Дәверләр күпере – Сабантуй

Чыганак: Сабантуй: методик ярдәмлек/ ТР Мәдәният министрлыгы;Респ. халык иҗаты һ. мәдәниагарту эшләре фәнни-методик үзәге.-Казан:Печатный двор,2004.-96 б.

Сабантуй — гасырлар буенча нинди генә зилзиләләр булмасын, бик зур, бик тансык, бик шатлыклы, күңелләрне рәхәтләндерә торган милли туй булып, бу көнгә кадәр үзенең әһәмиятен югалтмаган мәдәни байлык, горурланырлык һәм милли-мәдәни күренеш, бәйге бәйрәме буларак сакланып, һәр ел саен кабатланып килә.
Европа һәм Азия халыкларының күбесендә, яз башланып, җирнең яңа яшәеш әйләнәсенә, игенчелек, җир уңдырышлыгы культына бәйле бәйрәмнәр кешелек цивилизациясе тарихы агымының буеннан-буена үткәрелеп килгәннәр. Әлбәттә, күчмә һәм утрак тормыш мәдәни мираслары катнашында барлыкка килгән Сабантуй бәйрәме катлаулы озын-озак юл үткән. Тарих борылышларына карамастан, ул хәзерге XXI гасыр шартларында да Татарстанда һәм аннан читтә яшәүче татарларның бербөтенлеген дәлилләүче, берләштерүче, дөньяга үзләрен Сабантуй бәйрәме хуҗалары буларак таныту мөмкинлеге бирүче казаныш буларак яши бирә.
Гасырларның тирән катламнары Сабантуй бәйрәменең кайчаннан үткәрелә башлавы турындагы хәбәрләрне еракларда күмеп калдырган. Язма чыганаклар юк диярлек. Шулай да галимнәр тәңречелек күзаллаулы төркиләрнең язга — җирнең яңадан тууына корбан бирү йоласы булуы һәм бу йола кысаларында ат чабышлары, кылычлар белән сынашлар, җырлы-биюле уеннар, бәйгеләр үткәрелүе турында мәгълүматларга юлыгып торалар. Алар арасында борынгы һуннарның йолалары сурәтләнгән кытай елъязмасы (VI гасыр) «Вэйшу»да, төрки дөньяга мәгълум шагыйрь Йосыф Баласагунлының «Котадгу белек» әдәби ядкәрендә китерелгән билбаулар белән көрәш турындагы юллар да бар. Ә Татарстанның Әлки районы Иске Салман авылында табылган ташъязмалардагы «Мәйданда көрәшүчеләргә бүләк» хакында әйтелгән сүзләр борынгы болгар бабаларыбызның да Сабантуй бәйрәме үткәрүләре турындагы фаразларны дәлилләрлек язма чыганак булып исәпләнә ала.
1505 елның җәендә үткәрелгән Сабантуй турында төгәл мәгълүматлы язманы озак еллар Казан ханлыгында яшәгән рус елъязмачының «Истерия о Казанском царстве или Казанский летописец» исемле хезмәтеннән табып була.
Тәңречелекне өйрәнүче галимнәр Сабантуй бәйрәмен күчмә тормышлы төрки бабаларыбызның, көн белән төннең тигезләшкән көннәрен узып (Нәүрүз), табигатьтә кояшның иң биек ноктасына күтәрелеп килгән көннәргә, ягъни иң озын көннәр туган чорда, тау башына менеп, Бөек Тәңрегә корбан бирү бәйрәменә бәйләп өйрәнәләр. Соңрак бу таулар татар халкы хәтеренә «Сабантуй тавы» дип кереп калган. Биш көнгә сузылган әлеге бәйрәмдә ыру ирләре корбан тавына менеп корбан чалганнар, ә бу вакытта хатын-кызлар, бала-чага, үсмерләр, тау астында мәйдан ясап, ирләрне көткәннәр. Корбан йоласы башкарылганнан соң мәйданда бәйгеләр башланган. Тәңречелек күзаллаулы төркиләр ярышларның Тәңре затына якынаерлык, Тәңрегә тиңләшә алырлык бердәнбер батырны сайлау мөмкинлеге булганнарын гына сайлаганнар. Һәрбер адәм заты шушы бәйгеләрдә катнашып, төрле сынаулар аша узып үзен тикшереп карау мөмкинлелеге алган, Тәңрегә якынрак булырга, аңа охшарга, аның кебек камил булырга омтылган. Алар аңында мәйдан — матди яшәеш — хатын-кыз символы булса, мәйдан уртасына кадалган колга — рухи яшәеш., Тәңрегә омтылыш, ыру көче — ир-ат символы буларак аңланган.
