Татар музыкасы йолдызы (А. Арсланов)

Чыганак: Шамов, С. Салих Сайдашев. Драма жизни / С. Шамов; сост. Л. М. Шаехов.- Казань : Татар. кн. изд-во, 2010.- 255 с.

Сәйдәш - татарның кояшы, таңы,
Сәйдәш - татарның күңеле, җаны...

Ф.Әхмәтов

Концерт залларыбыз сәхнәләрендә, Татарстан радиосы һәм телевидениесе тапшыруларында без җаннарыбызга куәт һәм дәрт, хозурлык бирә торган илаһи музыка - бөек Сәйдәшебезнең тиңдәшсез моңнарын еш ишетәбез. Ул моңнар безнең күңелләрдә ургылып аккан чишмә моңнарын хәтерләтә кебек.

Бу урында минем күренекле язучы һәм тәнкыйтьче Гази Кашшафның С.Сәйдәшев турында язылган истәлекләреннән кечкенә генә бер өзеген китереп үтәсем килә: «Халык салкын чишмә суын поэтик сурәтләп җырларга ярата, чишмәләрне ул үзенең көченә дә, хисенә дә тиңли, мәхәббәт белдергәндә дә, аның ярдәменә килә. Мин С.Сәйдәшев иҗатын шушы чишмәнең матурлыгы, сафлыгы, ягымлылыгы, шифалы булуы белән чагыштырыр идем».

Күренекле композиторыбыз Мансур Мозаффаров та С.Сәйдәшев иҗатын бик хаклы рәвештә «моң чишмәсе» дип атаган. Чыннан да, ул иҗаты белән генә түгел, барлык кешелек сыйфатлары белән дә саф сулы чишмәгә охшаган иде. С.Сәйдәшев моңнарының иҗади нигезе дә халык җырлары чишмәсеннән башлана бит - шуның белән дә ул безнең барыбызга да якын, шуның белән дә кадерле. Халык еш телгә ала торган чишмә, хозур чишмә - композитор иҗатының көчен, халыкчанлыгын чагылдыру өчен нинди матур тиңләү. Чыннан да, аның бөтен музыкасы ургылып аккан чишмәне хәтерләтә бит.

Безнең замандашыбыз, дөнья күләмендә танылган бөек маэстро, дирижер Натан Рахлин С.Сәйдәшев музыкасын чын күңеленнән яратучы музыкант иде. С.Сәйдәшев әсәрләрен зур дәрт белән үзенең оркестрында яңгыраткан бу олуг музыкант бөек композиторыбыз турында бик матур фикерләр дә язып калдырган: «Сәйдәшев халык җырларын җиңел генә эшкәртү юлына басмый. Аның музыкасы халыкчан да, бер үк вакытта үзенчәлекле дә. Аның таланты да шунда: ул эчтәлеге белән татар моңнарына охшаш, әмма үзенә табигать тарафыннан бирелгән сәләт белән якты рухлы үз көйләрен иҗат итә. Сәйдәшевнең патриотик таланты шатлык булып яңгыраучы, татар моңнарын язгы кояш нурларында чагылдыручы образлар тудыра». Бу - мәшһүр композиторыбыз иҗаты турында олуг музыкантның югары бәясе.

Минем Салих ага Сәйдәшев иҗаты белән беренче танышуым кайчан башланды соң? Ул танышу үткән гасырның 40 нчы еллары урталарында Башкортстанның Балтач районында башланды. Район радиоузелы Казан тапшыруларын трансляцияли иде. Менә шул радиоконцертлар таныштырды мине С.Сәйдәшев әсәрләре белән. 1946 елны мин Казанга - Татар дәүләт театр училищесына укырга килдем. Без, студентлар, Татар дәүләт академия театрында барган спектакльләр һәм концертларның күбесен карап бара торган идек. 1947 елда булса кирәк, концертларның берсендә мин яраткан композиторыбыз Салих ага Сәйдәшевнең үзен сәхнәдә күрдем.

Әле студент чагымда ук радиокомитетта диктор булып эшли башладым. Күп композиторларыбызны, җырчыларыбызны шунда күрә торган идем.

Көннәрдән бер көнне миннән радионың музыкаль редакциясе хезмәткәрләре эш буенча Салих Сәйдәшевкә ниндидер кәгазьләр кертеп чыгуымны сорадылар. Ул театрның ишегалдындагы флигельдә яши иде.

Салкын кыш ае, аның фатирыңда ягылмаган. Шунлыктанмы, бүлмә шыксыз булып күренде. Салих ага пижамадан, өстенә пальто ябынган килеш мине каршы алды һәм икенче, ягылган бүлмәгә чакырды. Салих ага белән якыннан беренче танышуым менә шулай булды.

