән егетне, үз көймәсе янында ялгыз үзе генә — кем күргән дә аны, кем аның хыялы артыннан куып җиткән!

II
Ә бактың исә, күреп тора иде аны берәү.
Шул ук Казанка ярында, бераз сулдарак, ярдан бераз күтәрелә төшебрәк, баскыч борылышында, култыксага яртылаш янтая биреп, куе алтын чәчле, нечкә билле, кыска итәкле, бәлки, шунлыктандыр, сыйраклары аеруча озын һәм шыр күренә торган, читтән караганда челәнгәрәк, охшаган, менә болай су якасында ялгыздан-ялгыз басып, торуы белән дә челәнне искә төшерүче бер кыз тукталып калган. Менәргә дә ашыкмый бу, түбәнгә таба төшеп киткәне дә күренми. Баскан, тора, әледән-әле җил туздырган чәчләрен төзәткәләп куя, башын артка чөеп, әледән-әле зәңгәр күккә карый, шул арада үзе, әллә нидә бер, ялгыш кына күзе төшкәндәй итеп, ярда көймә буяп маташучы егеткә дә карап-карап ала. Юк, сез тагы әллә ниткән хәтәр уйларга бата күрмәгез: янәсе, бу кызның ул көймә буяучы егеткә күзе төште түгелме? Янәсе, яз чоры, гыйшык-мыйшык шулай башланмыймы? Теге дә бу. Беләм инде мин сезне, үз күңелегезгә килгәнне кешегә тагарга бик яратасыз. Әгәр дә мәгәр сез уйлаганча булса, кем тышау салган ул кызның озын сыйракларына. Баскычтан йөгереп төшәр иде дә, барып басар иде көймәче егет янына. Ә бит ике аягының берсен дә атламый, төшми, борылып та карамый. Үзара гына әйткәндә, борылып караштыргалый инде караштыргалавын, ләкин кемне кем гаеп иткән караган өчен генә. Шул ук вакытта бит ул бөтенләй икенче якка, Караваево, Түбән Ослан, Идел якларына да караштыргалый. Кем белгән, бәлки, аның, Идел кузгалмадымы икән, дип каравыдыр. Казан өстендә апрель кыздырып торганны истән чыгармагыз. Андый чакта күзе бар кеше кайларга гына карамас икән.
Алайса нишләп соң ул менеп китми? — дисез инде сез. Менә бусына мин үзем дә җавап таба алмыйм, дусларым. Юкса, бер әйтеп уздык инде, кояшы болай бик көлеп торса да, кояш бит ул югары. Ә монда Казанка кузгалган чак, боз ага, су җиле тәнне чирата: Кызның өстендә нәрсә булганлыкны шулай ук әйтеп уздык кебек: кыска итәкле юбка да, табигый байлыгы белән мактану өчен, тегеннән тарттырып, моннан бәрдереп, кысып куйган тар кофта. Башында нәрсә булганны шулай ук күрдек: көлтәсе белән аксыл чәч, ә чәч өстендә җил дә зәңгәр күк. Болай караганда, туңа башларга бик вакыттыр инде ул кызга, югыйсә. Баядан бирле бер урында басып торып, аяклары да талмый микәнни?
Күрәсең, талмый. Күрәсең, кыска юбка, кыланчык кофта өстенә тагы кызны эчтән җылытып тора торган нинди дә булса хыялы кузгалгандыр.
...Әйтик, әнә көймә тирәсендә маташа торган егетне, атлет гәүдәле, җиңел хәрәкәтле, мускуллары һәм куллары уйнаклап торган ул җитез егетне кыз — әйтик, бусының исеме Флюра булсын, ди, — үзе эшли торган конструкторский бюрога алып китте, ди. Әйтик, алар икесе бергә кара-каршы утырып эшли башладылар, ди. Дөньяда юкны түгел, дөньяда булырга тиешлене, дөньяга кирәклене эшлиләр, кыскасы, гадәттә эшләнә торган эшне генә эшлиләр. Әмма бергә утырып эшлиләр, кара-каршы утырып эшлиләр, эш арасында күтәрелеп-күтәрелеп бер-берсенә карашып та алалар һәм, гүяки, шул җитә: гадәттә эшләнә торган шул эштән кинәт гадәти булмаган, күз-колак ишетмәгән, башкаларны таң калдырырдай могҗиза килеп туа...