Акрынлап утрак тормышка күчә бару нәтиҗәсендә Сабантуй бәйрәме җир эшкәртү, мул уңыш алуга мөнәсәбәтле аңлана башлаган. Этнографлар бәйрәмнең — Сабантуй дип аталуын да Сабан (плуг) сүзенә, беренче буразна төшенчәсенә, язгы чәчүгә бәйләп аңлатырга тырышалар.
Сабантуйның чәчүгә, язгы җир эшкәртү эшләренә бәйле икәнлеген XIX йөздә Казанның тирә-ягында яшәүче татарлар тормышын өйрәнгән күренекле галим-тикшерүче Карл Фуксның күзәтүләреннән төгәл билгеләп була. Ул 1844 елда Сабантуй күренешен үзенең «Казанские татары в статистическом и этнографическом отношениях» исемле хезмәтендә Казан Сабантуеның Арча кырында бер җомгадан икенче җомгага кадәр уздырылуын, анда уйналган барлык бәйге-ярышларны тәфсилләп, сурәтләп бирә (Фукс К. Ф. Казанские татары в статистическом и этнографическом отношениях.—Казань: ТЯК, 1991.—С. 116).
Сабантуй бервакытта да алдан төгәл билгеләнгән көнгә туры китерелеп үткәрелмәгән. Барысы да агымдагы язның ничек килүенә, һава шартларына, җирнең чәчүлеккә әзер булу халәтенә мөнәсәбәтле, авылның аксакаллары тарафыннан уртак килешү белән хәл ителгән.
Гасырлар барышында чарланган гадәт буенча бәйрәм көнен, урынын аксакаллар билгеләгәннәр. Гадәттә тигез, тирә-як яхшы күренгән болын, ялан яисә киң урман аланнары сайланган. Иң үзәктә бәйгеләр мәйданы билгеләнгән.
Сабантуй бәйрәмендә авылның, яшенә һәм социаль, конфессиональ чыгышы нинди булуына карамастан, һәр кешесе катнашырга тырышкан һәм иң мөһиме һәркемнең бәйгеләрдә көч сынашуына мөмкинлекләр тудырылган.
Халык бәйрәме буларак Сабантуй өч: әзерлек, бәйрәм үткәрү — мәйдан көне, тәмамлау өлешләреннән торган. Әлбәттә, төп игътибар ярыш-бәйгеләргә бирелгән. Авыл халкы алдан ук ат чабышларына, көрәшкә, җитезлектә, көчтә шәхси сынашларга әзерлек чаралары күргән, тиешле йолаларын башкарган.
Сабантуйга әзерлек мәшәкатьләрен «карга боткасы» («зәрә боткасы», «дәрә боткасы», «бәрмәнчек боткасы») — балаларның ботка белән күмәк сыйлашу йоласы башлап җибәргән. Бу йола аксакаллар билгеләгән бер көнне балаларның, кызыл башлы тастымаллардан махсус тегелгән янчык-сумкалар асып, өйдән-өйгә кереп, төрле ярмалар (борай, карабодай, тары, борчак һ. б.), сөт, май, йомырка җыеп йөрү белән башланып киткән. Икенче көнне берничә өлкән яшьтәге хатын-кыз ярдәмендә зур казан асып, җыелган ярмалардан сөтле ботка пешерелгән һәм балалар сыйланган. Сыйдан соң төрле уеннар уйнап, үзара ярышулар уздырылган.
Мәйдан булырга берничә көн кала, яисә шул көнне 10—11 яшьлек кызлар, малайлар өйдән-өйгә кереп, буялган йомыркалар җыйганнар. Йомырка биргән һәр йортка теләкләр теләнгән, рәхмәтләр әйтелгән. Ике-өч сәгатькә сузылган бу йола аеруча җанлы үткән.