Татар мәдәниятендәге зур шәхеснең гади генә, җитмәсә, ягылмаган фатирда яшәп ятуы мине бик гаҗәпләндергән иде. Яшь кеше буларак, аның ул вакытлардагы матди хәлен дә белеп бетермәгәнмен шул. Соңрак, музыка, гомумән, сәнгать өлкәсендә ул елларда эшләүче кешеләрнең тормышы һәм иҗаты турында язганнарны укыгач, күп нәрсәләргә төшенә башладым. Шундый язмаларның берсе - педагогия фәннәре докторы, профессор Фәридә Сәлитованың композитор иҗатының соңгы еллары турындагы язмасы - күп нәрсәләргә ачыклык кертте. Бөек Ватан сугышы алдыннан Салих ага театрда үзенең бөтен иҗат көчен биреп хезмәт куйган яраткан эшеннән китәргә мәҗбүр була, ниндидер сәбәпләргә сылтап, театр җитәкчелеге берничә кешене штат кыскартуы исемлегенә кертә, шулар арасында С.Сәйдәшев тә була.

Сугыш тәмамлану белән бергә матур өметләр дә терелә. С.Сәйдәшев Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына әйләнеп кайта. Аңа үзе ияләшкән коллективта эшләү һәм даими эш хакы алу мөмкинлеге бирелә.

С.Сәйдәшев театрда янә өч ел эшли. Бу вакытта ул драматург Б.Лавреневның «Диңгезчеләр өчен», Н.Погодинның «Мылтыклы кеше» спектакльләренә музыкаль бизәлеш ясый, оркестр белән дирижерлык итә.

Татар драматурглары пьесаларына музыка язганда композитор үзенең иҗади мөмкинлекләрен, әлбәттә, тагын да тулырак ача. 1948 елның башында Н.Исәнбәт пьесасы буенча куелган «Мулланур Вахитов» спектакленең премьерасы була. Т.Гыйззәтнең «Чын мәхәббәт» пьесасына язылган музыкасының зур уңышына да шаһит булдык без. Композиторның «Әдрән диңгез», «Динар тавы», «Кошчык» дигән җырлары халык арасына - бөтен илгә тарала. «Әдрән диңгез» җыры күренекле эстон җырчысы Георг Отсның репертуарыннан күп еллар буена төшми.

40 нчы еллар ахырында С.Сәйдәшев «Наемщик» музыкаль драмасына көй яза. Шул ук вакытта балетмейстер Г.Таһировның «Гөлнара» балеты либреттосын музыкаль яктан баету өстендә эшли. Ләкин, ни кызганыч, бу балет турында бик аз кеше белә.

1948 елда С.Сәйдәшевнең һәм аның иҗатташы Т.Гыйззәтнең театрдагы эш урыннары кыскартыла. Документлардан күренгәнчә, Т.Гыйззәтнең рольләре, С.Сәйдәшевнең музыкаль спектакльләре аз булу төп сәбәп итеп куела. Шул көннән алып гомеренең ахырына кадәр композитор кабат «ирекле иҗатчы»га әверелергә мәҗбүр, димәк, аның кереме дә шактый кими. Әйтик, бервакыт радиокомитеттан бер ел өчен 44 сум акча алуы һәм шул вакытта: «Бу акчага ничек көн күрмәк кирәк», - дип сызланып әйткәнлеге мәгълүм.

Әлбәттә, ул вакытларда мин бөек шәхесебезнең матди хәлен, аның ниләр кичергәнен бөтен нечкәлекләре белән белеп бетермәгәнмен, шулай да аның ниндидер кыюсызлык һәм уңайсызлык тойган халәте исемдә калган.

«Шул рәвешле, халык арасында гадәттән тыш популяр композиторга культура эшмәкәрләре һәм ул вакыттагы югары даирәләр тарафыннан иң гади игътибар да җитми. Аның исеме үзе исән чагында ук легендага әверелеп, әлеге легенда күләгәсе тере композиторның үзен томалый», - дип яза Ф.Сәлитова.

Ул, әлбәттә, эченнән бик борчылса да, үз иҗаты турында авыр сүзләр ишеткәндә, дәшми. Ә халык, уйдырмаларның берсенә дә карамыйча, үз Сәйдәшен үлеп ярата бирә, концертларына агыла, билетлар җитми. Композитор үзе дирижерлык иткән бу концертлар зур уңыш белән үтәләр.

