Галиәсгар Камал

Чыганак : Татар драматурглары : биобиблиогр. белешмәлек / төз.: Ф.Ганиева, Р. Яруллина, А. Саттарова; кереш сүз авт. Ф. Ганиева.- Казан : Татар. кит. нәшр., 2007 - 271 б.

Галиәсгар Галиәкбәр улы Камалетдинов 1879 елның 6 гыйнварында (искечә 1878 елның 25 декабрендә) Казанда үз кул көче белән көн күрүче вак һөнәрче гаиләсендә туа. Сабый вакытын бабасында —әнисенең туган авылы Түбән Масрада (хәзер Арча районына керә) уздыра, алты яшендә авыл мәдрәсәсенә йөри башлый. Аннары, Казанга кайтып, «Госмания», «Халидия» мәдрәсәләрендә укый. 1893-1900 елларда шул заманның алдынгы карашлы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә, шул ук вакытта өч класслы рус мәктәбендә башлангыч белем ала.
Мәдрәсәдә укыган чакта ук әдәбият, театр сәнгате белән мавыга, рус спектакльләренә йөри. «Фауст» китабын, Ф.Халидинең «Рәдде бичара кыз»ын бик яратып укый. Үзе дә, иҗат дәрте уянып, 1898 елда «Бәхетсез егет» (I вариант) исемле тәүге драмасын яза. Беренче уңышы белән канатланып, төрек язучысы Н.Кәмалның «Кызганыч бала» драмасын татарчалаштыра. Бу елларда үз .чорының актуаль мәсьәләсен яктырткан «Өч бәдбәхет» исемле пьесасы да дөнья күрә.
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлап, Г.Камал 1901 елда «Мәгариф көтепханәсе» оештыра һәм китап басу, тарату эше белән шөгыльләнә башлый. 1905 елдан татар журналистикасын булдыру-үстерү эшенә алына, газета-журналлар чыгаруны оештыра. Башта «Казан мөхбире» исемле газетада эшли, аннары 1906 елның февралендә «Азат» газетасына күчә, аның фактик редакторы була. Шул ук елның июнендә бу газетаның исеме «Азат халык» дип үзгәртелә һәм ул бөтенләй Г.Камал редакторлыгында чыга башлый. Ләкин «Азат халык»ның гомере озын булмый: унбиш саны чыкканнан соң, ул демократик рухтагы мәкаләләр өчен патша цензурасы тарафыннан туктатыла һәм 1906 елда нашире Г.Камал хөкемгә тартыла.
Аннары ул журналист һәм публицист Һ.Максуди чыгара торган «Йолдыз» газетасына эшкә килә һәм биредә 1917 елның октябренә кадәр эшли. Шулай ук 1908-1909 елларда Г.Тукай белән берлектә татар телендә беренче сатирик журнал—«Яшен»не чыгара. Бу журналның редакторы булу өстенә, Г.Камал язучы, карикатурист-рәсем төшерүче булып та актив катнаша. «Яшен» ябылгач, «Ялт-йолт» көлке журналында да эшен шул юнәлештә дәвам итә.
Г.Камал — татар милли театрын үстерү эшенә зур көч куйган шәхес. Ул, театр репертуарын драма әсәрләре белән баетудан тыш, «Сәйяр» труппасында артист һәм режиссер булып та эшли. Татар театры тарихында актерлар династиясен башлап җибәрә: энеләрен һәм сеңлесен сәхнәгә алып килә. Соңрак улы Әнәс тә драматург, сәләтле режиссер һәм артист булып китә.
1906 елның 22 декабрендә Казанда Яңа клуб бинасында беренче рәсми спектакль — Г.Камалның тәрҗемә әсәре «Кызганыч бала» сәхнәләштерелә. Әдипнең якыннан катнашуы һәм практик ярдәме белән оештырылган әлеге ачык спектакль куелу көне татар мәдәнияте тарихына татар профессиональ театрының туу датасы булып теркәлә.
Профессиональ театр туу Г.Камалны иҗатка рухландыра. 1907— 1912 еллар аралыгында үзенең иң көчле, сәнгатьчә иң камил булган әсәрләрен яза. Нигездә, ул драматургиянең ике жанрында иҗат итә. «Бәхетсез егет» (1907, икенче варианты), «Уйнаш» (1910, «Өч бәдбәхет»нең үзгәртелгән варианты), «Дәҗҗал», «Каениш», «Көндәш», «Өйләнәм — ник өйләндем» кебек драмаларында җәмгыятьтәге әхлакый түбәнлек, кешелексезлек проблемалары яктыртыла. «Беренче театр» (1907), «Бүләк өчен» (1908), «Банкрот» (1911), «Безнең шәһәрнең серләре» (1912) исемле комедияләре үз чорының актуаль мәсьәләсен, тормышчан вакыйгаларны сәхнәгә күтәрү белән аерылып тора. Г.Камал үзен комик ситуация, сатирик тип тудыру остасы итеп таныта. Аның драмаларына композицион бөтенлек, халыкчанлык хас. Әсәрләр «Сәйяр» труппасы тарафыннан сәхнәләштерелеп, халык арасында популярлык казана.
Г.Камал театр репертуарын рус һәм дөнья классикларының әсәрләрен татарчага тәрҗемә итеп тә баета: Н.Кәмал — «Кызганыч бала» (1900), А.Н.Островский — «Яшенле яңгыр» (1914), Мольер — «Саран» (1915), «Ирексездән табиб» (1916), «Скапен хәйләләре» (1924), Н.В.Гоголь — «Ревизор» (1916), Г.Хәмид — «һинд кызы» (1918), А.Дюма — «Чәчәкле хатын» (1924) һ.б. Бу тәрҗемә пьесалар шул еллардагы театр сәхнәләрендә кат-кат уйналып, татар сәнгатен идея-эстетик яктан баета, аның үсешенә уңай йогынты ясый.
Октябрь революциясеннән соң Г.Камал «Эш», «Эшче», «Кызыл көрәшче» газеталарында чор таләпләренә буйсынып язылган күпсанлы сәяси, сатирик шигырьләр-декламацияләр бастыра. Егерменче елларда һәм утызынчы еллар башында «Тәкый гаҗәб, яки Ахыры заман», «Могҗиза», «Ысул кадимче», «Җантаһир белән Җанзөһрә» исемле сатирик комедияләр, «Хафизәләм-иркәм» (1921-1922), «Күзсез мастерлар» (1930), «Өч тормыш» (1930) исемле драмалар, кечкенә күләмле эстрада әсәрләре яза. «Хафизәләм-иркәм» әсәре Татар академия театры сәхнәсендә 1922,1949 елларда уйнала. 1923 елда Г.Камалга иҗат эшенең 25 еллык бәйрәме уңае белән Хезмәт Батыры, ә 1926 елда «Татарстанның халык драматургы» дигән мактаулы исемнәр бирелә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International