Ил кызы (Ә. Еники)

Чыганак: Еники,Ә. Хәтердәге төеннәр: мәкаләләр, очерклар һәм истәлекләр / Ә. Еники.- Казан: Татар. кит. нәшр., 1983.- 224 б.

Кырык елдан артык гомерен театр сәнгатенә биргән Фатыйма ханым Ильскаяның иҗат юлын без ул тудырган образлар аша гына күз алдына китерә алабыз. Ләкин алар бик күп, әйтүенә караганда, йөздән дә артып китә, һәркайсына берәм-берәм тукталу мөмкин дә булмас иде. Шунлыктан, артистканың иҗат юлына гомуми бер күз ташлау өчен, аның әнә шул гаять күп образларыннан кайберләреңә генә тукталып узыйк.
Фатыйма Хуҗасәетова (соңыннан Ильская) ундүрт яшьлек үсмер кыз чагында татар сәхнәсенә килә. Аның беренче мәртәбә тамашачылар алдына чыгуы 1915 нче елны Оренбург шәһәрендә була. Әле бик яшь булуына карамастан, ул инде буйга җиткән туташ иде. Уртачадан биегрәк сылу гәүдәсе, чем-кара озын чәч толымнары, аз гына тулырак, бик чиста ак йөзе, нечкә кашлары һәм күтәрелебрәк торган керфекләре арасыннан гел елмаеп караган кечерәк тере күзләре аның теләсә нинди яшь героиня роленә ярарлык булуын әйтеп торалар иде.
Менә шундый чагында Фатыйманың яшь, нәфис тавышы беренче мәртәбә Фатих Әмирханның «Тигезсезләр» драмасыннан Рокыя ролендә яңгырады, һәм бу нәкъ автор күрсәтергә теләгән, күбәләктәй җилбәзәк, назлы, сөйкемле чын Рокыя иде.
Ятимлектә үскән Фатыйма үзенең тормыш тәҗрибәсе белән бай сәүдәгәр кызы Рокыядан никадәр ерак торса да, гаҗәеп бер сизгерлек белән ул, Фатих Әмирхан хыял иткәнчә, татар кызларына үрнәк булырга тиешле милли туташ-гимназистка образын әнә шулай ышандырырлык итеп тудыра ала.
1916 нчы елның көзендә Кариев чакыруы буенча Фатыйма Казанга, «Сәйяр» труппасына килә. Бирегә килгәч тә аның Казан тамашачыларына уйнап күрсәткән роле шул ук Рокыя була. Шуны истә тотарга кирәк, «Тигезсезләр» Казан сәхнәсендә 1915 нче елны ук куела, ләкин әсәрнең төп героинясын берәү дә уңышлы башкарып чыга алмый. Инде Фатыйма уйнагач, Казанның тамашачылары да, вакытлы матбугаты да бер-тавыштан: «Менә бу, ичмасам, чын Рокыя!» — диләр. Әсәрнең авторы Фатих Әмирхан яшь артисткага үз кулы белән чәчәкләр бүләк итә. Кариев белән Тинчурин Фатыйманы «Ил кызы» дип атыйлар, менә шуннан аның сәхнә фамилиясе Ильская булып китә.
Шулай итеп, Фатыйма Ильскаяның нинди зур талантка ия икәнлеге беренче чыгышыннан ук шактый тулы булып ачыла, татар сәхнәсе аның йөзендә кабатланмас, бай үзенчәлекле артистканы таба. Шуның белән бергә, Рокыя образы Ильскаяның алдагы иҗат юлына ничектер якты бер нур булып төшә, һәм яшь артистка, гүя, шул юлдан кыю, батыр адымнар белән осталык биеклегенә, алда көткән шөһрәтенә таба атлап китә.
Чынлап та, Фатыйма Ильская гаҗәеп бер тизлек белән үсә башлый, еллап түгел, айлап уңышлардан уңышларга ирешә бара. Казанга килүенә берничә ай үткәч тә аның бенефисы булып, шул уңай белән француз драматургы Геның «Трильби» дигән әсәре куела. Фатыйма төп героиня Трильби ролен башкара, һәм, озак та үтми, «Аң», журналында Габдрахман Кәрәм: «Ильская Трильби ролен көткәннән артык яхшы уйнап, халыкның күп алкышларына мәзһәр булды» , — дип язып чыга.
Бу уңышларның сәбәбе нәрсәдә иде соң? Әлбәттә, моның нң беренче төп сәбәбе — яшь артистканың зур талантка ия булуында иде.
Бу талантның Фатыйма Ильскаяга гына хас үзенчәлекләре нидән гыйбарәт иде соң? Иң элек ул тирән эчке сизгерлеккә — интуиция көченә үзенең гаҗәеп бай булуын күрсәтте. Нинди генә рольгә алынмасын, Ильская аның җанын бик нечкә һәм дөрес тоя белә. Шунлыктан артистканың һәрбер иҗат иткән образы үзенә генә хас бөтен эчке һәм тышкы сыйфатлары белән бик табигый булып гәүдәләнә. Шуның белән бергә, Фатыйма Ильскаяда хисләр кичерешенең иркен төрләнә алуы, бу кичерешләр төрләнүен искиткеч дөрес чагылдыра белгән матур, нәфис тавыш аның уенына аеруча бер самимилек һәм ягымлылык бирә. Гомумән Фатыйма Ильская — образга тәмам йотылып, йөрәк кичерешләрен тирәнтен ачып, кайнар дәрт белән уйнаучы артистка ул.
...Еллар үтә барган саен, артистканың тәҗрибәсе дә арта, иҗаты да үсә, камилләшә бара. Бигрәк тә совет сәхнәсенә аяк баскач аның таланты канатларын киң җәеп җибәрә. 1924 нче елны Һади Такташ Ильскаяга түбәндәге сүзләрне яза: «Син татар сәхнәсенең кояшсыз көннәрендә чәчәк атып килгән көләч гөле идең. Ирекле хөкүмәтнең ирекле сәхнәсендә син тагын гөлләнерсең, син тагын матур вә нәфис итеп чәчәкләнерсең».