Менә С.Сәйдәшевнең 50 яшьлеге - юбилее якынлаша. Көннәрдән бер көнне кемдер миңа Салих абый сине үзенә чакыра дигән хәбәр әйтте. Эштән кайтышлый ук композитор фатирына ашыктым. Ул мине түргә чакырды, хәлләремне сорашкач, ни өчен чакыруын әйтте:

- Тиздән минем юбилей тантанасы җитә, шул кичәнең концерт өлешен син алып барсаң, яхшы булыр иде, бәгырь, - диде.

Мин аптырап калдым. Аның мине үз кичәсенә чакыруы шатлыклы хәл, шулай да олы сәхнәгә беренче чыгу, шуңа куркыта.

Барлык икеләнү, куркуларыма карамастан, ул мине барыбер күндерде.

Салих Сәйдәшевнең 50 яшьлегенә багышланган олуг юбилей кичәсе Академия театры бинасында (хәзерге К.Тинчурин театры) 1951 елның 10 гыйнварында булды. Бу тантана мәдәниятебезнең олы бәйрәменә әверелде. Анда язучылар, композиторлар, артистлар, рәссамнар, шәһәребезнең күп предприятиеләре вәкилләре катнашты. Кичәнең концерт өлеше бик зур зәвык белән төзелгән иде. Сәйдәшнең музыкаль җәүһәрләре булган җырларын, арияләрен халкыбызның яраткан җырчылары - опера солистлары М.Рахманкулова, Ф.Насретдинов, Ш.Котдусова, У.Әлмиев, Х.Зәбирова, В.Шәрипова, инструменталь әсәрләрен ул елларда концертларда үзенең скрипкасы белән актив катнашучы композитор З.Хәбибуллин зур күтәренкелек белән башкарган иде. Опера театры оркестры Җ.Садриҗиһанов дирижерлыгында композитор әсәрләрен зур уңыш белән башкарды.

Кичә тәмамлангач, Салих абый артистларның барысына да тирән рәхмәтен әйтте, аның миңа да, аркамнан сөеп, җылы сүзләр әйткәне бүгенгедәй хәтеремдә саклана.
Бу олуг иҗат кичәсен искә алганда, мин аның белән бәйле булган, үзем өчен күңелсезрәк килеп чыккан вакыйганы да хәтергә төшерәм. Миңа, яшь актерга, халкыбыз мәхәббәтен казанган күренекле артистлар белән беренче мәртәбә очрашу, концерт өлешен күтәренке рухта алып бару үзе бер имтихан кебек булса, сәхнә артында кирәк чакта киңәшеп алырдай бер кеше дә булмавы эчне пошырды. Нәкъ шул вакытта безнең ике фронтовик-шагыйребез -Мөхәммәт ага Садри һәм Мәхмүт Хөсәен - минем янга килделәр, алар юбилярга багышланган шигырьләрен уку өчен сәхнәгә чыгаруымны сорадылар, ә программага алар кертелмәгән. «Залда обкомның культура бүлеге мөдире Х.Рәхмәтуллин утыра, аңардан рөхсәт сорагыз», - дим. Болар киттеләр, бераздан: «Ул рөхсәт бирде», - дип килделәр. Мин ике шагыйрьне сәхнәгә чыгардым. Алар С.Сәйдәшевкә бүләк йөзеннән матур әсәрләр язганнар, әмма залда утырган түрәләргә программада булмаган кешеләрнең килеп чыгуы ошап бетмәгән, ахры. Залдан «Кем чыгарды аларны?» дигән тавыш ишетелде. Баксаң, шагыйрьләр мине алдаган булып чыкты, алар беркемнән дә рөхсәт алмаганнар. Димәк, мин үз белдегем белән аларны сәхнәгә чыгарганмын.

Икенче көнне үк мине обкомга чакырганнар, ләкин никтер таба гына алмаганнар. Бер-ике көннән сәнгать эшләре буенча идарәдән бер иптәш, килеп, мине түрәләрнең боерыгы белән таныштырды. Шагыйрьләрне чыгаруда мин гаепле булып калганмын. Җәза рәвешендә мине ике ай дәвамында сәхнәгә чыгармаска дигән фәрман бирелгән. Әлбәттә, бу нахакка гаепләнү миңа бик авыр тоелды, кәефем китте.

