2026 ел Татарстанда «Хәрби Батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы» дип игълан ителде.

2026 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

Кадерле укучыларыбыз!

Шул уңайдан сезне республика һәм ил үсешенә керткән өлешләре бәяләп бетергесез булган предприятиеләр эшчәнлеге белән таныштырабыз.

Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан илнең мөһим тыл үзәге булды. Ул вакытта безнең төбәккә 70тән артык предприятие эвакуацияләнде. Фронт өчен 600 төрдән артык корал, сугыш кирәк-яраклары, самолётлар, снарядлар җитештерелде. Хатын-кызлар, балалар һәм өлкәннәр бөтен көчләрен куеп эшләде. «Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен» – ул елларның төп шигаренә әверелде.

Бүгенге көндә 27 предприятие «Хезмәт батырлыгы предприятиесе» дигән республика исеменә ия. Бу мактаулы исем – үткәннең батырлыгы символы, цехлардагы җиңүнең ничек яулануы турындагы истәлек.

Татарстан Республикасы Президенты Указы // Ватаным Татарстан. – 2022. – 16 апрель. – 3 б.                                              

С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы

Бөек Ватан сугышы елларында (1941–1945) С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы (хәзер «Туполев» гавами акционерлык җәмгыяте филиалы) илнең төп саклану предприятиеләренең берсенә әверелә. Биредә фронт өчен легендар «Пе-2», «Пе-8» очкычлары җитештерелә.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларыннан

Хезмәт фидакарьлеге: Заводта 12–14 яшьлек яшүсмер балалар, хатын-кызлар эшли. Эш көне 12–14 сәгатькә җитә, ял көннәре булмый диярлек.

Нәтиҗә: Сугыш елларында завод 10 меңнән артык хәрби очкыч чыгара, бу ил авиациясенең һава сугышларында өстенлек алуын тәэмин итүдә зур роль уйный.

Бу чорда заводка эвакуацияләнгән авиаконструкторлар һәм белгечләр, Казанның җирле инженер-техник персоналы белән берлектә, бик кыска вакыт эчендә хәрби очкычлар җитештерүне җайга салалар.

Чистай сәгать заводы

2025 елның ноябрь аенда Чистай шәһәрендәге «Восток» сәгать заводы Бөек Ватан сугышында җиңүгә керткән өлеше өчен «1941–1945 еллардагы хезмәт батырлыгы предприятиесе» исеменә лаек булды.   

Чыганак: https://rais.tatarstan.ru/file/laws/laws/laws_569201.pdf

Сугыш елларында завод танк сәгатьләре, танкка каршы гранаталар өчен запаллар җитештерә. Серияле җитештерүгә 60 тәүлеклек акрын хәрәкәт итүче мина конструкциясе, самолетларда ягулык сарыф итүне күрсәтү приборлары, торпедолар өчен техник узеллар, гидрометеорология хезмәте өчен үзьязмалар кертелә. 1943 елның җәендә предприятие беренче К43 – «Киров» сәгатьләрен җитештерә башлый. Аларны фронттагы солдатлар файдалана. Сугыш тәмамланганнан соң завод механик тышлы (циферблатны саклаучы металл капкачы булган) сәгать модельләрен ясый. Бөек Җиңү хөрмәтенә «Победа» сәгать маркасы барлыкка килә.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларыннан [13], [14], [15]

Кукмара киез итек–киез комбинаты

2023 елның май аенда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Кукмара киез итек–киез комбинаты» на «Хезмәт батырлыгы предприятиесе» дигән таныклык тапшырды.

Тарихка күз салыйк: 1941–1945 елларда итек фабрикасыннан 1 562 929 пар итек сугышка озатыла. Коллектив 6 000 000 итекне төзәтеп кире солдатларга җибәрә. 1941 елда фабрикадагылар социалистик ярышта катнаша, 75% эшче стахановчы һәм ударник исемнәрен алуга ирешә. 1942 елда Гөлсем Рәхимуллина смена мастеры итеп билгеләнә һәм үз сменасын беренче урынга чыгара. Аның урынында Наhар Галиева да эшли, соңыннан ул бригадир була.

