Афзал Шамов. Биобиблиографик белешмәлек

Чыганак: https://tatarica.org/ru/razdely/kultura/literatura/personalii/shamov-afzal-afzaletdin-shigabutdinovich

 ХХ йөз совет чоры татар язучыларының олы буыны вәкиле, күренекле прозаик, публицист, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе Афзал Шамовның (Афзалетдин Шиһабетдин улы Шамов  (1901-1990)) тууына 2025 нче елда 124 ел тулды. Әлеге күренекле датаны истә тотып һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан Татарстан Республикасы Милли китпаханәсе сайтында «ТР күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре» сериясеннән Афзал Шамовка багышланган яңа электрон белешмәлек төзелде.

А. Шамов - татар әдәбиятында, иң беренче чиратта, оригиналь проза әсәрләре - хикәяләр һәм повестьлар авторы буларак танылган язучы. Аның егерменче еллар татар авылы тормышына багышланган «Рәүфә» (1926), Гражданнар сугышы вакыйгаларына бәйле «Днепр буенда» (1927), «Бер мәхәббәт турында» (1933), тыныч тормыш шартларында гаилә кору һәм башка әхлакый мәсьәләләрне яктырткан «Ана» (1933), «Госпитальдә» (1938), «Туйда» (1938) кебек повесть һәм хикәяләре XX йөз татар әдәбиятының сәнгатьчә югары дәрәҗәдә эшләнгән матур үрнәкләре булып саналалар. Язучының Ватан сугышы чорында һәм сугыштан соң иҗат иткән хикәя һәм повестьлары да, зур-зур документаль очерк китаплары һәм күпсанлы публицистик мәкаләләре дә заманны чагылдыруда әһәмиятле әдәби елъязма хезмәтен үтиләр.

А. Шамов – озак еллар күптөрле җәмәгать эшләре алып барган язучы. Ул шулай ук әдәби тәрҗемә остасы да. Аның тәрҗемәсендә татар укучылары дөнья, рус классикасының, совет чоры рус язучыларының бик күп әсәрләре белән танышалар. Алар арасында Ф. Гладковның «Цемент» (1928), «Энергия» (1934) романнары, немец язучысы Э. М. Ремаркның «На западном фронте без перемен» («Көнбатыш фронтта үзгәреш юк», 1930) романы, А. Пушкинның «Капитанская дочка» («Капитан кызы», 1936), Н. Островскийның «Как закалялась сталь» («Корыч ничек чыныкты», 1936) һәм «Рожденные бурей» («Давылда туганнар», 1938), Ж. Вернның «Дети капитана Гранта» («Капитан Грант балалары», 1938), Н. Гогольнең «Старосветские помещики» («Борынгы алпавытлар», 1939), «Сорочинская ярмарка» («Сорочин ярмаркасы», 1939), А. Фадеевның  «Разгром» («Тар-мар», 1939) әсәрләре, Л. Толстойның «Воскресение» («Яңадан туу», 1950) романы белән «Хаҗи Морат» повесте (1953) һ. б.

Бөек Ватан сугышы еллары Афзал Шамовның тәрҗемәи хәлендә аерым урын алып тора. Бөек Ватан сугышының канкойгыч вакыйгаларын, совет сугышчыларының батырлыкларын, кичкән михнәтләрен фронтта хәрби корреспондентлар яктырткан. Шуларның берсе - Татарстан егете, күренекле язучы Афзал Шамов. Ул - өч сугыш ветераны, өчесенә дә үзе теләп киткән. Гражданнар сугышы, Бөек Ватан сугышы һәм совет-япон сугышын кичкән. 

1943 елның февраль башында Афзал Шамов үзе теләп фронтка китә. Калинин һәм беренче Балтыйк буе фронтында «Алга, дошман өстенә!» татар газетасында хәрби корреспондент була. Бик күп репортажлар, фронт зарисовкалары, очерклар, мәкаләләр, фельетоннар шушы газетада чыга. Афзал Шамов 1944 елның 30 июнендә Белоруссиядә тарихта билгеле булган «Багратион» операциясе вакытында җиде немецны әсирлеккә алган. Аның бу хактагы документы Милли музейда, ә фотокүчермәсе Ватан сугышы музеенда саклана. Фронт газетасында Афзал Шамовның 600дән артык язмасы чыккан.

Гомеренең соңгы елларында А. Шамов истәлекләр, мемуар характерындагы документаль әсәрләр язу белән шөгыльләнә («Чын хикәяләр», 1986; «Соры мәче», 1990; «Картлар» («Гомерем таңында» исемле автобиографик повесть, 1999) һ. б.

Ватан сугышы чорындагы батырлыклары һәм әдәби иҗат өлкәсендәге фидакарь хезмәтләре өчен А. Шамов Кызыл Йолдыз (1944), Хезмәт Кызыл Байрагы (1957), Октябрь Революциясе (1971) орденнары һәм бик күп медальләр белән бүләкләнә.

Ул 1990 елның 19 гыйнварында Казанда вафат була.

Тәкъдим ителә торган биобиблоиграфик белешмәлектә А. Шамовның тәрҗемәи хәле, тормышы һәм иҗаты турындагы материаллар, истәлекләр, фотоархив, методик материаллар тупланды. Күренекле каләм иясенең исемен мәңгеләштерү максатыннан башкарылган  эшләр, музее, аның белән бәйле истәлекле урыннар турындагы материаллар белән дә танышып була. «Библиография» бүлегендә ТР Милли китапханәсе фондларындагы А. Шамов әсәрләре,  аның турындагы мәгълүмат чыганаклары исемлеге урын алды. Белешмәлек татар һәм рус телләрендә төзелде.

Тәрҗемәи хәле

Фотоархив

Әсәрләре

Тормышы һәм иҗаты турында

Истәлекләр

Хатлар

Афзал Шамов исемен мәңгеләштерү

Презентацияләр, методик материаллар

Библиография

 

 

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 2025 елның 4 декабре, 15:03

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International