Әмма бу «өй аресты» озакка бармады. Берничә көннән партиянең шәһәр комитетыннан шылтыраталар. (В.Качалов исемендәге театрда әлеге комитетның кайбер җыелышларыннан соң мин концертлар алып бара идем.) «Сиңа иртәгә концерт алып барырга кирәк», - диләр болар. «Миңа концертларда чыгу рөхсәт ителми, «өй аресты» бирделәр», - дидем дә булган хәлләрне сөйләдем. Бераздан болар яңадан, шылтыратып: «Арест алынды, концертка әзерлән», - диделәр. Шулай итеп, берничә көн үтүгә, мин «азат» кеше идем, шәһәр комитеты концертына киттем.

М.Садри белән М.Хөсәен минем янга килеп үзләренең «авантюралары» өчен гафу үтенделәр. «Шулай эшләмәсәк, Сәйдәшкә юбилей белән котлау сүзләрен әйтә алмас идек бит», - дигәч, мин елмаеп кына: «Мәхмүт, син беркайчан да югалып кала торган кеше түгел, чын фронтовикларча хәрәкәт иттең бу юлы да», - дидем. Өчебез дә көлешеп алдык.

Шагыйрьләр белән булган хәлләр Салих абыйга барып ишетелгәч, ул да борчылган. Театрда очрашкач: «Нигә шулай эшләделәр әле шагыйрь дусларым, сине дә авыр хәлгә калдырдылар», -диде. Мин: «Борчылмагыз, Салих абый, шулай эшләмәгән булсалар, Сезне юбилеегыз белән котлый алмаган булырлар иде алар», - дидем. Салих ага кешеләргә карата бик мәрхәмәтле иде. «Зинһар, син аларны гафу ит инде», - дип куйды.

Ул елларда Салих ага белән республика районнарында, Казан мәктәпләрендә, институтларында очрашулар оештырыла иде. Шуларның берсе Алабуга педагогия институтында зурлап үткәрелгәнен газеталардан укып белдек. Казанның ике мәктәбендә, Салих абыйның соравы буенча, үземнең дә катнашканым хәтердә калган.
Юбилей үткән елның язында В.Качалов исемендәге театрда С.Сәйдәшев әсәрләрен симфоник оркестр һәм җырчылар башкаруында үткән берничә концертны алып баруым да исемдә, оркестр белән композитор үзе дирижерлык иткән иде. Менә шул концертларның берсендә кечкенә генә маҗара да булып алды.

...Салих Сәйдәшев музыкасын яратучылар белән театр бинасы шыгрым тулы. Концертны башлар вакыт җитеп килә. Салих ага янына кереп, концертны башларга ярыймы, дип сорадым. Салих ага шунда әйберләрен барлагандай карап куйды да: «Тукта, ә минем дирижер таякчыгым кая соң?» - диде. Бүлмәдә булганнар барыбыз да бераз аптырап калдык. Салих ага: «Бүген концертка ашыгып җыенган идем, ахры, өйдә онытып калдырганмындыр...» - дип, инде нишләргә соң дигәндәй, бүлмәдәгеләргә карап куйды.

Вакыт үтә торды, тамашачылар, концертны башлауны сорап, кул чабарга тотындылар. Без барыбыз да дирижер таякчыгына охшаган берәр нәрсә юкмы дип пыр тузабыз.
Шул вакыт сәхнә артына Салих аганың дусты дирижер Ильяс Әүхәдиев йөгереп керде:

- Салих, нәрсә булды? Тамашачының тизрәк сине күрәсе килә, нигә концертны башламыйсыз? — диде.

Хәлне аңлап алгач, үзе дә Салих агага тизрәк ярдәм итәргә ашыкты, театрның төрле бүлмәләрен йөгереп үтеп, ниндидер бер таякчык табып алып килде. Ни дисәң дә, дирижер кеше бит, аның күзе кирәк әйберне тизрәк күреп алган.

Ниһаять, мин, пәрдә алдына чыгып, «техник сәбәпләр аркасында» бераз тоткарлану өчен гафу үтенеп, концертны башлап җибәрдем. Әкрен генә пәрдә ачылды, тамашачылар шау-гөр килеп кул чаптылар, сәхнәдәге оркестр артистлары, аягүрә басып, сәхнәгә чыгып килүче маэстроны каршыладылар.

Менә дирижер кулындагы таякчыгын күтәрде, берничә мизгелдән залга Сәйдәшевнең сокландыргыч музыкасы агыла башлады...

Иҗат гомеремдә бөек Сәйдәшебез көйләрен башкарган күп артистларны тыңлаганым булды, күп дирижерларның осталыгына сокландым, әмма ләкин бу гүзәл музыканы тыңлаганда, ни өчендер дирижер пульты артында Сәйдәш үзе басып торган кебек тоела иде. Без театрда аның дирижерлыгында күп спектакльләр карадык, шуңа күрәме хәтеребездә маэстроның образы һаман да ачык саклана.