Сабантуйга әзерлекнең тагын бер авылларны ямьләндерүче йоласы — ат аягын кыздыру (сөрән сугу) йоласы да булган. Җир кардан арчылуга үсмер егетләр кичләрен атка атланып, үзара ярышканнар. Алда булачак мәйдан ярышларына үзләрен дә, атларын да әзерләгәннәр.
Бүгенге көндә дә авылдан читкә киткәннәрнең, яшь киленнәрнең күңелләрен дулкынландырган Сабантуйга әзерлекнең тагын бер йоласы — бүләк җыю сакланып калган. Кайбер җирләрдә «бирнә җыю», кайсыларында «сөрән», «сөлге җыю» дип аталган бу йоланың төп вазифасы — мәйданда көч сынашучы һәр кешегә бүләк әзерләү. Бүләкләр арасында иң кыйммәтле, иң затлысы булып узган Сабантуйдан соң кияүгә чыккан киленнең үз кулы белән чигеп эшләнгән бирнә сөлгесе исәпләнә һәм ул бары тик бәйгедә җиңү яулаган җиңүчегә генә бирелергә тиеш. Яшь киленнең бүләк әзерләп бирү мәҗбүрилеге җирләрнең уңдырышлыгын, нәсел-нәсәбнең ныклыгын саклау культы белән бәйләнгән. Ләкин шулай да һәр йортта Сабантуйга дип алдан бүләк хәстәрен күргәннәр, төрле сөлге-тастымаллар, тукыма кисемнәре, күлмәк, ашъяулыклар әзерләнгән.
Бүләкләр җыю эше борынгыдан килгән гадәт буенча хәзер дә яшь егетләргә тапшырыла. Бәйрәм алдыннан кыңгыраулар тагылган атлар яисә җәяү, гармуннарны сайратып, авыл яшьләре үтә. Ә бүләкләр — сөлге, ашъяулык, тукыма, башъяулыклар озын колгага яисә бүләк җыючыларның җилкәләренә ике якка асылындырып бәйләнә. Элек иң бай, иң матур сөлгене «авылда бәйрәм көнен белдерү өчен, басу капкасына элеп куя торган булганнар. Ахырда бүләкләрне мөхтәрәм авыл картларына һәм старостога тапшырганнар, бәйге ярышларда да шуларның сүзләрен тотканнар» . Бүләкләрне дә мәйданга аксакаллар алып чыккан.
Сабантуй бәйрәменең иң зур өлеше — мәйдан көне.
Нәкъ менә шушы көн, Сабантуйның кайсы гына җирдә үткәрелүенә карамастан, ярышлар, бәйгеләрнең бер үк төрләре: ат чабышы, көрәш, йөгерү, сикерү, капчык белән сугыш, аркан тартышу, чүлмәк вату һ.б. үткәрелүе белән үзенчәлекле. Сабантуй бәйрәменең мөһим шартларының берсе — көч сынашуларда теләге булган һәр кешенең катнаша алуы.
Сабантуй көне — элек-электән көтеп алынган көн. Авылның һәр хуҗалыгында алдан ук хәстәрлек күрәләр, йорт-кура тирәсе җыештырыла, мәйданга күрше авыллардан килгән, ераклардан кайткан нәсел-ыру, дус-ишне кунак итү өчен тәмле ризыклар пешерелә, яңа-матур кием әзерләнә, бер көн алдан мунча ягыла. Бәйрәм көнне авыл кешеләре күтәренке күңел белән мәйданга юнәлә. Урамнарда гармунчы, курайчылар башкаруында халык көйләре яңгырый. Мәйдан уртасына Сабантуй символы — чигелгән сөлге бәйләнгән колга бастырыла, читтәрәк, түгәрәк ясап, тамашачы-катнашучылар урнаша.
Билгеләнгән вакытта, бүләкләр бәйләнгән колганы күтәреп, алдан бер ир-ат, аның артыннан авылның мөхтәрәм картлары җыйналган бүләкне мәйданга алып чыгалар.
Бүләкләр бәйгеләргә мөнәсәбәтле алдан ук бүленеп куела. Колганын очына иң затлы, иң яхшы эшләнгән сөлге эленә, һәр сөлгенең кем тарафыннан эшләнүе атала.
