Сабитов Б. Татарстан символы

Чыганак: Идел.- 2009.- № 8.- Б.62

Татар халкының тарихы, белгәнебезчә, төрле вакыйгаларга бай, алар нинди генә булмасын, һәрберсе милләтебез хәтерендә уелып калган. Без күп гасырлар дәвамында дәүләтле булган халык, шунлыктан Россиядә 1990 елларда тотрыксыз, шомлы, буталыш чоры башлангач та, бәхеткә, Татарстан үзенең дәүләт структурасын булдыра алды. Бу мөстәкыйль сәясәтнең дөрес, заманча икәнлеге иң элек сәнәгать һәм икътисад өлкәсендә ачык чагылды. Әлеге сәясәт республиканы, аның табигый һәм кеше байлыкларын саклап калырга ярдәм итте, республика чит илләрдә дә танылуга иреште.

Һәр дәүләтнең герб, байрак, гимн кебек символлары була. Әгәр хәзерге Татарстан территориясендәге дәүләтләр турында сүз алып барсак, язма чыганакларда Казан ханлыгы чорындагы байракларны искә алу очраклары бар. 1709 елда Россиядә голланд тарихчысы Карлус Алярдның корабльләр төзү һәм байраклар турындагы китабы нәшер ителә. Анда Казан ханлыгының ике байрагы булуы, аларга аждаһа һәм сары тукымада саргылт тырнаклы ябалак сурәтләре төшерелүе хакында мәгълүматлар бар. Бер байрак болай дип тасвирлана: "Ханлыкның байрагы байрак сабына арты белән торучы канатлы, дүрт аяклы, уксыман телле һәм койрыклы аждаһа сурәте төшерелгән сары тукыма булган". Бу байрак ХVI-ХVII гасырлардагы рус язма чыганакларында да искә алынып үтелә. А.Люкс-Вурмның "Ислам байраклары" дигән китабында XV гасырдагы Казан ханлыгы байрагы хакында сөйләнелә. Әлеге китаптагы сурәттән күренгәнчә, ул зәңгәр төстәге турыпочмаклы тукымадан гыйбарәт булган. Зәңгәр - төркиләрнең яраткан төсе. Люкс-Вурм шулай ук татарларның хәрби байраклары ат койрыклары белән дә бизәлгән дип хәбәр итә. Бу дөресме, түгелме - әлегә берәү дә төгәл белми. Аннан соңгы фаҗигале тарихи вакыйгалар һәммәбезгә мәгълүм. 1552 елда Казан ханлыгын Явыз Иван гаскәрләре яулап ала. Идел-Урал штаты игълан ителгән 1918 елга кадәр татарларның үз байраклары булмый. Берничә ай яшәгән әлеге штатның байрагы сул як почмагында алтын эмблема төшерелгән зәңгәр төстәге тукымадан гыйбарәт икәнлеге билгеле.

1920 елның 27 маенда РСФСР составында Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелә. Татарларның декоратив, артык чикләнгән булса да, үз дәүләтчелекләре дөньяга килә. Хәзер инде дәүләт хакимияте символлары да кирәк була. Автономияле Татарстанның иң беренче байрагы Татарстан Республикасы Милли музее фондларында саклана. Ул кызыл бәрхет тукымага алтын җеп белән чигелгән. Гарәп шрифты белән татар телендә: "Барлык илләрнең пролетарийлары, берләшегез! Татарстан Совет Социалистик Республикасы. 1920 елда төзелде", - дип язылган әлеге байрак татарларның милли төсмерен чагылдырган соңгы символы була. Аннан соңгы байраклар Россия Федерациясе байрагы үрнәгендә, аерма - "Татарстан АССР" дигән язуда гына. Символның төсе - билгеле инде, советча - кызыл төстә була.

Татарстан Республикасының Дәүләт байрагы Татарстан Совет Социалистик Республикасы Югары Советы тарафыннан 1991 елның 29 ноябрендә кабул ителә. Ул - яшел, ак, кызыл төстәге тасмалардан торган тукыма. Татарстан Республикасы Дәүләт байрагының төсләре түбәндәгеләрне аңлата: яшел – яз, яңарыш; ак - сафлык төсе; кызыл - җитлеккәнлек, энергия, көч, тормыш. Татарстан Республикасы Дәүләт байрагының авторы - рәссам Тавил Хуҗиәхмәтов.

Татарстан Республикасының "Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында"гы Законы нигезендә байрак бәйрәм көннәрендә һәм тантаналы чаралар вакытында дәүләт хакимияте, җәмәгать оешмалары, предприятиеләр, учреждениеләр биналарына, шулай ук торак йортлар, суднолар һәм башка транспорт чараларына эленә.
Татарстан Республикасы Дәүләт байрагының үрнәге Татарстан Республикасы Дәүләт Советында саклана.

Булат САБИТОВ әзерләде.
Татарстан Республикасы
Милли музее фондларыннан
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International