Бүлек файдаланучыларга янәшәсендәге ярдәмче фондны, төп китап саклау бүлеге фондын, китапханәнең электрон ресурсларын һәм традицион белешмә-библиографик аппаратын кулланып, гыйлемнең барлык тармакларына караган документлар белән уку залларында хезмәт күрсәтә.

Бүлекнең структурасы:

Хокук әдәбияты бүлекчәсе; телефоны: (843) 292-70-98;
Гуманитар фәннәр әдәбияты бүлекчәсе; телефоны: (843) 292-70-98;
Техник һәм авыл хуҗалыгы әдәбияты бүлекчәсе; телефоны: (843) 292-72-35.

Хезмәт күрсәтү төрләре:

• китапханәнең уку залларында һәм төнге түләүле абонемент аша вакытлыча файдалануга документлар бирү;
• китапханә фондларының составы турында мәгълүмат бирү;
• бүлекнең эш юнәлеше белән бәйле төрле белешмәләр бирү;
• белешмә һәм мәгълүмат чыганакларыннан (шулай ук электрон мәгълүматлар базаларыннан) эзләү буенча консультацияләр бирү;
• китапханәдә һәм аннан читтә күргәзмәләр оештыру;
• «Китапханәләр өчен диссертацияләрнең, диссертация авторефератларының электрон күчермәләре» тулы текстлы мәгълүмат базасыннан эзләү мөмкинлеге бирү;
• компьютерда мөстәкыйль эшләү өчен машина вакыты бирү;
• ксерокүчермә ясау, электрон мәгълүмат базаларыннан текстлар бастырып алу.

Наркомания турындагы китапларның аннотацияләнгән исемлеге

Нанотехнологияләргә караган китапларның аннотацияләнгән исемлеге

 

Бикбаева Виктория Витальевна
Бикбаева Виктория Витальевна
Укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире
Элемтә өчен мәгълүмат
Адрес: 420015, Татарстан, Казан шәһәре, Пушкин ур., 86 йорт
E-Mail:

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International