Чыганак: http://protatarstan.ru/petr-i-kazanda/
2022 нче елда Россия тарихына да, аның аерым шәһәрләре һәм җирлекләре үсешенә дә зур өлеш керткән Бөек Рус императоры Петр I нең тууына 350 ел тула. Россия тарихындагы шушы күренекле дата уңаеннан, Петр I реформаларының зур әһәмиятен истә тотып Россиядә 2022 ел Петр I елы дип игълан ителде. Россия Президенты В. В. Путин 2018 нче елның 25 октябрендә Петр I нең тууына 350 ел тулуны бәйрәм итү турындагы 609 номерлы Указга кул куйды.
Бөек Рус императорының киң колачлы үзгәртеп корулары иҗтимагый тормышның барлык өлкәләренә дә кагыла: ул Россиянең заманча Дәүләт төзелешенә нигез сала, даими армия һәм флот оештыра, яңа мәгариф системасын гамәлгә куя. Нәкъ ул идарә иткән чорда «Кунсткамера» музее, җәмәгать китапханәсе һәм Фәннәр академиясе кебек беренчел мәдәният учреждениеләре ачыла. Ул илдә кирәкле булган белемнәр һәм предприятиеләр үсешенә зур игътибар бирә. Шул уңайдан мануфактуралар, металлургия, тау һәм башка заводлар, верфьләр, пристаньнәр, каналлар булдырыла. Россия империясенең яңа башкаласы ˗ Санкт-Петербург шәһәре төзелә.Петр I административ реформалары нәтиҗәсендә 1708 елда Рус дәүләте 8 губернага бүленә, шул исәптән Казан губернасы да төзелә.
Петр эшчәнлеге нәтиҗәсендә Россия империягә әйләнә һәм әйдәп баручы Европа державалары арасында үз урынын ала.
Петр Беренче рәсми рәвештә Бөтенроссия императорының югары статусында 1722 елда Персия походы барышында Казанда туктала, моңа кадәр ул Казанда 1695 елда үзенең Азов походында була, аннары ˗ 1708 елда, Казан Петр тарафыннан яңа губернаның башкаласы итеп игълан ителгәннән соң.
1722 нче елның 27 маенда Бөек император Казанга килеп җитә. Аны монда шәһәр һәм губерна хуҗалары, халыкны җыеп, туплардан атып, чаңнар кагып бик зурлап каршы ала. Казан губернасы оешканнан соңгы беренче еллар тарихы өчен бу очрашу гаять истәлекле килеп чыга.
Петр I Казанның иң бай сәүдәгәре Иван Афанасьевич Михляевның шәхси сукно предприятиесендә була. Казан адмиралтействосы эшчәнлегенә дә аеруча зур игътибар бирә. Чөнки верфьтә Персия походына дип кораблар төзиләр, аннары Казан губернасы Петербургтагы төп верфьләргә кораб төзү өчен кирәкле булган агач материалларын әзерләп җибәрүче үзәк булып тора.
Император гаиләсе Казанда Михляевларда кунак була. Мондый дәрәҗәле кунакларны кабул иткән әлеге йорт Казанда бүгенге көнгә кадәр сакланып калган. Аның диварындагы мемориаль такта түбәндәге эчтәлекле: «Михляев йорты. XVII гасыр ахыры архитектура һәйкәле. 1722 елда монда Петр I тукталган. Дәүләт тарафыннан саклана».
Бөек Петр Казанда булган вакытта Болгар шәһәренә дә туктала. Ул чакта ул Анда сакланган биналарны ремонтлау һәм саклау турында кайгыртырга куша. Бүген Болгар ˗ Россиянең туристлык үзәкләренең берсе һәм ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас объекты.
Меценат - сәнәгатьче Иван Афанасьевич Михляев (1667-1728) ярдәме белән Казанга Петр Беренче килү һәм аның юбилеен бәйрәм итү хөрмәтенә шәһәрдә шул исемдәге агач чиркәү урынында Петропавловск соборы төзелә. Бу архитектура шедевры бүгенге көндә дә казанлылар һәм килгән кунакларны үзенең купшылыгы белән сөендерә.
Бөек Петрның шәхесе Россия тарихында үзенчәлекле, зур әһәмияткә ия урын алып тора. Чөнки замандашлары арасында да, аннан соңгы чорларда да дәүләттә шундый тирән үзгәрешләр кертә алган кеше табылмаган.
Бөек Рус императорының матур җәй башындагы сәяхәтенең Казан белән бәйләнешле, якты хатирәләргә бай булуы туган ягыбыз тарихының бер өлеше. Әлеге электрон белешмәлек шушы истәлекле датаны истә тотып төзелде. Ул Петр I нең Казанда булуы хакындагы һәм шуңа нисбәтле вакыйгалар турындагы мәгълүматларны, Татарстанда Петр I тууына 350 ел тулуны бәйрәм итүгә багышланган чараларны яктырткан материалларны, бу тарихи шәхес турындагы белешмә мәгълүматларны, Милли китапханә фондларында булган Петр I турындагы басма чыганаклар исемлеген үз эченә ала.
Рәсми материаллар
Белешмә мәгълүмат
Петр I турында мәгълүмат чыганаклары
«Петр I һәм Казан»
Татарстанда Петр I тууга 350 ел тулуны билгеләп үтү
Методик материаллар
ТР Милли китапханәсе фондларында Петр Беренче турында мәгълүмат чыганаклары (рус)
Соңгы яңарту: 2022 елның 3 мае, 10:01