90нчы еллар башында Сәйдәш һәйкәленә конкурс вакытында без, күренекле сынчыбыз Рада Нигъмәтуллинаның композиторны дирижер сыйфатында оста ясаган эшен күреп, ниһаять, Сәйдәшебезгә гүзәл һәйкәл проекты барлыкка килде дип бик куанган идек. Әмма аны Мәскәү сынчылары кабул итмәде, алар үз эшләрен үткәрмәкче булганнар, күрәсең. Ләкин ул барып чыкмады, халык Мәскәү сынчыларының эшләрен кабул итмәде.

Шөкер, 2005 елда, ниһаять, бөек Сәйдәшкә күптән көтелгән һәйкәл куелды. Аның авторы - милләттәшебез М.Гасыймов. Әмма ул һәйкәл, минем карашымча, яхшы башкарылган булса да, Сәйдәшнең кеше буларак эчке халәтен, хиссиятен ачып бетермәгән кебек, һәйкәл яныннан үткән саен, мин әзгә генә булса да тукталып торам, тере Салих аганы - Р.Нигъмәтуллина ясаган, кулларын киң итеп җәеп дирижерлык итүче Сәйдәшне күргәндәй булам.

Р.Нигъмәтуллина проектын ул вакытта күргән кайбер кешеләр -алар арасында могътәбәр композиторларыбыз да бар иде - ни өчен Сәйдәшне дирижер итеп күрсәтергә, ул бит композитор дигән фикерләрен белдергәннәр иде. Ә бит без аны күп очракта композитор, дирижер, олуг музыкант булган дип укып өйрәнәбез. Аның дирижер буларак төшерелгән күп фотолары һәм рәссамнарыбызның рәсемнәре дә бар.

Бу урында маэстроның якын дусты дирижер һәм халык артисты Ильяс Әүхәдиевнең сүзләрен китереп үтәсе килә: «Музыка өлкәсендә генә түгел, һәрьяклап сәләтле, гадәттән тыш талантлы дирижер Сәйдәшев уйнала торган әсәрнең характерын, эчтәлеген бик тиз үзләштерә, формасын искиткеч нечкә сиземли, оркестрны үзенә җәлеп итеп бетерә торган иде. Оркестрантлар да аны яраталар, музыкант буларак ихтирам итәләр; оркестрның җиңел, саф, килешле яңгырашына, музыкантларның уен осталыгына ул катлаулы дирижерлык алымнарын кулланып, кат-кат репетицияләр ясау нәтиҗәсендә түгел, ә үзенең музыкага бирелгәнлеге, музыкаль сизгерлеге аркасында иреште».

Күренекле дирижерның шундый сүзләреннән соң Сәйдәшев дирижермы, түгелме дип шикләнергә урын каламы соң? Заманында аның үз әсәрләрен башкару белән генә чикләнмичә, Көнбатыш Европа, рус композиторлары, бигрәк тә Л.Бетховен, М.Мусоргский, М.Ипполитов-Иванов әсәрләренә дирижерлык иткәне турында да язылган бит.
Шулай ук ул дирижер гына түгел, ә оста пианист та була. «Аның матур, йомшак аһәңнәрдән торган, төрле нәфис нюансларга бай уены аерылып тора иде: бармаклары астында фортепиано җырлый иде», -дип искә алалар музыкантлар. Шушылардан чыгып, бөек Сәйдәшебезнең мәшһүр композитор, оста дирижер һәм музыкант булганлыгы ачык күренә булса кирәк.

Без, Салих аганы яхшы белгән, аның белән аралашып яшәгән кешеләр, аны һәрвакыт сагынып яшибез. Тормышта Салих абый бик гади, үтә дә ягымлы, чын зыялы кеше иде. Ул безнең күңелләрдә шаян табигатьле, үткен сүзле, кешеләрнең хәленә керә белгән, һәркемгә җылы сүз таба белүче олы җанлы, мәрхәмәтле зат булып яши. Аның кешеләргә: «Нихәл, бәгырь», - дип эндәшүен без, аның замандашлары, әле һаман да сагынып искә алабыз.

Салих абыйның безгә, яшь актерларга да, игътибарлы һәм кечелекле булуын чагылдырган тагын бер очрашу хәтердә. 1952 елның 1 декабре. Минем М.Горький урамыннан шатланып, очардай булып радиога китеп барышым. Театр капкасыннан Салих абый белән аның хатыны Асия ханым чыгып киләләр (алар шулай кичкә таба һава сулап кайтырга яраталар иде).

