Фуат Халитов. Биобиблиографик белешмәлек

Чыганак: Илялова, И. Фуад Халитов: истәлекләр, мәкаләләр, әңгәмәләр / И. Илялова. – Казан : Татар. кит. нәшр., 2006. – 96 б.

2019 ел Россиядә Театр елы итеп игълан ителде. Театр елын уздыру турындагы указны Россия Президенты Владимир Путин имзалады. «Театр сәнгатен алга таба үстерү максатыннан Россия Федерациясендә 2019 елны Театр елы итеп уздырырга»,− диелгән указда.

Татарстанның театр сәнгатенең дә бай тарихы һәм матур традицияләре бар. Театр елында республикада төрле фестивальләр, бәйгеләр узачак, күренекле сәнгать әһелләренең юбилейлары билгеләп үтеләчәк, искә алу кичәләре  уздырылачак.

2019 нчы елда татар театрының күренекле эшлеклесе, үзенең иҗаты белән татар театр сәнгатендә тирән эз калдырган атаклы артист, СССРның халык артисты Фуат Халитовның тууына 110 ел тулды. Ф. Халитов сәхнә эшчәнлеген 1920 еллар башында башлап җибәрә. Мәскәү татар театрында, соңрак Казан шәһәрендә Мехкомбинат мәдәният йорты каршындагы драма түгәрәгендә катнаша.  Утызынчы еллар башында Казан профессиональ «Эшче» театрына күчә һәм шунда ук студия тәмамлый.

Ф. Халитов 1937 елдан Татар академия театрында эшли башлый. 50 елдан артык гомерен театр сәнгатенә багышлап төрле характердагы 100 дән артык сәхнә образлары тудыра. Шундыйлардан:  Незнамов – «Гаепсездән гаеплеләр», Прибытков – «Соңгы корбан», Рисположенский – «Агай-эне ак мыек» (А. Островский); Ромео – «Ромео һәм Джульетта», Кент – «Король Лир» (У. Шекспир); Вәли – «Аршин мал алан» (Г. Хаҗибәков); Гыйльманов – «Миңлекамал» (М. Әмир); Шадрин – «Мылтыклы кеше» (Н. Погодин); Скроботов – «Дошманнар» (М. Горький); Муса – «Муса Җәлил» һ.б.

Әлеге биобиблиографик  белешмәлек Россиядә Театр елы билгеләп үтелү һәм күренекле сәхнә эшлеклесенең тууына 110 ел тулу уңаеннан төзелде. Электрон биобиблиографик белешмәлек 5 бүлектән тора. Биредә Ф. Халитовның тәрҗемәи хәле, тормышы һәм иҗаты турындагы материаллар, фотоархив, видеоязмалар тупланды. Библиография бүлегендә Ф. Халитовның тормышы һәм иҗаты турындагы хезмәтләрнең исемлеге, Театр сәнгатенә караган гомуми хезмәтләр, күренекле театр эшлеклеләренең истәлекләре, хатирәләре, татар театрына багышланган белешмә басмаларның исемлеге тупланды. Белешмәлек татар һәм рус телләрендә төзелде.

Тәрҗемәи хәле

Тормышы һәм иҗаты турында

Истәлекләр

Ф. Халитовка багышланган видеоязмалар

Фотоархив

Библиография

 

 

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 2024 елның 6 марты, 10:48

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International