Шиһабетдин Мәрҗани. Биобиблиографик белешмәлек

Чыганак: http://art16.ru/gallery2/v/artgal/291008-1/291008-_88_.JPG.html?g2_imageViewsIndex=3

2018 нче елның 16 нчы гыйнварында мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тула.

Шиһабетдин Мәрҗани – энциклопедик галим, күпкырлы шәхес, гаять тирән, төпле белемле зат. Ул, татар, төрки телләреннән тыш, гарәп, фарсы телләрен камил белә. Күп кенә хезмәтләрен гарәпчә яза. Аның гыйльми эшчәнлеге күптармаклы: тарих, фәлсәфә, филология, археология, нумизматика, этнография, география, халык иҗаты һ.б. Мәрҗанинең утыздан артык хезмәт язуы мәгълүм. «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» («Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр») – Мәрҗанинең татар тарихын чагылдырган иң танылган әсәре. Кыскартылган һәм хәзерге телгә тәрҗемә ителгән тексты 1989 елда басылып чыга.

Әлеге электрон белешмәлек олуг затның юбилее уңаеннан төзелде.

Белешмәлектә материаллар 8 бүлеккә туплап бирелде. Биредә Шиһабетдин Мәрҗанинең тәрҗемәи хәле, тормышы һәм иҗатын яктырткан хезмәтләр,  әсәрләре, фотолар, аңа багышланган видеоязмалар, сценарийлар, методик материаллар, презентацияләр, фәнни эзләнү эшләре белән танышырга була. Электрон белешмәлекнең ахырында «Библиография» бүлеге бар. Биредә Ш. Мәрҗанинең китаплары, вакытлы матбугатта басылып чыккан әсәрләре исемлеге, аның хакындагы   аерым басмалар, җыентыкларда, вакытлы матбугат битләрендә дөнья күргән мәкаләләр исемлеге бирелде.

Ш. Мәрҗанигә багышланган Интернеттагы сайтларга сылтамалар да китерелде.

Белешмәлек татар һәм рус телләрендә төзелде.

Кереш

Ш. Мәрҗанинең тәрҗемәи хәле

Ш. Мәрҗанинең тормышы һәм иҗаты турында

Ш. Мәрҗанигә багышланган видеоматериаллар

Фотоархив

Мәҗани мәчете 

Ш. Мәрҗани музее

Сценарийлар, методик материаллар, презентацияләр, фәнни эзләнү эшләре

Библиография

 

 

 

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 2023 елның 22 марты, 11:43

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International