- Нәрсә, бәгырь, бик шатлыклы кыяфәт белән атлыйсың, радиога эшкә барышыңмы? - дип сорады Салих абый.
- Бүген безнең кызыбыз туды, Салих ага, алар яныннан - роддомнан килешем, — дим.
- Гаиләгездә бик шатлыклы көн икән, чын күңелебездән котлыйбыз, Мәрьямгә котлавыбызны тапшыр. Әле бәбинең аягын да юарбыз, - диде Салих ага, хәйләкәр елмаеп.
- Әгәр вакытыгыз булса, мин сезне берәр бокал шампан шәрабенә кафега чакырырга батырчылык итәм, - дим.

Алар бер-берсе белән карашып алдылар, ризалык биргәндәй, башларын селкетеп куйдылар. Без каршыдагы Кекин йортында урнашкан кафега кердек.
Шампан шәрабе белән бокалларны күтәргәч, Салих ага сүз башлады:

- Кечкенә кызыгыз Гөлнарга һәм әнисенә нык сәламәтлек телибез, гаиләгезнең бәхете өчен күтәрик бу бокалларны. Мәрьямгә әйтерсең, Гөлнарның тәпиен шушы бокалга төшереп юдык, бәхете булсын нәнинең!

Салих аганың бу котлавын мин гаиләбез өчен бәхетле көннәрнең берсе буларак исемдә калдырдым. Менә шундый: кешеләргә карата ягымлы һәм мәрхәмәтле кеше иде ул Салих агабыз!

Салих Сәйдәшев тирән мәгънәле, гүзәл яңгырашлы, тыңлаган саен тыңларга омтылыш уята торган әсәрләр иҗат итте. Сәйдәшев өчен яраткан халкының фикерләре дә, хисләре дә музыка булып әверелде, халкы турында ул гомере буе җырлады. Татар халкы, ул кайда гына яшәмәсен, мондый затлы улы, композитор, дирижер, музыкант Салих Җамалетдин улы Сәйдәшев белән хаклы рәвештә горурлана. Ул - Татарстанның музыка офыгын яктыртучы йолдыз.

Композиторның татар музыка сәнгатенең чишмә башында торучы олуг шәхес икәнен раслап, композиторларыбыз С.Сәйдәшев турында үз фикерләрен язып калдырдылар: «Салих Сәйдәшев - татар халкының иң сөекле композиторы, турылыклы улы. Халыкның рухи байлыгын үстерүгә үзеннән зур өлеш кертте. Аның музыкаль әсәрләре картаймыйлар һәм искермиләр. Алар бүген дә безнең белән бергә яшиләр. Халыкка эштә, ялда юлдаш булып баралар. Аның шатлыгын да, кайгысын да уртаклашалар. Салих Сәйдәшевнең шат күңелле, күтәренке рухтагы музыкасы безнең чынбарлыгыбызның бөеклеген чагылдыра».

... Салих ага Сәйдәшевнең тормышында булган соңгы - 50 яшьлек юбилееннан соң 60 ел вакыт узып киткән. Ләкин үзе бу якты дөньядан киткәннән соң да, бөек композиторыбызны искә алу тантаналары, юбилей кичәләре уздырыла тора. Мин аның истәлегенә багышлап 70, 80, 90 еллыгында уздырылган юбилей кичәләрендә катнашуым белән үземне бәхетле саныйм.

Композиторның 90 еллыгына багышланган юбилее аеруча киң билгеләп үтелде. Татарстан шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә, илебезнең төрле өлкәләрендә аңа багышланган кичәләр үткәрелде. Мәскәүнең «Россия» үзәк концерт залында республикабызның сәнгать осталары катнашында театральләштерелгән зур концерт булды, ул кичә татар музыка сәнгатенең зур бәйрәме буларак кабул ителде. Казан театрларында композитор музыкасына куелган спектакльләр уйналды, аның көйләре белән бара торган спектакльләр декадасы үткәрелде. Казан телевидение студиясе композитор турында тулы метражлы документаль фильм төшерде, Татарстан радиосы С.Сәйдәшевкә багышланган тапшырулар циклын эфирга чыгарды. Шәхсән мин үзем эстрада сәхнәсендә һәм радиода барган күп концерт программаларында катнашуым, бөек Сәйдәшебезгә багышланган әсәрләрне яңгыратуым белән үземне бәхетле саныйм. Шулар арасында шагыйрь Р.Фәйзуллинның «Сәйдәш» поэмасын, «Без кабызган утлар» исемле радиокомпозицияне, шагыйрьләребезнең композиторга багышлап язган күпсанлы әсәрләреннән һәм композиторның җырлары һәм арияләреннән төзелгән зур концерт программасын, режиссер Г.Хөсәенов тарафыннан уңышлы куелган «Сәйдәш» исемле радиоспектакльне һ.б. тапшыруларны күрсәтеп китәсе килә.
Салих Сәйдәшевнең тууына 100 ел тулуга багышланган тантаналы зур кичә 2000 елның декабрендә композитор исемен йөртүче Зур концерт залында үткәрелде, бик күп артистлар, музыкантлар, җәмәгать эшлеклеләре катнашкан кичә зур уңыш белән үткән иде. Мин бу кичәдә композитор турында истәлекләр һәм шагыйрь И.Юзеев әсәрләрен уку белән катнашкан идем. Композиторга һәйкәл кую бик озакка сузылганлыктан, Илдар үзенең «Сәйдәш урамында уйлану» исемле шигырен, минем сорау буенча бераз үзгәртеп, «шәһәр аталары»на бераз кинаяле итебрәк үзгәрткән иде. Хәтеремдә, ул әсәр шундый строфа белән тәмамланды :

