Сабан туена ничә ел (Шәүкәт Галиев)

Чыганак: Татарстан яшьләре.- 2007.-5 июнь

Сабан туеның тарихы,
Баксаң, хәйран итәрлек:
Халкымның бу йоласына
Ике мең ел икән бит!

Шуннан бирле зәңгәр күктә
Сабан туе әләме –
Колгаларга үрли-үрли
Без яулыйбыз галәмне.

Ике мең ел буе татар
Ил-мәйданда көрәшә,
Баш аркылы чөеп тора –
Хәрәмләшү кермәсә.

Агач аттан ауганда да
Чын иярдән төшмәгән.
Татарлыгын саклап-раслап,
Җанында ат кешнәгән.

Ике мең ел – гамь-хәсрәтле
Капчык аның кулында
Кайчак үзе селтәп бәргән,
Ялгышканда – егылган.

Үз хәле хәл булганда да
Шаярткан да көлдергән:
Налук бурычын илтәм, дип,
Күкәй кабып йөгергән.

Ике мең ел мәйданнарда
Нужасыннан көлмәктә-
Әче катык эчә-эчә,
Акча эзли чүлмәктән.

Җиң сызганып сыныйк әле-
Дәрт-дәрманнар артканмы?
Аяк терәп тартып карыйк
Мөстәкыйльлек арканын.

Усаллыкның күзен бәйлә,
Ашмасын исәпләре –
Буш чүлмәккә генә төшсен
Селтәнгән күсәкләре.

Тагын ике меңнән соң да
Татарча көрәшербез.
Туган тел батыр калырмы,
Кем булып сөйләшербез?

Җилфердәсен гасырларда
Безнең кодрәт билгесе,
Илдә әләм, билдә әләм –
Сабан туе сөлгесе!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International