Тәрҗемәи хәле

Чыганак: http://tatarile.org/maglumat/

Ишмора́т (Ишморатов) Риза Фәхретдин улы (1.11.1903, БРның хәзерге Яңавыл районы Бәдрәш авылы - 29.10.1995, Казан), драматург, публицист, театр һәм җәмәгать эшлеклесе.

Тәрҗемәи хәле
«Госмания» мәдрәсәсендә (1916-18) һәм Уфада педагогия курсларда (1920) укый. Берникадәр вакыт эчке иминлек гаскәрләренең Уфа политбүлегендә хәрби хезмәткәр, аннары Минзәлә балалар шәһәрчегендә тәрбияче, Актаныш төбәгендә башлангыч мәктәп укытучысы булып эшли. Казан театр техникумын тәмамлагач (1926) Татар академия театры режиссёры була. Ленинград сәнгать тарихы институты каршындагы театр сәнгате югары курсларында белем ала (1930). 1931-40 елларда Татар академия театрында режиссёрлар коллегиясе җитәкчесе, режиссёр-куючы һәм әдәби бүлек мөдире, ТАССР Халык комиссарлары советы каршындагы Сәнгать эшләре идарәсе башлыгы урынбасары вазифаларын башкара. Бөек Ватан сугышында катнаша.

Иҗаты
1926 да Татар академия театры сәхнәсендә аның беренче пьесаларыннан «Йокы патшалыгында» һәм «Өтек философ» спектакльләре куела. Ишморат драматургиясенең тематикасы һәм эчтәлеге совет чорының идеологик шартлары белән бәйле. 1930 елларда Ишморат драматургиясендә алгы планда авылда сыйнфый көрәш, колхоз төзелеше, эшчеләр, интеллигенция, студентлар тормышына бәйле рәвештә совет кешесенең мораль сыйфатларын чагылдырган «Пожар» (1929), «Данлы чор» (1930), «Мәдинә» (1930), «Гөлзада» (1940) пьесалары тора. Бөек Ватан сугышы елларында совет кешеләренең батырлыгы турында «Дошман лагеренда» (1941), «Ватан кызлары» (1941) пьесаларын яза; «Кайту» (1942) пьесасы күп кенә театрлар сәхнәләрендә уйналып, татар драматургиясенең алтын фондына керә. Ишморатның иҗатында яктыртылган төп темаларның тагын берсе - хезмәт кешесен олылау. «Якты юл» (1947), «Якын дус» (1949), «Бистә кызы Гөлсинә» (1952) пьесаларында, «Шайтан таягы» (1954), «Серле моң» (1959), «Шаулыйлар дулкыннар» (1964) комедияләрендә яшь геройларның эчке дөньясы, тыныч тормыш романтикасы чагыла. Аның М. Җәлил турындагы «Үлмәс җыр» (1956) героик драмасы Казан Зур драма, ТАССР күчмә, Чуаш, Казакъстан (Алма-Ата), Семипалатинск академия театрларында зур уңыш белән бара. Тын океан давылларын җиңеп узган Ә. Җиһаншин һәм аның иптәшләренең җанлы образлары сурәтләнгән «Алар дүртәү иде» (1961), В.И. Ульяновның Казан университетында укыган елларын чагылдырган «Давылга табан» (1963), Г. Тукай һәм аның замандашларына багышланган «И мөкатдәс моңлы сазым» (1982) драмалары да татар драматургиясе казанышлары булып тора.

Фәнни эшчәнлеге
Ишморат - татар мәдәниятенең күренекле вәкилләре Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, Ш. Камал, Г. Камал, Һ. Такташ, М. Җәлил, Ә. Фәйзи, К. Тинчуриннар турында «Гомер сукмаклары» (1987) һәм «Дусларым, остазларым» дигән документаль повестьлар авторы. И.Я. Франконың «Урланган бәхет» («Украденное счастье», 1951) драмасын, Д.И. Фонвизинның «Җитлекмәгән егет» («Недоросль», 1953) комедиясен татар теленә тәрҗемә итә.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләүләре
ТАССР һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1953, 1983). 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз, ике «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Соңгы яңарту: 2013 елның 3 июне, 14:10

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International