Ярышлар элек-электән килгән тәртиптә алып барыла. Башлап ат чабышлары оештырыла. Чабышчылар төп мәйданнан 5—8 километр ераклыктагы старт урынына бергәләп китәләр. Ярышларны оештыручыларның берсе аларны озата бара. Ул биргән сигнал буенча җайдаклар кыр юлыннан финишка омтылалар. Финиш мәйданнан ерак түгел билгеләнә, ә җиңүчеләрне бүләкләү мәйданда уздырыла.
Элек-электән ат чабышлары абруйлы саналган, шуңа күрә аты булган һәр кеше чабышта катнашырга омтылган. Кагыйдә буенча мәйданнан беркем дә бүләксез китми. Иң матур сөлге җиңүчегә булса, калганнарга да өлеш чыгарыла. Кайбер җирләрдә иң ахырдан килгән атка, аны «нәзер аты» буларак билгеләп, әбиләр, хатын-кызлар махсус чигелгән сөлгеләр, яулыклар бәйләгәннәр.
Ат чабышлары белән бергә Сабантуйның төп бәйгесе — көрәш башлана. Башка халыкларның шуңа охшаш көч сынашларыннан татар көрәше көрәшчеләрнең бер-берсенең билләрен сөлге белән урап тотуларына карап аерыла.
Гадәттә көрәшне 5—6 яшьлек ир балалар башлап җибәрә. Аларны үсмерләр, ир урталары алмаштырып, көрәш дәвам итә. Көндәшен җирдән күтәреп, калак сөякләренә сала алган көрәшче җиңүче исәпләнә. Берничә көндәшен еккан көрәшче, батыр исеменә көрәшүче буларак, аерым исемлеккә теркәлә. Берничә җиңгән көрәшче билгеләнгәннән соң, төп җиңүче — быелгы Сабантуй батырын билгеләү өчен көрәш башлана.
Батырга кулдан эшләнгән иң яхшы сөлге һәм традицион бүләк — тәкә бирелә. Аларга өстәп, нинди дә булса кыйммәтле бүләк тапшырыла. Батыр белән көрәшеп җиңелгән соңгы ике көрәшче — батыр асты (икенче җиңүче) һәм өченче батыр буларак билгеләнә. Аларга аерым бүләк бирелә.
Көрәш барышында махсус мәйданчыкларда Сабантуе традицияләреннән килә торган: баганага үрмәләү, капчыклар киеп йөгерү, аркан тартышу, авырлык күтәрү (гер, таш), капчык киеп йөгерү, тауга йөгерү, катыктан тәңкә эзләү, капчык белән сугышу кебек халык бәйгеләрендә сынашлар оештырыла.
Аерым бер урында гармунчы, курай-кубызчылар, скрипка тартучылар арасыннан иң оста уйнаучы бәяләнә. Җырчылар, сүз осталары үзара көч сынаша. Музыкаль әһаңле, бай репертуарлы башкаручылар җиңүче дип бәяләнә.
Сабантуй мәйданы батыр билгеләнгәннән соң тәмамлана. Авыл халкы мәйданга килгән туган-тумачасын, дус-ишен кунак итүне йортларында дәвам итә.
Сабантуйны тәмамлау өлешен яшьләрнең кичке уеннары тотып тора. Сабантуй мәйданы, яки аңа якын болында төн уртасына кадәр яшьләр әйлән-бәйләннәр, җырлы-биюле уеннар уйныйлар.
Шулай итеп, тарихы бик тирәннәргә, әллә-ничә мең елларга җиткән халык бәйрәме — Сабантуй XXI гасырда да татар милләтен таныту, аның рухи бердәмлеген, мәдәниятен, телен саклау чарасы, символы буларак яшәвен дәвам итә. Татарларга хас үзенчәлекләрне башка халыкларга тәкъдир итү чарасы буларак чыгыш ясый һәм Россия Федерациясенең бик күп төбәкләрендә яшәүче төрле этник төркемле татарларның бербөтен мәдәни яссылыкка туплануларында әһәмиятле роль уйный.