Могҗиза туармы, тумасмы, әмма ләкин икесенең берсенә охшаган, я булмаса икесенә дә берьюлы охшаган, бәләкәй, җете күзле, чак-чак кына елак өченче бер адәм баласы, әлбәттә, туачак. Бу чаклысын инде ышандырып ук әйтергә мөмкин, һәм, әйтик, Флюра атлы ул кыз аны, кайчан да булса дөньяга киләчәк ул адәм баласын, үскәч, нәкъ әнә шул көймә буяучы егет кебек буйчан, җиңел һәм җитез хәрәкәтле, мускуллы һәм көймәле бер егет булуын теләсә? Акыл яки аң белән түгел — болай уйларга әле аңарга иртәрәк һәм болай уйлау өчен әле ул хәзергә кирәгеннән артык тәкәббер дә — ә акыл астында йокымсырап яткан инстинкт белән шулай күз алдына китерсә? Ах алла, монда соң табигатькә каршы килә торган ни бар? Шулай булгач, ул кызның Казанка баскычында, ярты юлда шаккатып калган кыска итәкле ул кызның, ни аска төшмичә, ни өскә менеп китмичә, җилдә чәчләрен туздырып, шулай озак басып торуының серен үзегез дә төшендегез бугай инде!
III
Шул ук вакытта монда, тау башында, Фукс бакчасының тәбәнәк коймасына корсагын сала биреп, киң кырыйлы иске эшләпәсе астына ышыкланып, ябалактай тынып калган тагы бер адәм баласы бар әле. Монысын инде тау астында көймәсе тирәсендә мәш килүче атлет егет тамчы да кызыксындырмый. Әллә нидә бер күзе төшә, ләкин ул аңарга игътибар итми, хәтта бөтенләй күрмәгән дә кебек. Тау уртасында, баскычта, култыкса буенда чәчләрен җилдә уйнатып әллә кайчаннан бирле басып торучы кызга, шайтан вәсвәсәсе дип әйтик микән, күзе төшкәли. Күрше-күләне, хатыны-балалары, онык-оныкчалары ишетә күрмәсен, хәтта бик төшә күзе. Ләкин нишләмәк кирәк: ул кыз белән бу «мәче башлы ябалак» арасында үтеп һәм җимереп булмаслык стена басып тора — ул да булса — картлык. Ә картлык нишли ала? Картлык модадан чыккан эшләпәсе астыннан ерактагын аерып җиткерми, якындагын үтә чекерәйтеп күрсәтә торган бозык күзләре белән, анда да «кеше күрмиме икән?» дип курка-курка гына, бары тик карап кына тора ала. Яшен кебек, алны, еракларны ялтыратып күрсәтә торган йөгерек хыял инде юк. «Нәрсә булса — шул!» — дип уйламыйча ташланучы тиле тәвәккәллек шулай ук беткән, барысы да чамалы, исәпле калган, бары тик үзеннән-үзе шаулаучы склерозлы баш та, ул башны әнә сәлперәйгән эшләпә каплап тора. Аннары тагын, көя төшеп, чит-читләреннән инде чәрдәкләнә башлаган авторитеты, карт эттәй, артыннан юаш кына ияреп йөри. Шулай да бик-бик кадерен белә ул моның. Көн саен иртә торгач, селкеп, тузанын каккандай итә. «Бүген кая барасым бар, дидем әле мин?» — дип, карчыгыннан сорый, барасы җиренә бер минут соңга калмыйча барып җитә, белгән-күргән кешеләр белән нәзакәтле генә исәнләшә, хәтта, кәефе яхшырак чакка туры килсә, сәясәткә кагылмыйча гына берәр анекдот та сөйләп ташлый. Инде алай-болай яшьләр турында сүз кузгала-нитә калса, аларны әрләмичә, тәнкыйтьләмичә калмый да калмый.
Кызганычка каршы, менә бүген, ичмасам, шундый мәшәкатьләре дә килеп чыкмады. Өйдә утырасы килмәде картның. Өйдә утырып соң кемгә акыл өйрәтеп була да, кем син биргән акыл белән яши? «Казанка кузгалган, диләр... барып, үз күзләрем белән карап кайтыйм әле», — дип чыгып китте ул. Чөнки шулай өйрәнелгән, һәр яз саен Казанка бозын үз күзләре белән озатып калмаса, картыбыз никтер ямансулап йөри, үзен кем алдындадыр гаепле сыман тоя иде.
Шундый юк кына сылтау белән чыгып киткән кешенең, кара әле, гөнаһ шомлыгы түгел диген, әлеге теге баскыч уртасында җилфердәп торучы кыска итәккә күзе төште бит, чәнчелеп киткере.