1942 ел нәтиҗәләре буенча Наhар Галиева «Почёт билгесе» ордены, ә Гөлсем Рәхимуллина «Хезмәт алдынгысы» медале белән бүләкләнә.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларыннан

Итекләр – фронтка!

Фотолар «Кукморские валенки» китабыннан (Казан, 2016. – 232 б.) алынды.

Кукмара киез итек фабрикасында эшләве хакында Морис Гершман (1931–1990) үзенең «Америка кешесенең Россиядәге маҗаралары» китабында яза. Ул, хезмәт-төзәтү лагереннән азат ителгәч, 1942 елда Кукмараның шул вакыттагы «Кызыл тукучы» фабрикасына эшкә җибәрелә.

1995 елда китап аерым басма булып Нью-Йоркта чыга, ә 1996 елда «Звезда» журналында басыла. Игътибарыгызга шул китаптан бер өзек китерәбез:

«Мин сугыш вакытында солдатлар өчен бик кирәкле итекләр җитештерүче, ТАССРның Кукмара районында  урнашкан киез итек фабрикасына эшкә җибәрелдем. Мәскәүгә керү миңа тыелган иде. Мине әзер продукция складына билгеләделәр – итекләр ташу иде эшем. Хезмәт хакы түләнмәде, әмма 2 тапкыр ашату каралган иде. Күбесенчә ясмык белән тукландык. Ипине сирәк бирделәр, атнасына өч тапкыр гына.

Мин, тернәкләнеп бетмәгән ир-ат, кабат авырый башладым. Каты ябыктым. Итек сорарга дип мастерга киттем. «Яхшы эшләсәң яна елга бирербез», –  диде. Бар күңелемне биреп эшләдем, әмма итекле булмадым. Аның урынына Рәхмәт хаты тапшырдылар. Эшләгән эшеңне матди яктан бүләкләсәләр, канатлар тагын да үсәр иде.

Мин, төнлә складтан ике пар киез итек урлап, фабрикадан чыгып качтым. Казан – Мәскәү поездына утырдым. Кесәмдә җилләр уйный иде. Юлда барган өч көн дәвамында мин бер юмарт әбинең мундирлы бәрәңгесе белән сыйландым  hәм ашказанын кайнар су белән тутырдым».

«Кукморские валенки» (Казань, 2016. – 232 с.) китабының 148 нче бите.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларыннан

«Радиоприбор» Дәүләт предприятиесе беренче продукциясен 1941 елда чыгара. 1943 елда биредә самолётлар өчен  50гә якын төр җайланма җитештерелә. Эшчеләр ике сменада 11әр сәгать хезмәт куялар.

Соңрак продукция җитештерү киңәя  hәм ул башка авиазаводларга да озатыла.

Фото «Наши приборы обеспечивают успешный полёт» китабыннан (Казань, 2016. – 15 с.) алынды.

Сугыш вакытында Яшел Үзән шәhәре hәм районы фронтка 4 000 данә матур әдәбият китаплары, 13 мең данә тәмәке янчыгы, 8 500 посылка җибәрә.

Яшел Үзән суднолар төзү заводы ААҖ «А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» – Татарстан Республикасы Яшел Үзән шәһәрендә урнашкан суднолар төзү ширкәте.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларыннан [6]

1941–1945 елларда завод ил белән бергә фашизмны җиңүдә катнаша. Заводның 5 мең эшчесе арасыннан 2 800 кеше фронтка китә, шуларның 830ы гына әйләнеп кайта.

121 бронекатер, 17 буксир, 5 баржа, 17 данә төрле корабльләр ясалып, фронтка барлыгы 162 судно озатыла.  Болардан тыш, 4 млн 221 данә 76 миллиметрлы артиллерия снаряды, 2 776 пулемёт, 2 760 авиабомба корпусы, 605 зенит җайланмасы,  25 708 сапёр көрәге, аэрочаналарга детальләр җибәрелә.

Фото «Большому кораблю – большое плавание» китабыннан (Казань: изд-во «Скрипта», 2010. – 211 с.) алынды.

Биредә эшләүчеләр ачлыкка, суыкка карамый тырышып хезмәт куя. Планны үтәү генә түгел, арттырып үтиләр. Бик күпләр орденнар, «Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә.

