Кави Нәҗми. Биобиблиографик белешмәлек

Чыганак: https://www.kakprosto.ru/kak-980265-kavi-nadzhmi-biografiya-tvorchestvo-karera-lichnaya-zhizn

2021 нче елның 2 декабрендә танылган татар язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе, СССР Язучылар берлеге әгъзасы Кави Нәҗминең (Кави Һибәт улы Нәҗметдинов)  тууына 120 ел тула. Биобиблиографик белешмәлекнең чираттагысы әлеге датага багышланды.

Кави Нәҗминең әдәби мирасы бай һәм күпкырлы. Язучының беренче чор иҗаты егерменче елларга туры килә. «Чыныгу» (1923), «Иң соңгысы» (1924), «Шобага» (1925), «Миңлебикә кодагыйның кайгысы» (1926), «Таштугайга кайтмыйбыз!» (1928) кебек хикәяләре, «Яр буенда учаклар» (1928), «Якты сукмак» (1929), «Кояшлы яңгыр» (1930) повестьлары белән ул шул чор татар совет язучыларының алдынгы сафына баса.

Бөек Ватан сугышы чорында әдип совет кешеләренең тылдагы һәм фронттагы батырлыгын, ватандарлык хисләрен әдәби образларда чагылдырган «Хәят апа» (1941), «Сагыну хаты» И 942), «Снайпер Мәрдән» (1943), «Фәридә» (1943- 1944) кебек поэмаларын һәм күп санлы патриотик шигырьләрен яза.

Сугыштан соң, 1948 елда, Кави Нәҗми үзенең озак һәм күп көч салып эшләгән төп әсәрен - «Язгы җилләр» исемле тарихи-революцион романын тәмамлый. Бу роман, 1949 елда китап булып басылып чыгу белән, укучылар арасында киң популярлык казана һәм, тиз арада рус теленә тәрҗемә ителеп, автор иҗатының гына түгел, гомумән шул чор татар совет прозасының күренекле әсәрләреннән берсе буларак, 1951 елда СССР Дәүләт премиясенә лаек була. Роман украин, казакъ, эстон, чуваш, мари, әзәрбайҗан, болгар, словак, чех, немец, уйгур һ. б. телләргә дә тәрҗемә ителә.
Кави Нәҗми татар совет балалар әдәбиятын үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән язучы. Нәниләр һәм мәктәп яшендәге балаларга адреслап ул ике дистәгә якын шигъри китап яза («Күңелле көннәр», «Сабан туе», «Ун бәпкә», «Китап фабрикасында», «Таныш машина», «Яңа йортта», «Казанга кайту», «Бәхетчеләр илендә» һ. б.).
К. Нәҗми тәрҗемәсендә татар телендә А. Блокның «Двенадцать» («Уникәү», Казан, 1920) поэмасы, И. Уткинның шигъри җыентыгы («Шигырьләр», Казан, 1928), С. Маршакның балалар өчен язган күп кенә әсәрләре («Мистер Твистер», 1934; «Фронт почтасы», 1946 һ. б.) һәм башка рус классик һәм совет шагыйрьләренең аерым  шигырьләре басылып чыга.

К. Нәҗми -  гомере буе язучылык хезмәтен иҗтимагый-политик һәм дәүләт эшләре белән бергә бәйләп барган әдип.

Әлеге биобиблиографик белешмәлектә әдипнең тәрҗемәи хәле, тормышы һәм иҗатын яктырткан хезмәтләр, әсәрләре, фотолар, аңа багышланган видеоязмалар, методик материаллар, мәгълүмати чыганаклар белән танышырга була. Электрон белешмәлекнең ахырында «Библиография» бүлеге бар. Биредә К. Нәҗминең төп басма китаплары, җыентыкларда, вакытлы матбугатта басылып чыккан әсәрләре исемлеге, аның хакындагы   аерым басмалар, җыентыкларда, вакытлы матбугат битләрендә басылып чыккан мәкаләләр исемлеге бирелде. Биобиблиографик белешмәлек татар һәм рус телләрендә төзелде.

Кави Нәҗминең тәрҗемәи хәле

 Кави Нәҗминең тормышы һәм ижаты турында

Кави Нәҗми әсәрләре

Фотоархив

Кави Нәҗмигә багышланган методик материллар

Кави Нәҗмигә багышланган видеоматериаллар

Кави Нәҗмигә багышланган мәгълүмати чыганаклар

Библиография

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 8 ноябре, 15:37

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International