Вәлиуллин М. Татарстан Республикасы Дәүләт флагы, гербы, гимны

Чыганак: Мәгариф.- 2000.-№ 8.- Б. 16-18

1990 елның 30 августында республикабызда истәлекле вакыйга булды. Ул көнне Татарстанның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителде. Бу хокукый акт
мәмләкәтебезне суверен, бәйсез дәүләт, җирне, табигый байлыкларны һәм башкаларны бары тик республика халкы милке дип игълан итте; Татарстан җирендә республика
законнарының өстенлеген таныды; җөмһүриятебездә яшәүче барлык гражданнарның, нинди милләттән булуларына карамастан, хокуклары һәм ирекләренең өстенлеген беркетте; Татарстанның милли дәүләт төзелешен үзгәртүнең сәяси-хокукый нигезен салды.
Республикабызның суверенлыгын ныгыту өчен, бөтенхалык референдумы үткәрелде. Аны уздырганда «Кеше хокуклары турында Декларация»гә һәм «Икътисадый, социаль һәм мәдәни хокуклар турында халыкара акт»ның 1 нче статьясына, «Гражданлык һәм сәяси хокуклар турында халыкара акт»ка нигезләнеп эш ителде. Аларда барлык халыкларның үзбилгеләнүгә хокукы, шушы хокуктан файдаланып, алар үзләренең сәяси статусын ирекле билгеләве һәм үзләренең икътисадын, социаль һәм мәдәни үсешен ирекле тәэмин итүләре турында әйтелә.
Бөтенхалык тавыш бирүе суверен дәүләт төзелү вакыйгасын юридик яктан раслады. Киңрәк вәкаләтләр алырга омтылып, Татарстан үзара мөнәсәбәтләрнең яңа принципларын раслый. Россия белән Татарстан арасындагы килешүгә кул кую — шуның ачык мисалы.
1991 елның ноябрендә —Татарстан флагы, 1992 елның февралендә —гербы, ә 1993 елның июлендә гимны кабул ителде.
Татарстан Республикасының Дәүләт флагы — Татарстан Республикасының дәүләт мөстәкыйльлеген раслаучы символ. Татарстан Республикасы Конституциясендә «Татарстан Республикасының Дәүләт флагы яшел, ак һәм кызыл төстәге аркылы буйлардан торган туры почмаклы тукымадан гыйбарәт. Ак буй флаг киңлегенең 1/15 өлешен тәшкил итә һәм тигез киңлектәге яшел һәм кызыл төстәге буйлар уртасында урнашкан. Яшел буй — өстә» дип язылган. Флагның киңлеге озынлыгына карата 1:2 нисбәтендә.
Флаг — дәүләтнең мөстәкыйльлеген раслаучы символ. Шуңа күрә элекке заманнарда ук илне дошман басып алу куркынычы янаганда, сугышчылар байракны үзләре белән алгы сафта алып барганнар. Сез китаплардан укып беләсез инде: гражданнар, Бөек Ватан сугышы елларында безнең сугышчыларыбыз, байракны саклап калу өчен үз гомерләрен корбан иткәннәр, дошман кулына төшермәс өчен, аны үз гәүдәләренә урап йөрткәннәр, җиргә күмгәннәр, бомбалар төшеп яна торган биналардан алып чыкканнар.
Татарстан Республикасының Дәүләт флагы беренче мәртәбә 1991 елның декабрендә башкалабызның Ирек мәйданындагы Югары Совет бинасы өстендә җилфердәде.
Татарстан Республикасы Дәүләт флагы торак йортларга —31 декабрь, 1—2 гыйнвар, 8 март, 1 май, 9 май, 30 август, 6 ноябрь, 7 ноябрь көннәрендә, шулай ук Татарстан Республикасының Дәүләт флагы турындагы положениенең 3 статьясы нигезендә республика һәм җирле буйсынудагы барлык иҗтимагый һәм шәхси учреждениеләрнең биналарына эленә торган башка бәйрәм һәм тантаналы вакыйгалар көннәрендә дә куела.
Флагтагы яшел, ак, кызыл төсләр нәрсәне белдерә соң? Хәзер шуларга тукталып узыйк.
Сезнең игътибар иткәнегез бардыр: яз җитү белән табигать яшеллеккә төренә. Безнең бер урыннан икенче урынга күченеп яшәүче ерак бабаларыбыз өчен яшел басу, урман, дала, болыннар тормыш чыганагы булган. Яшел төс — тормыш, тере табигать төсе.
Флагтагы ак төс исә — сафлык, пакьлек, тынычлык, иминлек билгесе.
Кызыл төс элек-электән көчле, колачлы булуны белдергән. Кызыл төс — кояш, яшен һәм ут төсе, тормышның дәвам итүе, бәйрәм, җиңү төсе.
Менә безнең Дәүләт флагыбызга нинди зур мәгънә салынган.