Әйе, шагыйрьнең бу юравы бик дөрескә чыкты: Фатыйма Ильская совет сәхнәсендә чын-чынлап чәчәк атты һәм татар театрының олы бер остасы булып танылды.
...Рокыя кебек лирик героинядан башлаган нде ул үзенең иҗат юлын һәм менә «Тормыш җыры»ндагы Фатыйма кебек тирән социаль эчтәлекле драматик героиня образын тудыруга кадәр килеп җитте. Болар икесе ике котыпта торган образлар... Мондый капма-каршы образларга кереп, аларны бөтен табигый чынлыгы белән гәүдәләндерә алу Ильскаяның иҗат мөмкинчелекләре никадәр үскәнлеген, таланты никадәр камилләшкәнен ачык күрсәтсә кирәк.
Әмма бу ике котыптагы образлар арасында торган төрле характердагы, төрле милләттән чыккан, төрле заман җитештергән дистәләрчә образлар бар әле. Без алар арасында «Яшь гомер»дән Зөләйханы, «Юлбасарлар»дан Амалияне, «Гроза»дан Катеринаны, «Фигароның өйләнү»еннән Сюзаннаны, «Бишбүләк»тән Зифабануны, «Җилкәнсезләр»дән Дилбәрне, «Таня»дан Таняны, «Чын мәхәббәт»тән Гөләндәмне күрәбез.
Ильскаяның үсешен яки, икенче төрле итеп әйткәндә, Рокыядан Фатыйма образына ничек килүен аңлар өчен шулардай ике генә образга — Зөләйха белән Катеринага тукталып үтик.
Зөләйха — иске тормышның авыр шартларында үз хокукын яклый алмаган, тәкъдиргә буйсынып, сөйгәненнән ваз кичеп, эчкече, бозык бай малаеның колы булырга мәҗбүр ителгән бер бичара татар кызы... Газаплы икеләнүләр кичереп, авыр хәсрәткә дучар булып, көннәрен һәм төннәрен ачы күз яшендә үткәрә ул.
Фатыйма Ильская башкаруында без Зөләйханың әнә шул газаплы икеләнүен дә, көчсез гаҗизлеген дә, тирән хәсрәтен дә, керсез нечкә күңелен дә бик ачык тоябыз. Меңнәрчә бәхетсез Зөләйхаларның ачы язмышын сөйли кебек безгә артистканың чын осталык белән тудырган бу сөйкемле, аяныч образы!
...Зөләйхадан соң—Катерина. Ниндидер кан бәйләнеше бар кебек бу ике образ арасында, һәм Ильскаяның Зөләйхадан Катеринага күчүе бик табигый бер хәл булып күренә. Асылда бит алар бер язмыш кешеләре, икесе дә читлектәге кошлар кебек, икесенең дә кешелек хокуклары, намуслары, якты өметләре бер үк тупас, кыргый көчләр тарафыннан таптала. Әмма бу ике бәхетсез яшь хатын арасында зур, принципиаль аерма да бар. Әгәр Зөләйха үзенең ачы язмышына буйсынып, мескен, ихтыярсыз хатын булып калса, Катерина инде, үзенең бәхетсезлеге белән килешә алмыйча, протест юлына баса. Ул йөрәгенә ирек бирә, ул үзен буып торган богауларны өзеп ыргытырга тели, ахыр чиктә коллыктан үлемне артыграк күрә.
Һәм Фатыйма Ильская Катеринаның әнә шул тынгысыз җанын, котылырга теләп талпынуын бөтен тирәнлеге белән тамашачыга җиткерә дә. Аптырау, гаҗизлек кенә түгел, ялкынланып кабыну, ярсу, өзгәләнү — менә нинди кичерешләрне күрәбез без аның уенында. Тетрәткеч драматизм — менә нәрсә характерлы иде аның Катеринасы өчен...
Катеринаны Ильская 1944нче елны уйный, ә ике елдан соң инде ул «Тормыш җыры»ндагы Фатыйманы иҗат итә. Безгә калса, артистканың Катеринадан Фатыймага килүе дә шулай ук бик табигый бер эчке үсеш булып каралырга тиеш. Тагын шуны да искә алырга кирәк, өч героиня өчесе дә сөйгән кешеләреннән аерылалар. Ләкин сәбәпләр башка, язмышлар, җир белән күк кебек, бер-берсеннән бик ерак аерылып тора.
Фатыйма — безнең совет шартларында үскән, тәрбияләнгән хатын. Ул үз язмышына үзе хуҗа, шәхси фаҗигасе аны сындыра алмый, хөр кеше буларак ул тормышта үзенең урынын таба, идеалын таба. Менә шундый итеп күрәбез без Фатыйманы Ильская башкаруында... Авыр фаҗигасен җиңә алган, олы мәхәббәтен җыр шикелле саф итеп саклый алган нык, горур, батыр бер кеше булып гәүдәләнә ул безнең күз алдыбызда.
...Шулай образдан образга үсә, киңәя, тирәнәя бара артистканың таланты, иҗат колачы, осталыгы... Озын, шәрәфле юл уза Фатыйма ханым Ильская, ләкин, билгеле ки, иҗат кешесенең йөрәгендә ялкын бервакытта да сүнми, теләкләре аның бервакытта да картаймый.

1962



Соңгы яңарту: 16 гыйнвар 2013, 10:03

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International