Композитор М. Мозаффаров истәлегенә (С. Хәким)

Чыганак: Хәким,С.Т. Сусау: шигырьләр, җырлар,поэмалар / Сибгат Хәким; [төз. Р. Сабирҗанов; кереш сүз авторы Р. Вәлиев].- Казан : Татар.кит.нәшр.,2011.- 335 б.

***
Композитор М. Мозаффаров истәлегенә

Тукай белән очраштырды заман.
Ул «Болгар»да яши, бар шунда,
Бер күреп кал үзен... Тагын каян
Шуннан да зур бәхет Мансурга!

Күрештерде, күзләрендә шатлык,
Бүлмә эче җылы, өй яккан.
Андый шатлык төн буена язып,
Таңда аерылган иҗаттан.

Иҗат уты суынып өлгермәгән,
Шул җылытса җылыта, тик иҗат...
Андый чакта кем дә булса килсен,
Нинди кеше, барыбер, нинди зат.

Андый чакта кем дә булса килсен,
Килсен, керсен, бирсен сәламен;
Дошманыңа хәтта йомшый күңел,
Син сорама аның сәбәбен.

Күңелендә тик изгелек кенә,
Нуры агыла күңел-көзгенең;
Юк дөньяда алыштырыр нәрсә
Иҗатның шул якты мизгелен.

Иҗат белән янган кыска төннең
Чиксез бәхетен шунда Мансурга
Сөйләп тизрәк, җиткермәкче Тукай
Мансур аша килер гасырга.

Бүлмәсенә иңгән иҗат рухын
Кычкырмаска теләп, пышылдап,
Мансурның ул колагына әйтте:
«Бу төш түгел, булды бу чынлап.

Йокламадым, яздым, кәгазь, каләм
Һәм өстәлләр белән сөйләштем;
Беләсеңме, малай, мин бит бүген
Фәрештәләр белән сөйләштем...

Фәрештәләр белән сөйләштем мин,
Фатихамны ал да юлга син,
Зур юлга чык, малай, изге эштә
Фәрештәләр булсын юлдашың...»

Яшь күңелгә салган бу сүзләрнең
Алыш-биреше юк дин белән.
Җыр-иҗатта һәрчак фәрештәләр
Кирәк икән, кирәк, мин беләм.

1975
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International