Илнең судно төзелеше үсешенә зур өлеш керткән һәм ирешелгән хезмәт уңышлары өчен 2025 елда заводка Россия Федерациясе Президенты указы белән гамәлгә куелган дәүләт бүләге – «Фидакарь хезмәт өчен» ордены бирелә.

 

Фотолар «Город волшебных кораблей» китабыннан [4]

Яшел Үзәндәге «Серго» исемендәге завод 1941–1945 елларда һәр ай саен 1 млн 500 мең снаряд җитештерә, план 10 мәртәбә арттырылып үтәлә.

Яшел Үзән хезмәтчәннәре сугыш барышында СССРда эшләнгән һәр 10 снарядның берсен җитештерә, ягъни 70 миллионга якын сугыш кирәк-ярагы  фронтка озатыла.

«Мәгариф» журналы, 2010. – №3, – Б. 48-49.

1941 елның ноябренда Серго заводында тегү цехы эшли башлый. Аның җитәкчесе М.М. Большаков була. Комсомол–яшьләрдән генә торган бу цехта 200ләп кеше хезмәт куя. Алар өч сменада, ял көннәрсез сугышчылар өчен бүрекләр, сырган чалбарлар һәм фуфайкалар, җылы эчке киемнәр, махсус бияләйләр тегәләр. Һәр ай саен транспорт самолёты әзер киемнәрне фронтка алып  китә. Яшел Үзәнлеләр теккән җылы киемнәр белән ике армияне тулысынча киендерәләр.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларыннан [8]

Заводның сугыш елларындагы хезмәте югары дәүләт бүләкләре белән билгеләнә: 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм «Хезмәт батырлыгы предприятиесе. 1941–1945 еллар» дигән мактаулы исем.

Сугыш чорында Республикада яшәүче һәркем Җиңүгә үз өлешен кертергә тырышкан. Шунлыктан «Үзең өчен һәм кулына корал тотып Ватанны сакларга киткән иптәшең өчен эшләргә!» дигән сүзләр дә лозунгка әйләнгән.

«Казан электротехника заводы»

Әлеге заводның тарихы да Бөек Ватан сугышы чоры белән бәйле. Ул 379 нчы номерлы Ленинград заводының эвакуацияләнгән филиалы базасында оеша hәм 1942 елның 8 мартында  СССРның Халык Комиссарлары Советы карары нигезендә аерым предприятие булып эшли башлый.

1945 елның ахырына кадәр завод эшчеләре тынгы белми, тырышып хезмәт куя. Станок артына сугышта булганнарның абый-апалары, туганнары баса. Күбесе яшүсмер булып килеп, үзләренең тормышларын алга таба да завод белән бәйли.

«Без тумышыбыз белән балачактан түгел – сугыштан» дигән китапта Казан электротехника заводында хезмәт куйган Геннадий Андреев шул елларны искә төшерә.

Геннадий Андреев

«Бөек Ватан сугышы башланганда миңа өч яшь иде. Без әнием белән Олькеницкий урамында яшәдек. Бу шәhәр кырыендагы бер кечкенә урам иде. Без – балаларга уеннар уйнарга урын табу авыр булды. Ә сугыш башлангач «уен» дигән сүзне бөтенләй оныттык.  Өлкәннәрнең борчылулары безгә дә күчте.

Әтиләр, абыйлар сугышка китте. Аларны бөтен урам елап озатып калды. Башта бер сорау кайнады: «Барысы да әйләнеп кайтырмы?»

Ул елларда бар авырлык хатын-кыз җилкәсенә төште. Сугыш барлык кешеләрне берләштерде. Безнең урам бер зур гаиләгә әйләнде. Кем ничек булдыра алды, шулай ярдәмләшеп яшәде. Карточка системасы кертелде. Әниләр, авылга барып, шырпы, тоз, шәмне он, ярма, бәрәңгегә алмаштырып кайталар иде.

Хәтерлим, мине, дүрт яшьлек малайны, әни өйдә калдырганда бик борчыла иде. Ул мине мичкә ягарга да иртә өйрәтте. Искә төште: бервакыт мин төтен исенә исердем. Күршеләр ярдәмгә килде: саф  hавага алып чыктылар, нашатырь иснәттеләр, үзләренә кунарга алып керделәр.

