Казан – Россиянең спорт башкаласы: Интернет – ресурслар буенча юлкүрсәткеч

Чыганак: http://kazan2013.com/en/photo_albums/11845#

Спортны үстерү ягыннан  Казан – Россиядә иң алдынгы шәһәрләрнең берсе. Спорт төрләрендәге җиңүләр саны буенча да  ул лидерлар арасында. Татарстан башкаласы үзендә бер үк вакытта тарихи традицияләр белән заманчалыкны да, эре шәһәрләрдәге уңайлылык белән кунакчыллык мохитен дә берләштерә. 

Даими рәвештә үткәрелүче зур спорт чараларын Казанның иң зур казанышларының берсе дип санарга кирәктер. Монументаль һәм заманча спорт корылмалары саны буенча да Татарстан башкаласына Россиядә тиңнәр юк.

2013 елда Татарстан башкаласында XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннары үтте, 2015 елда Казанда Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты узды. Ике елдан соң, 2017 елда, шәһәр FIFA конфедерацияләр Кубогы матчларын, ә 2018 елда – Футбол буенча дөнья чемпионатын кабул итте. Алар барысы да халыкара экспертлар тарафыннан югары бәяләнде, ә бу вакыйгаларга старт биргән Универсиада шәһәрнең спорт инфраструктурасын үстерү, физкультура һәм спортны популярлаштыру өчен көчле этәргеч булды.

2020 нче елда Казанда тагын бер зур спорт чарасы көтелә. Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләренең тәүге Уеннары 20-27 августта Казанда узачак.

Ярышлар Олимпия елында һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында узуы белән дә истәлекле. Казанга 2 меңнән артык спортчы һәм 600ләп рәсми зат килер дип көтелә.

Ярышлар Татарстан башкаласының 11 объектында −  Су спорт төрләре сарае, «Ак Барс» көрәш сарае, Пляж спорт төрләре үзәге, «Мирас» спорт комплексы, Бокс һәм өстәл теннисы үзәге, «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге, Спорт сарае һәм Үзәк стадионда булачак. Анда, Россиядән тыш, Әзәрбайҗан, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Молдова, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан һәм Украина катнаша. Алардан тыш оештыру комитеты башка илләрне дә катнашырга чакыра ала. Спортчылар дзюдо, самбо, пляж волейболы, пляж гандболы, мини-футбол, бокс, Таиланд боксы, шахмат, бию спорты, фехтование, каратэ, гер спорты, армрестлинг, мас-рестлинг, спорт көрәше, билбау көрәше, җиңел атлетика һәм баскетбол кебек спорт төрләрендә ярышачаклар.

Белешмә материаллар

Казанда спорт

Казан һәм Татарстан спорты турында мәгълүмат чыганаклары

Методик материаллар һәм презентацияләр

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларындагы мәгълүмат чыганаклары

 

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 2024 елның 21 феврале, 13:14

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International