Уйланабыз: моңнар даһиена
Кайда, нинди һәйкәл кую турында...
Ерактагы чорлар үрендә ул,
Һәммәбезгә якын урында ул –
Халкыбызның йөрәк түрендә!

Әлбәттә, Сәйдәшкә һәйкәл куелуны дистәләгән еллар көткән тамашачылар шагыйрьнең бу юлларын бик хуплап каршылыйлар иде.

Ниһаять, менә берничә ел инде шәһәребез кешеләре һәм Казанга килгән кунаклар Г.Камал театрына карап торган композитор һәйкәленә сокланып үтәләр. XXI гасыр башында бөек Сәйдәшебезгә барып баш ия торган тагын бер урын пәйда булды, ул - Идел буенда урнашкан Кызыл Байрак авылында төзелгән мемориал комплекс. Аны ачуда башлап йөрүчеләр - Г.Камал театры җитәкчелеге, аерып әйткәндә, театрның директоры милләтпәрвәр ил агасы булган Шамил Зиннур улы Закиров булды. Кызыл Байрактагы Сәйдәш аланына һәр елның август аенда үткәрелә торган музыка бәйрәменә җыелучылар Шамил Зиннур улына олы рәхмәтләрен әйтәләр.

2008 елның август аенда Кызыл Байракта Сәйдәшне олылап искә алу сигезенче тапкыр үткәрелде, шул бәйрәмнәрнең өчесендә миңа да катнашу насыйп булды. Анда беренче баруым 2002 елда булды. Бәйрәмнән кайткач, мин үземнең көндәлегемдә анда алган тәэссоратымны язганмын. Бүгенге язмамда шул көндәлектә язылган кайбер юлларны искә төшереп үтәсем килде.

...17 август көнне теплоход безне Кызыл Байракка алып китте. Ул зур бер сәнгать оешмасын хәтерләтә. Сәяхәткә чыгучыларның күпчелеген Г.Камал театры артистлары тәшкил итә. Биредә шулай ук опера һәм филармония җырчылары, музыкантлар, шагыйрьләр, рәссамнар һәм композиторлар да бар. Юл озын гына, юлчылар төрле төркемнәргә бүленеп гәп коралар, бераздан җырчыларыбыз башкаруында Сәйдәш моңнары да ишетелә башлады. Телевидение режиссерлары һәм операторлары, төркемнәрнең берсеннән икенчесенә күчеп, Сәйдәшев турында булачак телевизион очерк өчен кадрлар эшләү белән мәш киләләр. Сәяхәтчеләр арасында Сәйдәшнең үзен күргән, аның белән аралашкан кешеләр күп түгел. Яшьләр бездән Сәйдәш белән очрашулар турында сорашалар, ә без бөек композиторыбыз турында аеруча җылылык һәм сагыну хисләре белән сөйлибез. Сүз белән юл да кыскара, диләр бит.

Ниһаять, Кызыл Байракка да килеп җиткәнбез. Биредә Иделнең яры бик биек. Текә баскычлар буйлап югары күтәреләбез. Күз алдыбызда үзенең озын манаралары белән балкып торучы матур мәчет пәйда була. Ул манаралар Идел буйлап барганда бик ерактан күренеп торалар. Мәчеттән ерак түгел генә бик матур итеп сәхнә түшәлгән.

Сәхнәгә терәлеп үк дигәндәй бөек Сәйдәшебезгә багышлап куелган таш ансамбль тора. Шунда ук Салих аганың барыбызга да яхшы билгеле булган елмаеп торган зур рәсеме урын алган.