Авыл көн-күреше кысаларында барлыкка килгән җир эшкәртүгә бәйле календарь-йола бәйрәменең шәһәрдә яшәүче татарлар өчен дә мөһим мәдәни вакыйгага әйләнүен ассызыкларга кирәк. Ул гына да түгел, Татарстанда яшәүче рус, мари, удмурт, мордва, чуаш һәм башка милләт халыкларының да әлеге бәйрәмгә теләп катнашулары Сабантуйны халыклар арасындагы мәдәни багланышлар урнашуын, рухи кыйммәтләр алышынуын тизләтүче, яңа мөмкинлекләр тудыручы фактор буларак та бәяли.
Бу мөмкинлекләр, әлбәттә, Сабантуйның элек-электәннән демократик рухлы булуы белән тудырыла.
Ул бүген татар яшәгән барлык төбәкләрдә дә уздырыла. Бәйрәмнең бөеклеге, дәрәҗәсе милли үзаңыбызда көннән-көн югары урын ала бара. Аның, өлкә дәрәҗәсендә генә тукталып калмыйча, Рәсәйкүләм дәрәҗәдә уздырыла башлавы шул турыда сөйли. Беренче мәртәбә Федераль Сабантуй 2001 елны, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татар федераль милли-мәдәни автономиясе башлангычы астында, Саратов шәһәрендә узды. Анда 15 регионнан килгән татар милли-мәдәни автономияләренең командалары катнашты. Биш кешедән торган команда составына оешманың җитәкчесе, үз төбәгендә батыр калган көрәшчесе һәм җырчы артистлары керде. Алар Саратов шәһәренең Үзәк ял итү паркында барган бәйгеләрдә үз төбәге данын яклап ярыштылар. Бу олуг бәйрәмгә өлкәнең губернаторы Ф. Д. Аяцков, Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Л. Слизка һәм башка дәрәҗәле кунаклар да бик теләп катнаштылар. Башка милләт вәкилләренең үз милли ашларын пешереп, милли киемнәрен киеп олуг бәйгедә катнашулары бәйрәмебезнең ямен тагы да арттыра төште. Зур бәйге, Саратов өлкәсе Сабантуеның батыры билгеләнгәч, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе тарафыннан Сабантуйның күчмә символы булган бронзадан коелган «Тулпар ат» сынын Самара өлкәсендәге Тольятти шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе рәисенә тапшырылып тәмамланды. Федераль Сабантуйның үзенчәлеге тәгаен шундадыр, аның узу урынын ел саен, эстафета буларак, татар милләте күпләп яшәгән төбәкләргә күчеп йөри. Ул бүгенге көндә милләтебезне Рәсәйкүләм дәрәҗәдә туплаучы, рухын үстерүче чарага әверелеп бара. 2002 елда Тольятти шәһәрендә узган Сабантуй үзенең колачын тагын да җәелдерә төште. Анда 40 меңнән артык халык катнашты. Сабантуй батырына җиңел машина бүләк ителде. Ат чабышлары уздырылды. Һәр елдагыча, мәйдан батыры билгеләнгәч, Федераль Сабантуеның символы булган «Тулпар ат» сыны Тольятти шәһәре автономиясе рәисе тарафыннан Ульян өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисенә тапшырылды. Ул ел дәверендә, 2003 елның Федераль Сабантуен Ульян өлкәсенең Димитровград шәһәрендә уздырганчы, әзерлек эшләренә милләттәшләребезне куандырып һәм өндәп торучы символ булды. Димитровград шәһәрендә узган Сабантуй бәйгесендә көрәш мәйданында төрле регионнардан җыелган 135 көрәшче катнашты. Биредә элек Тольятти шәһәрендә батыр калган Рәшит Низамов яңадан батыр калды. 2004 елда Федераль Сабантуй Марий Эл Республикасының башкаласы Йошкар-Ола шәһәрендә узачак. Ул да милләттәшләребезне Россиянең төрле төбәкләреннән үзенә җыячак, халкыбызны яңа рухи баскычларга этәрәчәк.
Һәрвакытта да ата-бабаларыбыз Сабантуй бәйрәмен буыннардан буыннарга тапшырып, куз карасыдай саклап, милләтебезнең яшәеш факторына әйләндергәннәр. Амин, киләчәктә дә шулай булсын!
Ф. Җәүһәрева,
Ф. Уразаев





Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International