Чыганак: http://tatarile.org/date/node/6956
Күренекле композитор, фольклорист, ТАССР Җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе, ТАССРның халык артисты (1964), ТАССРның һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1939, 1969), ТАССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты(1970) Александр Сергеевич Ключаревның тууына 2016 нчы елның 2 нче февралендә 110 ел тулды.
Александр Сергеевич Ключарев күпкырлы таланты белән татар музыка сәнгатендә аерым бер урын алып тора. Ул үзенең эшчәнлеген халык җәүһәрләрен барлаудан, аларны эшкәртүдән башлап җибәргән, гомере буе татар сәнгатенә хезмәт иткән композитор.
Аның хезмәте аркасында, күп кенә халык көйләре: «Әллүки», «Кара урман», «Дүдәк», «Гармун», «Пар ат»,«Әрәмәләр арасында» икенче кабат яши башладылар. Ул озак еллар Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе булып эшли, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә хезмәттәшлек итә, аның программасына музыка яза. Александр Ключарев пианист һәм концертмейстер буларак та Татарстанның башкару сәнгатенә саллы өлеш керткән шәхес.
А. Ключарев төрле жанрдагы оригиналь әсәрләр авторы да.
Аның «Туган җирем Татарстан» (Г. Зәйнашева сүзләре), «Иртәнге җыр» серенадасы (Ә. Ерикәй сүзләре), «Мулланур Вахитов», «Идел дулкыннары», «Яңа Казан» (М. Хөсәен сүзләре) җырлары хәзер дә башкарылып тора. Аның иҗади уңышлары – «Татар сюитасы», «Идел» симфониясе, «Тау әкияте» балеты. А. Ключаревның соңгы әсәрләреннән берсе – Нәкый Исәнбәт либреттосына язылган «Аулак өй» (1970) хореографик композициясе дә татар музыка сәнгатенең алтын фондына керде. 1959 елда Салих Сәйдәшев музыкасы нигезендә Т. Гыйззәтнең «Наемщик» пьесасы буенча опера иҗат итте.
Александр Ключарев «Канатлы яшьлек» исемле җырлар җыентыгы һәм татар халык музыкаль иҗатын җыюы һәм пропагандалавы өчен 1970 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.
Әлеге биобиблиографик белешмәлек композиторның юбилее уңаеннан төзелде.
Ул 8 бүлектән тора. Биредә композиторның тәрҗемәи хәле, аның тормышын һәм иҗатын яктырткан мәкаләләр, истәлекләр, А. Ключарев иҗатын өйрәнүгә багышланган методик материаллар, фотоархив белән танышырга була. Күренекле композиторның әсәрләре белешмәлектә аерым урын били. Биредә аларның аудиоязмаларын, ноталарын табарга була. Соңыннан библиография бүлеге урнаштырылды. Әлеге бүлек А. Ключарев әсәрләре тупланган җыентыклар, аның турында аерым басмаларда, җыентыкларда, вакытлы матбугат битләрендә дөнья күргән мәкаләләр исемлеген үз эченә ала. Шулай ук Интернетта А. Ключаревка багышланган сайтларга сылтамалар да китерелде.
Белешмәлек татар һәм рус телләрендә төзелде.
А. Ключаревның тәрҗемәи хәле
А. Ключаревның тормышы һәм иҗаты турында
А. Ключарев турында истәлекләр
Фотоархив
А. Ключарев әсәрләре
Видеоматериаллар
А. Ключарев иҗатын өйрәнүгә багышланган методик материаллар (рус телендә)
Библиография
Соңгы яңарту: 2016 елның 21 апреле, 11:44