Катыктан акча эзләү (Зиннур Мансуров)

Чыганак: Мәдәни җомга.- 2003.- 6 июнь.

Хак түгелме:
безнең куллар
эшли авыз өчен дә.
Авызга кул ярдәм итми
бары катык эчендә.

Кирәк чакта сандугачтай
сайрасын һәм кош тотсын, -
әйтү башка – эшләү башка –
авыз шуңа төшенсен.

...Тәлинкәсе бигрәк тирән,
ә катыгы ап-ачы...
Авызыңа керәм, диеп
тормый икән акчасы.

Ачы хаклык шикелле ул,
өскә чыкмый тиз генә.
Ә катыкта акча тәмен
авыз шундук сизенә.

Әйдә авыз бер мәртәбә
үзе эшләп ашасын...

Ни әйтәсең икән, халкым,
шушы уен аша син?..
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International