Салих Сәйдәшев турында замандашлары

Чыганаклар:
1. Шакирҗанова, Ә. Б. Татар әдәбиятыннан дәрестән тыш эшләр : укытучылар, сыйныф җитәкчеләре, студентлар өчен методик кулланма.- Казан : РИЦ “Школа”, 2004.- 101 б.
2. Казан утлары.- 2010.- № 12.

Мин Муса Җәлилнең алтмыш еллыгын уздырырга Германия Демократик Республикасына бардым. Күңелдә сәер хис: әгәр, дим, хәзер күзләремне бәйләп, Европа кырларына кертеп җибәрсәләр, Польшаны Шопен моңнары буенча, Германияне Бах органының югарыдан, кешелек дөньясы өстеннән яңгыраган тавышы буенча да барыбер табар идем. Ә үз җиремә, Идел буйларына килеп чыгар өчен миңа Сәйдәш маршының бер генә тапкыр яңгырап китүе дә җитә. Мин ул маршны Бөек Ватан сугышы елларында Калинин фронтының бураннары эченнән ишеттем. Кешене үстерә, күтәрә, яшәтә, омтылдыра торган илаһи рухлы музыка...

Сибгат ХӘКИМ

Салихны көйләр чишмәсе дип атыйсы килә. Ул көйләрне ничек иҗат итим дип газапланмый, ә күңелендәгесен тизрәк ноталарга салу, язып өлгерү мәсьәләсе генә аны борчый төсле тоела иде. Шуңа күрәдер, әсәрен симфоник оркестр өчен эшләгәндә ул еш кына партитураны язмый иде, ә һәр музыка коралы өчен турыдан-туры партияләр яза иде. Аннан соң театрның ноталар китапханәчесе Мөхәммәт Яушев һәм мин әлеге партияләрнең дубликатларын күчереп яза идек. Мөхәммәт Яушев һәм Мөхәммәт Йосыпов икесе дә скрипкачылар иде. Икесе дә Салихның якын ярдәмчеләре, гомерләре буе аның кулъязмаларын—ноталарын күчереп язучылар, аның дуслары иделәр.

Мансур МОЗАФФАРОВ

Салих Сәйдәшев—драма спектакльләрен музыкалаштыру, музыкаль оформление эшләүнең соклангыч осталыгына ия булган композитор. Күренекле драматургларыбыздан Кәрим Тинчурин, Таҗи Гыйззәт бу осталыкны тиз күреп алдылар, нык тойдылар һәм үзләренең байтак сәхнә әсәрләрен композиторның талантын күздә тотып яздылар. Салих Сәйдәшев исә алар белән уртак хезмәттә рухи баеды, үткен карашлы художник булып үсте, шул ук вакытта иҗатташ дусларына да күп нәрсә бирде, аларны музыка дөньясына алып керде.
Салих Сәйдәшевнең тормышка дан җырлаучы музыкасы тирән оптимизм, кешеләрнең олы хисләре һәм мөнәсәбәтләре, кешелек дөньясына мәхәббәт, хезмәткә зур ихтирам белән сугарылган. Сәйдәшнең музыкасы яшәргә чакыра. Киң танылу тапкан композиторның бөеклеге дә шунда.

Нәҗип ҖИҺАНОВ

Салих Сәйдәшев үзе иҗат иткән эпоханы тоя белде, үз халкы психикасының нигезенә үтеп керә алды һәм иң мөһиме—бу халыкның рухи тойгыларын музыка чаралары белән аңлатып бирде. Аның новаторларча кыю рәвештә яңа формалар, яңача яңгырашлы моңнар эзләвенең тамыры алда әйтелгәннәрдән килеп чыга да инде. Татар халкының музыкаль үсеш дәрәҗәсенә нигез салган Салих Сәйдәшев сәнгатенең бетмәс-төкәнмәс әһәмияте дә шуннан килә.
Композиторның мирасын өйрәнеп утырганда, Салихның музыкасындагы чиксез байлыкка хәйран каласың. Нинди иркен һәм киң колачлы ул! Һәм шул ук вакытта тирән моңлы да! Классик җыйнаклык һәм мәгънәвилек өстенә форма белән шулкадәр иркен эш итү осталыгын гына карагыз сез аның! Бернинди артыклык, ясалмалылык юк, технологиясе бәрелеп торган урыннарын да таба алмыйсың.

Александр КЛЮЧАРЕВ

Салих Сәйдәшев - чын мәгънәсендә халыкчан композитор. Аның язганнары яңа чынбарлыктан, бүгенге заманнан аерылгысыз. Салих Сәйдәшев татар музыка сәнгатендә һәрвакыт искиткеч фигура булып калачак. Профессиональ татар музыка сәнгатенә нигез салучы буларак, ул бөтен музыка сәнгатенең дә горурлыгы. Аның иҗат мирасы милли мәдәниятебезнең алтын фондын тәшкил итә.

Гадел Кутуй

Сәйдәш моңнары... Алар синең йөрәгеңә үтеп керә дә иң нечкә хисләреңне уята. Бөтен барлыгыңны биләп ала, дәртләндерә, ашкындыра, уйландыра. Күңелең якты, омтылышлы уйлар белән тула. Сине яшәргә чакыра. Хәтта иң зарлы, иң хәсрәтле, күңелне тетрәткән фаҗигале моңнары да (әйтик, «Сакай маршы») яшәүнең мәгънәсен аңларга ярдәм итә.

Риза Ишморат

Сәйдәшев татар музыкасының үсешен яңа баскычка күтәрде. Аның байтак елларга сузылган үрчемле хезмәте татар совет музыкасының үсешендә тулы бер дәвер булып санала ала.

Муса Җәлил

Салих Сәйдәшев бөтен иҗаты белән татарныкы гына түгел, мин әйтер идем, ул барлык төрки халкының: казах, үзбәк, кыргыз, азәрбайҗанның популяр композиторы.

Заһир Исмәгыйлов,
РСФСРның һәм БАССРның халык артисты.

Салих Сәйдәшев ягымлы көйләр авторы, татарның профессиональ музыкасына нигез салучы буларак күңелгә кереп калган. Әйтергә яраса, мин аны, татар совет музыкасында тулы бер дәвер, дияр идем.

Андрей Эшпай,
РСФСР һәм Мари АССРның
атказанган сәнгать эшлеклесе.

Татар музыка культурасын үстерүдә Салих Сәйдәшев зур өлеш кертте. Аның музыкасы - халыкның җаны, аның җырлары -халыкның характеры. Шуңа күрә Сәйдәшев исеме халыкта популяр һәм олы хөрмәт белән искә алына.

Филипп Лукин,
РСФСРның халык артисты,
Дәүләт премиясе лауреаты

Сәйдәшев музыкасы үзенең эчкерсезлеге, кешелеклеге һәм дөреслеге белән дулкынландыра.
Н.Рахлин

Сәйдәшев - татар халкы өчен генә түгел, казах, кыргыз,уйгур, башкорт, дунган кебек тугандаш халыклар өчен дә бөек композитор.

Әхмәт Жубанов,
казах композиторы

Бар халык йөрәгенә аңлаешлы, гади, ачык һәм гүзәл музыка бирүче җыр чишмәсе ул - Сәйдәшев.

Әсгать Мохтар,
үзбәк язучысы
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International