Китап блогеры Елизавета Мөхәммәдшинадан лайфхаклар

2026 елның 11 сентябре, җомга

Үз каналын топка чыгарырга һәм китаплар турында кызыклы итеп сөйләү турында хыялланучылар өчен файдалы очрашу.

13 сентябрь көнне 16:00 сәгатьтә ТР Милли китапханәсендә китап блогеры Елизавета Мөхәммәдшина белән «Китаплар турында ничек сөйләргә» дигән ачык очрашу узачак. Ул һөнәри серләре белән уртаклашачак һәм китапны ничек дөрес анализларга (сәнгатьлелек чаралары, текстара бәйләнеш), китап уку теләген бетермәс өчен яшүсмерләргә нинди басмалар тәкъдим итәргә икәнлеген аңлатачак һәм берничә популяр әсәр турында сөйләячәк.

Елизавета өчен сораулар әзерләгез, блогинг һәм әдәбият турында мавыктыргыч сөйләшүгә әзер булыгыз. 

Очрашуга теркәлү сылтама буенча https://nbrt.timepad.ru/event/4160045/

Чара Россия халыклары бердәмлеге елында «Китап укучы Россия– 2026» Республика китап фестивале кысаларында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International