Бүлекнең структурасы

Бүлектә мәгълүматлар һәм рәсми документлар белән эшләү секторы аерылып тора. Секторның төп структур өлешләре:
  • Мәдәният һәм сәнгать буенча мәгълүматлар үзәге;
  • Хокукый мәгълүматлар үзәге.
Бүлек эшчәнлегенең төп юнәлешләре
  • Кулланучыларга һәм оешмаларга, шул исәптән дәүләт структураларына, бүлекнең традицион белешмә-библиографик
    аппаратын, фондын һәм электрон ресурсларын кулланып белешмә-библиографик һәм мәгълүмати хезмәт күрсәтү.
  • Вакытлы басмаларны даими карап барып, мәкаләләрнең электрон картотекасы һәм башка проблемалы юнәлтелгән мәгълүматлар
    базалары рәвешендә, бүлекнең белешмә-библиографик аппаратын булдыру.
  • Җыелма каталог төзү өчен башка китапханәләрнең, оешмаларның, шәһәр һәм республика учреждениеләренең электрон мәгълүмати
    ресурсларын барлау.
  • Әйдәп баручы мәдәният эшлеклеләрен һәм мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләрен аерым һәм күмәк формада мәгълүматлар белән
    тәэмин итү.
  • Республика халкының хокукый белемен күтәрүдә булышлык итү.  
  • Фәнни-ярдәмче һәм туган якны өйрәнүгә караган тәкъдимле библиографик күрсәткечләр төзү.  
  • Фәнни мәгълүмат һәм библиография өлкәсендә фәнни-тикшеренү эше алып бару.  
  • Республика китапханәләренең мәгълүмати-библиографик эшен фәнни-методик тәэмин итү.  
  • Китапханә укучыларының һәм башка кулланучыларның мәгълүмати культурасын һәм мәгълүмати белемен күтәрүдә булышлык итү.
Белешмә-библиографик фонд:
 
Бүлекнең универсаль белешмә-библиографик фонды энциклопедияләрне, сүзлекләрне, белешмәлекләрне, адреслы китапларны, библиографик күрсәткечләрне, библиографик вакытлы матбугатны һәм белемнәрнең төрле тармагына караган рефератив журналларны, төрле чыганактагы мәгълүмат базаларын һ.б. үз эченә ала.

Белешмә-библиографик аппарат:
  • Мәкаләләрнең карточка формасындагы систематик картотекасы.
  • Мәкаләләрнең электрон картотекасы (1994 елдан башлап).
  • Россия китап палатасының мәгълүматлар базасы (1998 елдан башлап).
  • Электрон каталог (1994 елдан башлап).
  • Рефератив журналларның электрон каталогы.
  • Тулы текстлы хокукый мәгълүматлар базасы.
  • "Информкультура" мәгълүматлар базасы.
  • Башка мәгълүматлар базалары.
  • Интернет
Мәгълүмат хезмәте күрсәтү

Мәгълүмат-библиография бүлегенең уку залында кулланучыларга китапханәнең үз электрон мәгълүмат базаларына һәм китапханәдә булдырылган башка мәгълүмати системаларның электрон мәгълүматлар базаларына, шул исәптән Интернет ресурсларына керә алу мөмкинлеге тудырылган.

Басма һәм электрон чыганаклардан мәгълүматлар эзләү буенча киңәшләр бирелә.

Мәгълүматлар сайлап алу буенча өстәмә мәгълүмати хезмәт күрсәтелә (прейскурантка яраштырып).
 
 
Самышкина Ольга Станиславовна
Самышкина Ольга Станиславовна
Мәгълүмат-библиография бүлеге мөдире
Элемтә өчен мәгълүмат
Адрес: 420015, Татарстан, Казан шәһәре, Пушкин ур., 86 йорт
E-Mail:

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International