Салих аганың туганнары аңлатканча, шушы ташлар куелган урында Сәйдәшев күп еллар дәвамында Кызыл Байракка ял итәргә килгәндә туктала торган йорт булган.
Бәйрәм башланыр алдыннан ук аланга халык күп җыелган иде, кешеләр бер-берсен бәйрәм белән котлыйлар, һәр җирдә бәйрәм хозурлыгы...

Сәхнәдән унбиш адымнар атласаң, киң җәелгән Иделнең биек яры башында торуыңны, алдыңда диңгез суы кебек Идел җәйрәп ятуын, аста матур булып дебаркадер күренеп торуын, Идел өстендә мәгърур басып торган Ходай йортын күреп, бу гүзәл манзарага хәйран калып, ниндидер горурлык хисе кичерәсең. Салих ага табигатьнең гүзәл бер җирендә хозурланып ял иткән, бу искиткеч матур урыннар композиторны иҗат эзләнүләренә рухландырганнардыр дигән уйлар килә башка...

Бәйрәм бик матур үтте, дүрт сәгатькә якын киң Идел буйларын Салих Сәйдәшевнең гүзәл әсәрләре, җырлары яңгыратып торды. Академия театры артистларын җырчылар, халык уен кораллары ансамбле, сәнгатьле сүз осталары, музыкантлар, җыр һәм бию ансамбле һ.б.лар алыштырып торды.

Тамашачылар быелгы Сәйдәш бәйрәменнән бик канәгать булып таралдылар. Аларның бөек композиторларыбызны шулкадәр якын итүләрен күреп, колагымда һаман мин биредә сәхнәдән укыган И.Юзеев әсәреннән бер строфа яңгырап торгандай булды:

Сәйдәш яңа чорыбызның
Моңын һәм көен тапты.
Театрны тамашачы
Җанына якынайтты.

Бәйрәмдә катнашкан радио һәм телевидение журналистлары миңа да: «Сезнең өчен С.Сәйдәшев кем ул?» - дигәнрәк сораулар бирделәр. Минем җавапларым болайрак булды сыман: «Минем өчен Салих Сәйдәшев - татар профессиональ музыкасына нигез салган композиторыбыз. Сәйдәш ул - үлемсез «Совет Армиясе маршы» авторы, халык мәхәббәтен казанган «Наемщик», «Зәңгәр шәл», «Кандыр буе», «Сүнгән йолдызлар» һ.б. сәхнә әсәрләренә язылган музыкалар авторы, халкыбыз яратып тыңлый торган гүзәл җырлар иҗат иткән моң дәрьясы. Салих ага Сәйдәшев - гүзәл кешелек сыйфатларына ия булган олуг шәхес ул!» Журналистлар минем җаваплардан канәгать калдылар сыман...

Салих Җамалетдин улы Сәйдәшев 1900 елның 3 декабрендә Казан шәһәрендә, Зур мещан урамындагы (хәзер Нариманов урамы) 101 нче йортта дөньяга килә. Шушы датаны хәзер без татар халкының бөек композиторы Салих Сәйдәшевне искә алу көне дип атыйбыз. Гадәттә, бу көнне республикабызның музыкаль җәмәгатьчелеге С.Сәйдәшевнең музей-фатирында композиторга багышланган искә алу кичәләре, концертлар белән билгеләп үтәләр. 2008 елның ноябрь ахырында да музейда Сәйдәшев укулары булып үтте.

Салих ага декабрьнең 3 ендә туган, ә 1954 елның 16 декабрендә бакый дөньяга күчкән.

Халык арасында хәзер декабрь ае С.Сәйдәшев ае дип хаклы рәвештә атала. Татар музыка мәдәниятенә кабатланмас олуг зат булып кергән үзенең Сәйдәшен халык олылый һәм ярата.

Театрларыбызда аның музыкасы белән бара торган спектакльләр, концерт залларында аның әсәрләреннән төзелгән махсус концерт программалары, радио һәм телевидение тапшырулары, С.Сәйдәшев исемендәге җырчылар конкурсы, Кызыл Байракта һәр елны үткәрелә торган музыка бәйрәмнәре моның ачык дәлиле булып тора.
Халкыбыз яшәгәндә, Салих Сәйдәшев әсәрләре дә мәңге яшәр!

Айрат Арсланов,
Россиянең һәм Татарстанның халык
артисты, Татарстан Республикасының
Г.Тукай исемендәге Дәуләт бүләге лауреаты
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International