Рәшит Гыйләҗиев белән үзенчәлекле хикәят

2026 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

Батырлык, кыюлык, үз гаиләңә һәм илеңә мәхәббәт турындагы китапны тәкъдим итү кичәсенә чакырабыз.

Рәшит Тәлгать улы Гыйләҗиев (Казан шәһәре) - «Сандугач хыялы» һәм «Үзенчәлекле хикәят»дигән ике шигъри җыентык авторы. Гомеренең күп өлешен шагыйрь авиатөзелешкә багышлаган, әмма, әдәбиятка мәхәббәт һәрвакыт аның йөрәгендә булган.

 

Ул 2024 елда БРИКС илләренең Беренче әдәби форумында катнаша, КФУ филфагында «Әдәби осталык» курсында магистрант була. Аның ике җыентыгының берничә нөсхәсе Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә дә бар.

СВО сугышчыларына, Донбассны саклаучыларга һәм илебез тарихына багышланган «Үзенчәлекле хикәят» җыентыгын Рәшит Гыйләҗиев ТР Милли китапханәсенең күргәзмәләр залында 17 сентябрьдә 18:00 сәгатьтә тәкъдим итәчәк.

Китапның төп бүлеге Гаилә хроникасына багышланган (аның бабасы һәм әтисе Донбасс шахталарында эшләгән һәм берничә тапкыр җимерекләр астында калган чор турында). Икенче бүлек - СВО сугышчылары, аларның батырлыгы һәм кыюлыгы турында. «Үзенчәлекле хикәят» китабын тәкъдим итүдә Рәшит Гыйләҗиев гаилә архивыннан шахтер артефактларын (документлар, фотоматериаллар, Донецкта чыга торган совет газеталары) күрсәтәчәк.

Чарага теркәлү сылтама буенча https://nbrt.timepad.ru/event/4147516/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International