Флаг проектын Татарстан Республикасының халык художнигы Тавил Гыйният улы Ха-җиәхмәтов төзегән. Ул Саба районының Йосыф-Алан авылында туып үскән. Озак еллар буе «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй»), «Ялкын» журналларында рәссам булып эшләде. Бик күп китапларны бизәп чыгарды, күренекле шәхесләребезнең портретларын ясады.
Хәзер Татарстан Республикасының Дәүләт флагы безнең Президент һәм Хөкүмәт, Дәүләт Советы җитәкчеләре чит илләргә визит белән барган вакытта, чит ил делегацияләрен каршы алганда, озатканда, якташларыбыз катнашында дөнья күләмендә үткәрелә торган спорт ярышларында, Татарстан Республикасы вәкилләре катнашында уздырыла торган симпозиум, конференция биналарында, халыкара күргәзмәләрдә җилферди. Диңгез, океаннар буйлап сәяхәт итүче якташларыбыз да яхталарына Татарстан Республикасы флагын эләләр. Шулай итеп, хәзер Республикабыз флагын барлык мәмләкәтләрдә дип әйтерлек таныйлар.
Республикабызның Дәүләт гербы —аның дәүләт суверенлыгы символы. Ул кояш җирлегендә бер ягында түгәрәк калканлы, алгы тәпиен бераз күтәргән канатлы барс сурәтеннән гыйбарәт, татар халык нәкышләре белән уратып алынган, нәкыш үзәгенә «Татарстан» дип язылган. Татарстан Республикасы Дәүләт гербының төсле сурәтләмәсендә: кояш — кызыл, барс — ак, тышкы кыса—яшел, кысадагы нәкыш һәм язу — алтынсу төстә.
Республикабыз гербы проектын эшләүдә байтак рәссам катнашты. Югары Совет сессияләрендә, газета-журнал битләрендә күптөрле проектлар турында фикер алышканнан соң, монументаль сәнгать остасы, рәссам Риф Фәхретдинов ясаган проект җиңеп чыкты. Риф халкыбызның тарихи фантастик образлары белән күптәннән кызыксына. Бу анда Ленинград академиясендә укыган чагында язган «Җидегән чишмә» исемле диплом эшендә дә ачык чагыла.
Татарстан Республикасы гербы байрагыбыз төсләрендә. Ул чуар түгел, анда артык билге, рәсемнәр дә юк. Түгәрәк рәвешендә эшләнүе дә аны җыйнак итә. Ул тукымага чигү, рәсемгә төшерү, басмаханәдә эшләү өчен дә бик уңай.
Гербта ни өчен барс рәсеме сурәтләнүенә тукталыйк.
Барс — борынгы тотемик (борынгы халыкларда берәр гаиләнең яки кабиләнең табына һәм олылый торган хайваны, үсемлеге, әйбере) образ. Ул үзенең кешелеклелек, химаячел (яклаучы) мәгънәсе белән хәзерге заман дәүләт символына (билгесенә) бик ярашып тора.
Бик борынгы заманнарда барс кабиләсе булган. Моны археолог галимнәребез раслый. Безнең борынгы болгар бабаларыбызның мөһерендә барс сурәте төшерелүе мәгълүм. Барс — ирек сөюче җанвар. Аны читлектә үрчетә дә алмыйсың. Димәк, аның бу сыйфатлары мөстәкыйльлек өчен көрәшебезгә дә җавап бирә. Шуңа күрә рәссам барсны үзәк элемент итеп керткән.
Барс — кош түгел. Әмма ул гербта канатлы итеп сурәтләнгән. Сезнең канатлы елан, канатлы ат рәсемнәрен күргәнегез бардыр. Чынлыкта исә аларның да канаты юк бит. Ләкин халык үз әкиятләрендә аларның аерым төрләрен канатлы итеп тасвирлаган, аларга ниндидер өстен, сихри көч биргән. Гербтагы барс сурәте дә — шундыйлардан берсе.
Шунысын да әйтергә кирәк: барс — борынгы Болгар дәүләтеннән килә торган билге. Ул чорларда бу хайван яшел табигать кочагында тереклек иткән. Шунлыктан рәссам барсны яшел төс эчендә ясаган. Сурәт милли орнамент белән каймаланган.
Барс —уңыш һәм үрчем символы. Ул, поэтик-символик образ буларак, халыкның яклаучысы, саклаучысы, аны үз канаты астына алучысы.
Ул — кояш фонында. Бик борынгы бабаларыбыз кояшны Алла дип санаганнар. Кояш кызыл төстә ясалган. Ул төс көчле, энергияле булуны, өлгергәнлекне аңлата, матур, аяз көннәр киләчәген белдерә.
Гербка игътибар белән карасагыз, барсның сул ягында түгәрәк калкан сурәтләнгәнен күрерсез. Бу — илебезнең һәм халкыбызның явыз көчләрдән сакланганлыгын, иминлеген һәм ныклыгын аңлата.
