Тәрҗемәи хәле

Композитор, педагог Леонид Зиновьевич Любовский 1937 елның 24 февралендә Украина ССРның Каменка шәһәрендә туа. Ул Львов музыка училищесында һәм Казан консерваториясендә профессиональ музыка белеме ала. 1967 елда Казан консерваториясенең композиция классын А.Леман җитәкчелегендә тәмамлагач, ул шунда ук композиция классында укыта башлый.
Л.З.Любовский композиторлык иҗатының күп жанрларында нәтиҗәле эшли. Аны бигрәк тә масштаблы цикллы композицияләр – симфонияләр, ораторияләр, инструменталь, вокал һәм хор цикллары, театр музыкасы җәлеп итә. Композитор хәзерге заманны, аның җанлы динамик пульсын, тормышның ашкынулы агышын бар үткенлеге һәм киеренкелеге белән тоя. Иҗатының бу сыйфатлары композиция һәм идея-сәнгать ягыннан көтелмәгәнчә чишелеш табылган әсәрләрендә: И.Франко сүзләренә язылган симфония-ораториясендә, 3-нче, 4-нче һәм 5-нче симфонияләрендә аеруча якты чагыла. Аларның трагик пафосы үткән, бүгенге һәм киләчәк турындагы фәлсәфи уйлар белән тулган.
Композиторның иҗатында вокаль-симфоник әсәрләр: «Моабит дәфтәрләреннән» сюитасы (Муса Җәлил шигырьләре), А.Твардовский поэмасы буенча «Немую боль в слова облечь...» кантатасы аерым урын алып торалар. Россия һәм чит ил шагыйрьләре шигырьләренә башкарылучы һәм фортепиано өчен язылган вокаль цикллар тематика һәм образлар дөньясы җәһәтеннән күп төрле.
Л.З.Любовскийга 1983 елда ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, 1996 елда Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелә.
2001 елда М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында куелган «Йосыф кыйссасы» балеты (Р.Харис либреттосы, хореографиясен куючы Г.Ковтун) Л.З.Любовскийның зур иҗади уңышы булып тора. Балетка музыка тәнкыйтьчеләре һәм тамашачылар югары бәя бирделәр; 2005 елда бу балет өчен композиторга Россия Федерациясенең Дәүләт премиясе тапшырылды.
Композиторның әсәрләре концертлар репертуарына һәм уку (дәрес) программаларына кертелгән Казан, Мәскәү, Россиянең башка шәһәрләре, якын һәм ерак чит илләрнең танылган музыкантлары тарафыннан еш башкарыла. Л.З.Любовский шулай ук үз әсәрләрен башкаручы оркестрларның дирижеры, китаплар һәм мәкаләләр авторы, пианист-ансамблист буларак та билгеле.

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 20:35

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International