Исемнәре исемдә: Фатыйма Ильская (Т. Миңнуллин)

Чыганак: Сәхнә.- 2012.- № 3 (март)

Аның турында театрга кайткач беренче ишеткән сүзем, бик кәпризле артистка, дигән бәя иде.

Аның шундый икәнлеген тормыштан мисаллар китереп дәлилли иделәр. Имештер, бер вакыт, нигәдер кәефе китеп, Кәрим Тинчурин пьесасында роль әзерләп тә, премьерада уйнаудан баш тарткан. Тинчурин үгетләп тә караган үзен, ялынган да, тик Ильская аяк терәп каршы торган. Ниһаять, Тинчурин: «Ярый инде алайса, фәлән артистканы тиз генә әзерләрбез», – дигәч, Фатыйма апа: «Юк, үзем уйныйм!» – ди. Икенче бер тапкыр спектакль барган вакытта Ильская бер артистка белән сүзгә килә һәм: «Әгәр дә шул артистка минем ботинкамның шнурын бәйләмәсә, сәхнәгә чыкмыйм», – дип белдерә. Теге артистка Фатыйма апаның шнурын бәйләргә теләмәгәч, театр директоры, баш режиссер аңа ялыналар – зинһар, шул киребеткәннең шнурын бәйләгез, югыйсә, тамашачы алдында хур булабыз, диләр. Артистка, киң күңеллелек күрсәтеп, Ильскаяның капризын үтәргә риза була. Бу вакыйга Фатыйма апа исеменә тап төшерергә тиеш түгелдер. Ул артистлар арасында очраштыргалый торган мәзәк күренеш кенә. Чөнки соңыннан әлеге ике артистка дус булып уйный-яши бирәләр.

Болар, әлбәттә, мәзәккә охшаш истәлекләр, һәм алар театрда Ильскаяны түбәнсетеп сөйләнмиләр. Аларда артистканың үз-үзен кирәгеннән артык хөрмәт итү холкы ята. Әйе, олыгайгач та аңарда бу сыйфат саклана иде әле: аның белән сөйләшкәндә сүзләреңне үлчәбрәк сөйләшергә кирәк иде, югыйсә, берәр реплика ташлап, әрсезләрне урынына утырта иде. Мондый холыклы (дөресрәге, холыксыздыр) артистлар ошап бетмәсә дә, мин аларны гаепләргә ашыкмыйм. Беренчедән, артист йөрәк белән уйлап, хис белән яшәүче кеше, икенчедән, чын артист – талант иясе. Аның белән шаярырга, аны кимсетергә маташу ахмакларга хас сыйфат. Ә ахмакларның ара-тирә маңгайларына чиртеп алу кирәк – кем белән булашканнарын белсеннәр.

Без – яшь-җилкенчәкләр – театрда Фатыйма Ильская булганда итәкләребезне җыештырып йөрергә тырыша идек. Юк, бу курку түгел, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәнү мәктәбе иде. Кызганыч, ул гадәт хәзер бетә бара. Аңа, минемчә, яшьләр гаепле түгел, без, өлкәннәр, үзебезне тота белмибез. Урысның панибратство, фамильярность дигән сүзләренә юл куябыз. Яшьләргә хөрмәт итә белүдә үрнәк була алмыйбыз. Хәерле булсын. Фатыйма апалар кирәк бүген. Үз дәрәҗәсен белеп, масаймый гына яшәү театр тарихында Фатыйма Ильскаяны югары урынга менгерде.

