Китапларны һәркем ирекле рәвештә куллана алырлык итеп киштәләргә тезү, ачык күргәзмәләр оештыру һәм башка чаралар ярдәмендә Милли китапханәнең универсаль фонды турында мәгълүмат бирү – әлеге бүлекнең төп вазыйфасы. Мәдәни программалар үткәрү ярдәмендә китапханәнең имиджын булдыру, җәмәгатьчелекне китапханәгә һәм укуга, мәдәният-сәнгатькә җәлеп итү.


Бүлектәге хезмәт күрсәтү төрләре:
- айга 2 тапкыр яңа килгән китаплар күргәзмәсен оештыру;
- китапханә һәм бүлек планы буенча тематик күргәзмәләр оештыру;
- күчмә күргәзмәләр оештыру;
- әһәмиятле дип саналган күргәзмәләрнең басма каталогларын төзү;
- күргәзмәләрне популярлаштыру максаты белән мәгълүмати-реклама эшчәнлеге алып бару;
- документларны күргәзмәләр залында вакытлы файдалануга бирү; -массакүләм мәдәни чаралар: түгәрәк өстәлләр, иҗат кичәләре, китап тәкъдир итү һәм башка чаралар үткәрү.

 

 

 

Исаева Оксана Георгиевна
Исаева Оксана Георгиевна
Күргәзмәләр һәм мәдәни бүлеге мөдире
Элемтә өчен мәгълүмат
Адрес: 420015, Татарстан, Казан шәһәре, Пушкин ур., 86 йорт
E-Mail:

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International