Биш яшь тулган көннәрдә мин Сызрань шәhәрендәге балалар йортына эләктем. Анда эләгүемнең тарихы бик озын... Балалар йортында ике ел яшәдем. Җиңү көнен дә шунда каршыладым.

Шуны әйтәсем килә, сугыш чорында илебез җимерелеп, бөлгенлеккә төшсә дә, хөкүмәт безне – караучысыз калган балаларны – туендырды, яшәргә җылы урын бирде.

Ана зирәклеге – бөек көч! Әнием мине эзләп тапты hәм 1945 елның җәендә Казанга алып кайтты. Мине өйдә үги әтием, фронтовик Алексей Черевков көтә иде. Ул минем өчен әти дә, дус та булды. Тормыш әкренләп рәтләнә башлады. Чкалов исемендәге мәктәпне бетергәннән соң, мин Казан авиация институтына укырга кердем. Аны 1963 елда тәмамладым hәм хезмәт юлламасы буенча Казан электротехника заводына эшкә килдем. Бер урында хезмәт куеп, лаеклы ялга да шуннан киттем.»

«Мы родом не из детства – из войны». – Казань: ОАО «Казанский электротехнический завод», 2013. – 92 с.

Казан «Электроприбор» заводы чыгарган приборлар сугыш елларында барлык хәрби самолётларга да куела, шул исәптән Казанда чыкканнарына да. Җитештерү күләме 3,5 процентка арта, завод 12 тапкыр төрле ярышларда беренче урынга чыга.

Мулланур Вахитов исемендәге химия комбинаты – Җиңү заводы

Бөек Ватан сугышы башлану белән Вахитов исемендәге май комбинаты стратегик яктан әһәмиятле предприятиегә әверелә. Ул окоп һәм блиндажларда куллану өчен кирәкле шәм эшләп чыгаручы бердәнбер предприятие була. Сабынга да ихтыяҗ арта, чөнки сабын булмау эпидемияләр барлыкка килү куркынычы тудыра. Әлеге шартларда май сәнәгате идарәсенең Казанга эвакуацияләнүе бер дә гаҗәп түгел.

                      

Бу китаплардан Мулланур Вахитов исемендәге химия комбинаты тарихы турында бай мәгълүмат алырга мөмкин.

Илнең башка төбәкләрендәге кебек үк, Татарстанда да сугыш вакытындагы бар авырлык балалар, хатын-кызлар һәм өлкән яшьтәгеләр җилкәсенә төшә. Йөк машиналарын 17 яшьлек кызлар йөртә, 11 яшьлек слесарьлар ремонтлый. Төн уртасыннан иртәнге сәгать бишкә кадәр завод эшчеләре чималны тимер юл вокзалында бушаталар һәм утыргычсыз трамвай вагоннарында предприятиегә ташыйлар. Аннары эш урыннарына таралалар. Идарә хезмәткәрләре көннең беренче яртысында станок артында булалар, аннары гына үз эшләренә тотыналар. Эштән бушаганда хатын-кызлар, кулларына энә алып, шәм фитиле җебеннән фронт өчен оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр. Болардан тыш, заводта оборона продукциясе – глицерин һәм шартлаткыч катнашмалар өчен порошок эшләп чыгару үзләштерелә.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларыннан [12]

Казан дары заводы (хәзерге «Казан дәүләт казна дары заводы» ФКП)

Әлеге предприятие эшчеләренең дә Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәтен җентекләп  тасвирлау озак вакытны hәм күп урынны алыр иде.

Завод эшчеләре өчен икмәк нормасы 750 гр. була. Ярдәмче хуҗалыклар булыша. Колхоз һәм совхозлар предприятие ашханәсен, шулай ук интернат-йортларны һәм балалар бакчаларын тулысынча азык белән тәэмин итә. Заводка эшчеләр сыйфатында хатын-кызлар һәм яшьләр  килә. Хезмәт шартлары кырыслана.

Сугыш дәвамында Казан дары заводы фронт өчен төп дары бирүче булып кала. Җитештерелгән дары күләме 103 мең тонна тәшкил итә. Завод ату кораллары өчен патроннардан алып, миномётлар, авиация системалары, танкларга каршы торучы җайланмалар, гаубицалар һәм диңгез артиллериясе өчен зарядларга кадәр күптөрле сугыш кирәк-яраклары җитештерә. Шулай ук биредә «Катюша» реактив миномётлары өчен дә дары әзерләнә.

