Татарстан Республикасының дәүләт символлары

Чыганак: http://tatarstan.ru/tat/about/symbols.htm

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт флагыннан һәм Дәүләт гербыннан файдалану, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт гимнын башкару кагыйдәләре «Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында» Закон белән җайга салына.

Татарстан Республикасының Дәүләт флагы


Татарстан Республикасы Югары Советының 1991 елның 29 ноябрендәге (№1314-XII) карары белән расланды.
Татарстан флагының авторы Татарстан Республикасының халык рәссамы һәм Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясенең лауреаты Тавиль Гиният улы Хаҗиәхмәтов.
Татарстан Республикасының Дәүләт флагы яшел, ак һәм кызыл төстәге аркылы буйлардан торган туры почмаклы тукымадан гыйбарәт. Ак буй флаг киңлегенең 1/15 өлешен тәшкил итә һәм тигез киңлектәге яшел һәм кызыл төстәге буйлар уртасында урнашкан. Яшел буй - өстә. Флагның киңлеге озынлыгына карата 1:2 нисбәтендә.
Татарстан Республикасы Дәүләт флагының яшел төсе - язның яшеллеген, агы - чисталыкны, кызылы - энергияне, көчне, тормышны аңлата.

Татарстан Республикасы Дәүләт гербы



Татарстан Республикасы Югары Советының 1992 елның 7 февралендәге (№1415-XII) карары белән расланды.
Татарстан Республикасы Дәүләт гербының авторлары – филология фәннәре докторы Назым Габдрахман улы Ханзафаров (идеясе) һәм рәссам-монументалист, Татарстан Рәссамнәр берлеге әгъзасы Риф Заһри улы Фәхретдинов (башкаручы).
Татарстан Республикасының Дәүләт гербы кояш җирлегендә алгы уң аягын бераз күтәргән, янтавында түгәрәк калкан булган канатлы барс сүрәтеннән гыйбарәт. Кояш түгәрәге татар милли бизәге төшерелгән, аскы өлешенә "Татарстан" дип язылган кайма белән уратып алынган. Канатлар җиде каурыйдан, калкандагы розетка сигез таҗ яфракчысыннан тора.
Татарстан Республикасының гербы Татарстан флагының төсләре белән ясалган, һәм ул түгәрәк формалы.
Гербның үзәк образы - канатлы барс - элекеге заманда уңыш, балаларны саклаучы тәңре булган. Татарстан Республикасы гербындагы Ак барс - республиканың һәм анда яшәүче халыкның саклаучысы.
Ак барс кызыл кояш җирлегендә урнашкан. Кояш; элекеге заманда күп халыкларның баш тәңреләре булган. Татарстан гербындагы кызыл кояш хәерле күренеш, уңыш, бәхет, яшәешне аңлата.
Ак барсның сул ягындагы түгәрәк калкан Татарстан Республикасы гражданнарының икътисади, хокуки яктан саклану астында булганнарының билгесе.
Татарстан Республикасының дәүләт гербы төсле итеп бизәлгән: кояш — кызыл, Ак барс, аның канатлары, калкандагы розетка ак, янтавындагы түгәрәк яшел, калкан, бизәк һәм Татарстан язуы алтын төс белән ясалган.
Кашкарый җөп санлы таҗлары белән мәңгелек яшәү чишмәсен, гомернең озынлыгын һәм озын гомер теләвен аңлата.
Барсның күтәрелгән алгы уң аягы — югары хакимиятнең бөеклегенә ассызымлаган традицион геральдик ишарә. Ул шулай ук эшнең уң аяктан башланганын , Татарстанның яңарыш юлындагы баруының хәерлесен аңлата.
Барсның очлы тешләре һәм тырнаклары аның үз-үзен һәм химая иткәннәрен дә яклый алуын белдерә.
Барсның җиде каурые тирә-якка тәэсир итү көче җирдә дә, күктәдә булуын аңлата.
Барсның коерыгының торышы яхшы кәефне, дуслыкны белдерә.
Татарларда популяр булган яшелчә орнаменты һәм ләлә чәчәге Татарстанның тууын, язгы табигатьнең уянуыны символлаштыра.
Өч алтын түгәрәк гербны өч дәрәҗәдә чолгый. Алар бердәмлек, чиксезлек һәм иң югары камиллек идеясен чагылдыра.
Төсләрнең символик билгеләре:
алтын төс — нәфислек, матурлык, Татарстан җирләренең байлыгы;
яшел төс — язның яшеллеге, Татарстанның яңадан тууы;
ак төс — Татарстан кешеләренең чиста уйлары;
кызыл төс — Татарстанның өлгергәнлеге, энергиясе, көче, яшәеше, яши алганлыгы;
Татарстан Республикасының гербы әхләк байлыгы, гаделлек, халык арасындагы тынычлык, прогресс шикелле гомум кешелек сыйфатларны раслый.

Татарстан Республикасының Дәүләт гимны

Татарстан Республикасының Дәүләт гимны авторы - бөек татар композиторы Рөстәм Яхин.

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 20:09

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International