Башкару осталыгы юнәлешендә Ильская турында ах-ух килеп мактап сөйләргә алынмыйм. Иң шәп рольләрне уйнаганын күрмәдем, белмим. Мин белгәннәрендә ул романтик юнәлештә уйнаучы, шуңа күрә мине ышандырып ук бетермәүче артистка иде. Яшь чагында романтизм аңа, бәлки, килешкәндер, олыгайгач, ясалма кебегрәк иде. Укучы дөрес аңласын, бу Ильская талантын бәяләү түгел, уйнау алымы белән килешеп бетмәү генә. Татар театры – җиргә якынрак торып иҗат итүче театр, күкләрдә очып уйнау аңа ятрак, андый уен башкорт театрына хас. Шуңа күрә минем хәтеремдәге Фатыйма апабызның уйнаулары сәеррәк тоелгандыр. Фатыйма апа Ильская булып йөри. Ләкин Ильская аның кушаматы. Чын фамилиясе – Хуҗасәетова. Күрәсең, ул фамилия аңа, артистка буларак, артык гади тоелгандыр. Ильская – ил кызын аңлатучы сүз буларак, яңгыравыклы – Фатыйма апаның үзе кебек. Фатыйма апаның укый-яза белүе чамалы иде дип сөйлиләр. Шулайдыр, бәлки, чөнки ул 13 яшендә үк сәхнәгә менеп уйный башлаган, укырга, тирән белем алырга вакыты җитмәгән. Ул тумыштан артистка. Ходай аны артистка итеп яраткан. Кулына уйныйсы роленең текстын алгач, икенче көнне үк аны яттан белә иде, дип сөйләгәннәре хәтердә. Ул өенә берәр укымышлы кызны чакыртып, пьесаны кат-кат укыттырган, имеш. Шул арада пьесадагы үз ролен ятлап та өлгергән, диләр.

Мин язмамны Ильская турындагы, аның холкына бәйле мәзәкләрдән башлап җибәрдем. Ә аны тәмамлар алдыннан икенче бер вакыйганы язып куям. Ул татар театр дөньясында актрисаның фидакарьлеген билгеләүче вакыйга. Сугыш вакытында Фатыйма Ильскаяның бердәнбер улы Фоат фронтта һөҗүмгә барганда һәлак була. Шул хәбәрне анага спектакль буласы көнне җиткерәләр. Җитмәсә, ул спектакль комедия икән. Фатыйма апа тамашачыларга берни сиздермичә уйнап чыга, спектакль беткәч кенә үксеп-үксеп җылый. Менә монысы – чын Фатыйма Ильская.

Фатыйма Ильская – Оренбург кызы, бу уңайдан Оренбург ягы турында берничә сүз әйтергә кирәктер дип саныйм. Ул татарга бик күп шәхесләр биргән як. Асылда беренче татар театры да шунда ярала. Сәбәп нидә? Бер тарихчының аңлатуы буенча, рус дәүләте Казан ханлыгын яулап алып, татарларны көчләп чукындырып, кыса башлагач, булдыклы, буйсынырга теләмәгән татарлар Оренбург ягы далаларына күчәләр (качалар дип әйтәсем килми). Ул чакта Мәскәүнең кулы аңа хәтле сузылмаган була әле. Нәтиҗәдә, ул якларда татарның затлылары, көчле рухлы шәхесләре туплана. Һәм бүген дә, тарихчының күзәтүенчә, ул рух нәселдән нәселгә күчеп яши. Шулайдыр, мин Оренбургта булганда алар белән очрашам. Һәм ул шәһәрдә бүген профессиональ татар театры яшәве очраклы хәл түгелдер. Оренбургның акчалы татарлары ул театрны яшәтер өчен көч куйганнарын күрү сөендерә. Киләчәктә алар, Фатыйма Ильская кебек бөекләрен барлап, китап та чыгарырлар дип ышанам. Без үзебезне үзебез барлап тормасак, безне кем эзләсен? Фатыйма апаларыбыз безгә кирәк. Безнең үткән юлыбызны барлаганда таяныч буларак, бүгенге яшәвебезнең мәгьнәсенә төшенгәндә өлге буларак, киләчәккә юл күрсәтүче маяк буларак кирәк.




Соңгы яңарту: 16 гыйнвар 2013, 15:26

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International