Фәридә Кудашева. Биобиблиографик белешмәлек

Чыганак: http://www.millattashlar.ru/index.php/Файл:Фарида_Ягудовна_Кудашева.jpg

«Без бәхетле, без яшибез
Уфада һәм Казанда.
Кабатланмас нәфис җырлы,
Фәридәле заманда...»

                                            Хәсән Туфан

Тәкъдим ителә торган электрон белешмәлекнең чираттагысы Фәридә Кудашеваның тууына 100 ел тулуны истә тотып төзелде.

Фәридә Кудашеваның иҗатыннан, аның үзәкләргә үтәрдәй моңлы җырларыннан башка татар һәм башкорт җыр сәнгатен күз алдына да китереп булмый.

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы, Русиянең атказанган артисткасы, Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Фәридә Кудашева бар гомерен туган халкына хезмәткә, аны рухи баетуга багышлаган шәхес.

Фәридә Кудашева үзенең озын иҗат юлын Дүртөйле колхоз-совхоз театрында башлый. 1944-1947 елларда Башкорт академия драма театрында эшли. 1947-1956 елларда Башкортстан радиосында эшләгәндә Фәридә Кудашеваның даны бик еракларга тарала. 1956 елдан Фәридә Кудашева Башкорт Дәүләт филармониясендә эшли башлый. Гомер юлдашы виртуоз музыкант, композитор Бәхти Гайсин иҗатта аның бер канаты була, аларның бихисап җырлары уртак тырышлык белән туа.

Халык җырларын бар тирәнлегендә һәм искиткеч матур борылышлары белән башкара алганы өчен аны «моң алиһәсе», халкыбыз сандугачы дип зурлыйлар. 

Белешмәлектә күренекле җырчының тормыш юлын һәм иҗатын яктырткан мәкаләләр, истәлекләр, фотолар,  мәшһүр җырчы башкаруындагы җырларның аудиоязмалары,  видеоязмалары, аңа багышланган видеоязмалар, презентацияләр тупланды.

«Библиография» бүлегендә Ф. Кудашева хакындагы   аерым басмалар, җыентыкларда, вакытлы матбугат битләрендә басылып чыккан мәкаләләр, грампластинкалар исемлеге бирелде. Ф. Кудашевага багышланган Интернеттагы сайтларга сылтамалар да китерелде.

Тәрҗемәи хәле

Тормышы һәм иҗаты турында

Ф. Кудашева турында истәлекләр

Әңгәмәләр

Фотоархив

Аудиязмалар

Видеоязмалар

Презентацияләр

Библиография

 

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 2020 елның 11 декабре, 10:07

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International