Бюджеттан тыш өстәмә акча керемнәре булдыру максатыннан китапханә түләүле хезмәт күрсәтүне гамәлгә кертте. Ә керемнәр, үз чиратында, укучыларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен тотылалар. Маркетинг бүлеге китапханәдәге башка бүлекләрнең түләүле хезмәтләр күрсәтү эшчәнлеген көйли һәм тикшереп тора. Китапханәне рекламалауда, гомум файдаланудагы мәгълүмат үзәге буларак аның уңай имиджын булдыруда катнаша.