Мөсәгыйт Хәбибуллин. Биобиблиографик белешмәлек

Чыганак: https://baigysh.tatar/mosagit-xabibullin/

2022 елның 25 декабрендә күренекле татар язучысы, тарихи романнар авторы, Татарстанның Г. Тукай бүләге иясе (2003), Татарстан Республикасының халык язучысы Мөсәгыйт Мөдәррис улы Хәбибуллинның тууына 95 ел тула (1927-2019).

«Татарстан Республикасының күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре» сериясеннән  чираттагы электрон биобиблиографик белешмәлек әлеге истәлекле дата уңаеннан төзелде. 

Мөсәгыйт Хәбибуллинның «Унсигезенче яз» исемле беренче күләмле әсәре

1969 елда «Казан утлары» журналында басылып чыга. Тормышка, күмәк хезмәткә мөнәсәбәттә төрле һөнәр кешеләренең әхлакый һәм рухи дөньяларын ачуга багышланган «Икмәк кадере» (1968), «Тау белән тау очрашмаса да» (1970), «Хәтер ярлары» (1977) повестьлары һәм «Чоңгыллар» (1973), «Сулар үргә акса да» (1982) романнары шул чор татар прозасындагы актуаль яңгырашлы әсәрләр буларак кабул ителәләр.

Күренекле каләм иясен популяр язучы итеп таныткан әсәрләр – 80 нче еллардан башлап аерым китап рәвешендә яки журнал басмаларында дөнья күргән тарихи романнар сериясе: «Кубрат хан», «Илчегә үлем юк», «Шайтан каласы», «Хан оныгы Хансөяр», «Аллаһы бүләге», «Батый хан һәм Ләйлә», «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный» һ.б. Бу әсәрләрендә автор, тарихи чыганакларга таянып, һун-төрки, болгар-татарларның тарихын һәм катлаулы язмышларын сурәтли.

М.Хәбибуллин тарихи темаларга, милләт язмышы, әхлак мәсьәләләренә кагылышлы күпсанлы публицистик мәкаләләр авторы буларак та укучыларга яхшы таныш. Ул -  Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре (1977, 1987), Россия Гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы (1997), Россия Язучылар берлегенең әдәби бүләге (1984) һәм Кол Гали исемендәге Халыкара премия иясе (1996).
«Кубрат хан» романы өчен М. Хәбибуллин 2003 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 2008 елда аңа Татарстан Республикасы Президенты М. Ш. Шәймиев Указы белән «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән исем бирелә.

Тәкъдим ителә торган белешмәлектә язучының тәрҗемәи хәле, тормышы һәм иҗаты турында материаллар, әсәрләре, аның турындагы видеоязмалар, аудиоязмалар, методик материаллар тупланды. Мөсәгыйт Хәбибуллинга багышланган Интернет челтәрендәге мәгълүмат чыганаклары да күрсәтелде. «Библиография» бүлегендә әдипнең басылып чыккан әсәрләре исемлеге, аның тормышы һәм иҗаты хакындагы чыганаклар урын алды. Белешмәлек рус һәм татар телләрендә төзелде.

Тәрҗемәи хәле

Тормышы һәм иҗаты хакында

М. Хәбибуллин турында мәгълүмат чыганаклары

Әсәрләре

Аудиоязмалар

Видеоязмалар

М. Хәбибуллинга багышланган методик материаллар, презентацияләр

Библиография

 

 

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 2022 елның 21 декабре, 17:33

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International