Калкан тышында — сигез таҗ яфраклы кашкарый чәчәге рәсеме. Бу — озын гомерле булуны белдерә. Борынгылар язып калдырганча, сигез —җөп сан, хатын-кыз затын аңлата. Кешелек тормышында бары тик хатын-кыз заты гына нәселне мәңге дәвам итүче, гомер бирүче.
Гербта барсның алгы уң аягы күтәрелгән булуын күрәсез. Монысы гербтагы гадәти ишарә: югары хакимияткә хөрмәт белдерү билгесе. Элекке заманнарда хөкемдарга хакимлек итү хокукы Алла тарафыннан бүләк ителә, дип санаганнар...
Барсның очлы тешләре һәм тырнаклары аның кирәк вакытта үз буйсынуындагы җөмһүриятебезне, аның халкын көч белән яклый алачагын аңлаталар.
Гербтагы ак боҗра — пакьлек, чисталык билгесе. Алтын боҗралар — муллык, зиннәтлелек, өлгергәнлек, табигатьне җанландыручы кояш төсе.
Гербның тышкы боҗрасы яшел төстә, һәм аңа алтын белән үсемлек рәвешендәге орнамент чигелгән. Бу — татар халкының киң таралган бизәге, туган җиребез, табигатебез матурлыгы турында. Ул табигатьне барс саклап тора.
Иң өстә — лалә (тюльпан) чәчәге. Лалә язын беренче булып шытып чыга, җирне яшәртә, яңарта. Ул —яңарыш чәчәге. Бу исә җөмһүриятебезнең яңарышына ишарә.
Канатлы барс илаһи көчкә ия. Ул үз канаты астындагы халыкны бөек идеалларга турылыклы булып яшәргә өнди һәм, гражданнарга бәхетле яшәргә хокуклы булулары белән бергә, аларның бурычлары барлыгын да искә төшерә. Герб үзәгендәге барс, икенче яктан, Татарстан җөмһүриятенең үзен дә искәртә: зирәк карашлы ак төстәге барс изге ниятле, көчле, ирекле, җитез, гадел һәм алга омтылучан. Дәүләтебез гербы, беренче карашка гади генә булып күренсә дә, ул тирән мәгънәгә ия, борынгы бабаларыбыз болгарлардан килә торган дәүләтчелек традициябезне раслап тора һәм аның билгесен (символикасын) эстафета итеп ала.
Республикабыз гербының сурәте Татарстан Республикасы Югары Советы, аның Пре-зидиумы, Татарстан Республикасы Президенты резиденциясе, Министрлар Кабинеты, аның буйсынуындагы министрлыклар һәм дәүләт комитетлары, Татарстан Республикасы Югары Суды һ. б. судлар, халык депутатларының җирле Советлары һәм аларның башкарма органнары эшли торган биналарга, Татарстан Республикасы законнары нигезендә мөһерләренә һәм документ кәгазьләренә герб сурәте төшерү хокукы бирелгән республика буйсынуындагы предприятие һәм оешмаларның мөһерләренә һәм документ кәгазьләренә урнаштырыла.
Татарстан Республикасының Дәүләт гимны турында Положениедә әйтелгәнчә, Татарстан Республикасы Дәүләт гимны халык алдында башкарылганда, Гимнны тыңлаучылар басып тыңлыйлар. Дәүләт гимнына ихтирам күрсәтү — аның һәр гражданының бурычы.
«Гимн» грек сүзе, ул тантаналы җыр дигән мәгънәне белдерә.
- Татарстан Республикасында билгеләп үтелә торган бәйрәмнәргә багышланган тантаналы җыелышларны һәм утырышларны ачканда һәм япканда;
- дәүләт органнары тарафыннан уздырыла торган церемонияләр һәм башка тантаналы кичәләр вакытында Татарстан Республикасы Дәүләт флагын күтәргәндә;
- Татарстан Республикасына рәсми визит белән килүче дәүләт һәм хөкүмәт башлыкларын, БДБ илләренең һәм чит илләрнең рәсми делегацияләрен каршылаганда
һәм озатканда — тиешле дәүләтнең Дәүләт гимны башкарылганнан соң;
- Татарстан Республикасы тормышындагы мөһим тарихи вакыйгаларны билгеләп үтү йөзеннән, һәйкәлләр, монументлар, обелисклар һәм башка корылмалар ачканда;
- һәр көнне «Татарстан» телерадиокомпаниясенең радиотапшыруларын башлаган да башкарыла.
Татарстан Республикасы Дәүләт гимны Татарстан Республикасы Югары Советының 1993 елның 14 июлендәге карары тарафыннан расланган Гимнның музыкаль редакциясенә төгәл туры китереп башкарылырга тиеш.
Гимнның авторы—Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, СССР һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемеңдәге Дәүләт бүләге лауреаты композитбр Рөстәм Яхин.
Татарстан Республикасының Дәүләт флагы, гербы, гимны - Татарстан Республикасы суверенлыгын чагылдыручы символлар. Аларны ихтирам итү - Татарстан Республикасының һәр гражданинының изге бурычы.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International