Мәхмүт Хәсәнов. Биобиблиографик белешмәлек

Чыганак: https://tt.wikipedia.org/wiki/Мәхмүт_Хәсәнов

2022 нче елның 27 декабрендә күренекле  язучы-прозаик, драматург Мәхмүт Максуд улы Хәсәновның тууына 95 ел тула. М. Хәсәновның мул иҗат мирасы тематик колачы һәм заманы өчен актуаль яңгырашы белән узган гасырның илленче-сиксәненче елларындагы татар әдәби процессының үзенчәлекле бер өлешен тәшкил итә. «Саф җилләр», «Юллар, юллар», «Кама таңнары», «Инженерлар» романнарын, балалар өчен язылган «Очар кошлар», «Җирән кашка», «Динозаврлар өнендә», «Шайтан малае» дигән повестьларын укучылар тарафыннан яратып укыла.
Узган гасырның илленче-алтмышынчы елларында Мәхмүт Хәсәнов шактый гына пьесалар да иҗат итә: «Нурихан», «Көя күбәләге» дигән комедияләре, «Рамай» исемле драмасы республика татар театры сәхнәләрендә уңыш белән бара, ә «Хикмәтле Хикмәтулла» дигән әкият-пьесасы Казан курчак театрында куела.

Шулай да язучының иҗат мирасында иң төп һәм уңышлы әсәре итеп әле 1967 елда ук языла башлап, 1984 елда гына тәмамланган «Язгы аҗаган» романы тора. Бу әсәр шул чор татар прозасының да зур бер казанышы буларак бәяләнә. «Язгы аҗаган» әсәре өчен язучы 1988 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

«Татарстан Республикасының күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре» сериясеннән булган чираттагы электрон биобиблиографик белешмәлек күренекле каләм иясенең тууына 95 ел тулуны истә тотып төзелде. Биредә язучының тәрҗемәи хәле, тормышы һәм иҗаты турында материаллар, әсәрләре, видеоматериаллар, методик материаллар белән танышып була. «Библиография» бүлегендә әдипнең әсәрләре, аның тормышы һәм иҗаты хакындагы чыганаклар урын алды. Белешмәлек рус һәм татар телләрендә төзелде.

Тәрҗемәи хәле

Тормышы һәм иҗаты хакында

Әсәрләре

Хатлар

Видеоматериаллар

Методик материаллар

Библиография

 

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 2022 елның 16 сентябре, 13:22

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International