— Китте мода, хәер... Кыш китеп өлгерми, башларын салып ташлыйлар, — дип, авыз эченнән генә мыгырданып куйды ул иң элек. Бу чаклысына үпкә дә юк, кемне булса да тәнкыйтьләмичә, яки кемгә булса да акыл өйрәтмичә соң, бу дөньядагы калдык гомереңне ничек үткәреп бетермәк кирәк!
Аннары ул күз бәбәге астында җилфердәп басып торучы алтын чәчле «гөнаһ шомлыгы»ннан тизрәк күзләрен алып, карашын ераклардан — Казанка артындагы киңлекләрдән, Дербышки, Савиново якларыннан «әйләндереп» кайтмакчы булды, ләкин ул яклардан аңарга, агы-карасы бергә кушылып, ниндидер силуэтлар гына чагылып күренә иде.
Ераграк әтрафлардагын күзләре аерып җиткерми торган, хыял дигәне инде бөтенләй сүнгән, иртәгә яки бер елдан соң булачак тормыш турында уйлауны юкка баш вату, комнан аркан ишү дип караучы, шул ук вакытта башының бер өлешендә нәрсәдер әлегә кыймылдаучы, бөтенләйгә үк сүнеп бетмәгән бичара картның әлеге теге «тузгалак баш» алдында, шулай да, бер өстенлеге бар: ул бик тәфсилләп, бөтен ваклыкларын күз алдында яңадан тергезеп, җанландырып һәм беркадәр шигъри моңсулыкка төреп, узгандагы хатирәләренә әйләнеп кайта ала иде. Менә бу минутларда да ул, анда-санда аккалап торучы Казанка бозларына карый-карый, шул ара үзе, ояла-уңайсызлана булса да, әлеге теге кыска итәкле гөнаһ шомлыгына да күз салгалап, узгандагылар турында, шулар арасыннан кавышу насыйп булмаган бер мәхәббәтен аеруча күз алдына бастырып, татлы хыялларга чумды.
...Ходавәндә, әнә ул гөнҗәлә баш төсле генә, гомумән, хәзергеләр кебек кенә идеме соң аның ул вакыттагы Рабигасы! Булыр иде шундый вакытлар — сирәк була торган иде, ләкин була торган иде: истә-оста юкта, бернинди бәйрәм түгел бер вакытта, киенеп-ясанып, вак кына адымнарын мәрҗән урынына тезеп, сыгылма билен уйнатып, әмма башны тәкәббер рәвештә югары тотканы хәлдә, як-якка каранып, һич ваксынмыйча, шул җөмләдән болар тәрәзәсенә дә күз салмыйча, май күбәләге кебек, боларның өй турыларыннан шул Рабига үтеп китәр иде. Хәзерге пеләш башлы абзагыз, Фукс бакчасында сәлперәйгән эшләпәсе астында күмелеп калган «мәче башлы ябалак», ул вакытта әле авылда яши иде һәм урта бармак кебек авыл егете иде. Урта бармак кебек булмаса да, һәрхәлдә, төшеп калганнардан түгел, гармуны кулында, сузып җибәрсә — кешеләрне җылата, җырласа, тавышы бар, моңы бар иде. Әнә шул егетне, авылда бер гармунчы егетне саташыр чиккә җиткерде бит шул Рабига дигән кыз. Һай, әйтерең генә бармы, әйтеп, аңлатып бетерергә мөмкинме?..
«Хәзергеләр»не исенә төшергәч, исерткеч хатирәләреннән кинәт айнып киткәндәй булды карт, «ни белән хыялланганымны күреп тормасыннар тагын» дигәндәй, башын селкеп куйды, як-ягына каранды — аңарда әле өч сыйфат: узганны сагына белү, бүгенгене тәнкыйтьләү, ничек кирәк алай сакланып килгән калдык-постык авторитетын югалтмаска тырышып сагаю сыйфатлары бик-бик көчле иде. Шулаен шулай да, башын күтәреп карауга, кадалып кына китсен лә, күзләре тагы әлеге теге баскычта шаккатып калган «тузгый баш»ка төште бит, хәерсез.
«Ник китми? Ни күреп катып калды, гөнаһ шомлыгы?» — дип, вәсвәсәләнеп, сөйләнеп куйды ул үзеннән-үзе. Ә чын дөреслектә бу сорауны ул кызга карата түгел, үзенә үзе куярга тиеш иде. Кузгалып китә генә алмый бит менә шушы урыннан. Узгандагыларны искә төшерсә төшерә, ә менә «хәзергеләрдән» аерылып китә алмый, юк, китә алмый. Китәргә теләсә дә, тырышса да, китә алмый.
1967
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International