Мәсгут Латыйпов

Чыганак: Совет Татарстаны композиторлары / төз. З. Хәйруллина.- Казан: Таткнигоиздат, 1957.- 143 б.

Мәсгут Гали улы Латыйпов 1913 елның 23 июлендә Сергиополь шәһәрендә (хәзерге Казахстан ССР да) укытучы семьясында туа. 1925 елда Латыйповлар семьясы Казанга күчә, Казанда Мәсгут музыка коралларында уйнарга өйрәнә башлый. Тынлы инструментларда уйнарга өйрәнеп, ул бер хәрби оркестрның дирижеры була.
1931 елда Мәсгут Латыйпов Москва консерваториясе каршындагы рабфакның тромбон классына укырга керә. Биредә аны профессор Блажевич укыта. 1934 елда ул Москва консерваториясе каршындагы музыка училищесына күчә, ә аннары Гнесиннар исемендәге училищега керә, биредә аны композиция буенча Е. О. Месснер укыта. Москва өлкәсе НКВДсы каршындагы оркестрда катнашкан елларда Латыйповның музыкаль иҗат юлы башлана. Латыйповның беренче маршларыннан берсе «Кызыл Татарстан», 1936 елда үткәрелгән конкурста премия алып, Музгизда басылып чыга. 1940 елның 22 апрелендә Москва клубларының берсендә, музыкаль автор буларак, Мәсгут Латыйповка багышланган зур концерт оештырыла. Шушы елны музыка училищесын тәмамлагач, Латыйпов Москва консерваториясе каршындагы Татар опера студиясенең профессор С. И. Литинский укыткан композиция классына керә.
1941 елны М. Латыйпов совет армиясе сафына алына. Армиядә ул озак вакытлар төрле хәрби частьларда үзешчән сәнгать ансамбльләренә җитәкче булып эшли һәм музыкаль иҗат эшен дәвам итә. 1945 елның көзендә Казанга кайтып, музыка буенча югары белем алуын дәвам итү өчен, консерваториянең композиторлар бүлегенә укырга керә. Укуын Казан хәрби округының шул елларда булган җыр һәм бию ансамбленә җитәкчелек итү белән бергә алып бара. Шул ансамбльдә башкару өчен М. Латыйпов күп кенә массовый совет җырларын эшкәртә. 1946—50 елларда Куйбышев шәһәрендә Волга буе хәрби округының җыр һәм бию ансамбленә җитәкчелек иткәндә дә Латыйповның башкаручы буларак та, музыка иҗат итүче буларак та эшчәнлеге активлаша, үсә. Биредә ул шагыйрь Б. Зернит сүзләренә кантата яза, оркестр белән хор өчен һәм а капелла хоры өчен унлап рус халык җырын эшкәртә. Куйбышевта чакта да, шулай ук соңгарак, 1950—53 елларда, Иркутскида чакта да М. Латыйпов үзенең иҗат эшен совет солдатлары һәм командирлары арасында иң яхшы рус классик музыкасы үрнәкләрен пропагандалау эше белән бергә алып бара.
1953 елда Латыйпов армиядән демобилизацияләнеп Казанга кайта һәм Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә дирижер булып эшкә керә. 1954 елда Латыйпов «Ватаныбыз башкаласы Москвага Татарстаннан сәлам» (Н. Исәнбәт сүзләре) исемле кантатасын яза. Камерный әсәрләр иҗат итү белән дә шөгыльләнеп, М. Латыйпов С. Хәким сүзләренә «Киңәш» исемле романсын яза.
Хәрби җыр һәм бию ансамбльләренә яхшы җитәкчелек иткәне, сугышчан операцияләрдә уңышлы катнашканы өчен М. Латыйпов «Икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы», «Кызыл йолдыз» орденнары һәм берничә медаль белән бүләкләнә.
Москва шәһәрендә татар сәнгате һәм әдәбияты декадасы уңае белән, татар музыка сәнгатен үстерүдәге хезмәтләрен исәпкә алып, Татарстан хөкүмәте Мәсгут Латыйповка ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирде.


Соңгы яңарту: 2013 елның 30 мае, 14:27

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International