Татарстан Республикасының Дәүләт гимны

Чыганак: Ренат Харис. Татарстан символлары.- Казан, «Мәгариф», 2005.- 63 б. Татар, рус, инглиз телләрендә

Татарстан Республикасы Югары Советы тарафыннан 1993 елның 14 июлендә кабул ителгән гимн композитор Рөстәм Яхин музыкасына нигезләнеп язылган. Анын симфоник оркестр өчен инструментовкасын Казан консерваториясе профессоры Рубин Абдуллин эшләде. Күпмилләтле, күпконфессияле, дәүләт телләре итеп бертигез татар һәм рус телләре кабул ителгән Татарстанның музыкаль символынын сүзләре юк. Бу алдан ук шулай уйланылган.

Гимн 74 секунд яңгырый.

Соңгы яңарту: 18 март 2015, 10:15

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International