Автордан
«Йөзек кашы» исемле бу кечкенә повесть, дөресен әйтим, минем иң бәхетле «балаларымның» берсе булып чыкты — аны укыйлар, аны сорыйлар, аның турында укучылардан күп кенә хатлар килеп тора. Бу кечкенә генә китап мисалында мин, язучы буларак, бер хакыйкатьне тагын һәм тагын төшендем: тик кешеләр язмышы турында язылган китаплар гына кешеләргә якын булып җитә ала икән!
Китапханәләрдә эшләүче иптәшләрдән һәм, гомумән, укучылардан килгән күп кенә сорауларны искә алып, өченче басмасыннан соң шактый гына сагындырып, менә аны. «Сайланмалар»ыма тәкъдим итәм. Бу басмага бирү алдыннан мин аны, укучыларның кайбер тәнкыйть фикерләрен искә алып, төзәтеп карап чыктым. Беренче басмасында, яшьлек аркасында, күз щитеп бетмәгән урыннарга үтеп керергә тырыштым. Шул «операцияләрдән» соң ул, йолкынган Хуща Насретдин кошына әверелеп калмыйча, әүвәлге яңалыгы, «яшь лагындагы» дәртлелеге белән укучы күңеленә керә алса, миңа шул бик җиткән.Әгәр Диана безнең авылның тегермән буасына килеп су коенса, без аны да урлап киткән булыр идек.
(Эпиграф урынына)