Сугыш башланган көннән республиканың барлык предприятиеләре оборона өчен кирәкле әйберләр җитештерүгә җайлаштырыла. Кинотасмалар җитештерү фабрикасы хезмәткәрләре самолёттан фотога төшерергә яраклы тасмалар чыгаруны үзләштерә. Машина гаражлары өчен җиһазлар ясаучы, язу машиналары чыгаручы, ясалма күн эшләп чыгаручы заводлар миналар, гранаталар һәм башка төр корал җитештерүгә күчерелә. Мех комбинатында эшләүчеләр җылы комбинезоннар, бүрек, тун, мехлы аяк киемнәре, фабрикаларда хезмәт куючылар хәрби кием, маскировка халатлары, парашютлар тегә. «Спартак» аяк-киеме комбинаты армияне аяк-киемнәре белән тәэмин итеп тора.

Сугышның беренче дүрт аенда гына да республиканың җиңел сәнәгать предприятиеләре тарафыннан фронтка 2 млн. тирәсе формалы кием, 265 мең плащ-палатка, 1 500 мең пар аяк киеме, 390 мең патрон сумкасы озатыла. Татарстаннан фронтка 11 меңнән артыграк У-2 (По-2) самолеты төзеп җибәрелә.

Сугыш елларында Татарстанда 22 яңа предприятие сафка бастырыла, шул исәптән Казанда резина-техник эшләнмәләр, техник май җитештерү, механика, төзәтү-подшипник җитештерү заводлары, Алабуга, Бөгелмә, Мамадыш, Чистай, Яшел Үзән шәһәрләрендә ит комбинатлары, җеп эрләү, күн итек тегү, киез итек басу фабрикалары, консерв заводы, электр станциясе һ.б. эшли башлый. Яңа төр сәнәгать тармагы ачыла – 1943 елдан Бөгелмә төбәгендә нефть чыгарыла башлый. Татарстан эшчеләренең, инженер һәм техникларының сугыш елларындагы фидакарь эшчәнлеге СССР хөкүмәте тарафыннан югары бәяләнә – 4 200 кеше орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә.

Виртуаль күргәзмә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнде.

https://kitaphane.tatarstan.ru/virt_v.htm

Файдаланылган әдәбият:

1. Большому кораблю – большое плавание. – Казань: изд-во «Скрипта», 2010. – 211 с.

2. Валиев Ф.Х. Кукморские валенки. – Казань, 2016. – 231 с.

3. Вместе навстречу к новым высотам. ОАО «Вакууммаш» – 65 лет успеха. – Казань, 2008. – 72 с.

4. Город волшебных кораблей: сборник очерков и рисунков об истории судостроения и мореходства России. – Казань: «Фолиант», 2024. – 60 с.

5. Дегтярев Г.Л., Сафариев М.С., Хлебников А.А. Аэрокосмический комплекс Казани. – Казань: изд-во «Вертолёт», 2007. – 272 с.

6. Завод имени Серго: сто лет в строю: вековой истории завода посвящается… – Зеленодольск: ФГУП ПО «Завод им. Серго», 2003. – 180 с.

7. История КМПО. 1931–2011. – Казань, 2011. – 151 с.

8. Ключевич А.С. История Казанского жирового комбината имени Мулланур Вахитова (1855 –1945). – Казань: Татгосиздат, 1950. – 278 с.

9. Маслов Н. Наш девиз – отличное качество – Казань: Татар. кн. изд-во, 1966. – 46 с.

10. Мы родом не из детства – из войны. – Казань: ОАО «Казанский электротехнический завод», 2013. – 92 с.

11. Наши приборы обеспечивают успешный полёт. – Казань, 2016. – 96 с.

12. Первые шаги. Работы по-новому. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1967. – 71 с.

13. Прокофьев И.Г. Крылья Татарстана. Восстановить легенду. – Казань: «Отечество», 2019. – 179 с.

14. Соколов А.А. Казанский механический. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1969. – 116 с.

15. Чистопольский часовой завод «Восток». – Казань: Рекламное агентство «Карина», 1994. – 46 с.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                                                                                                                                                

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International