Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге – китапханәнең мөстәкыйль структур өлеше, аның махсуслаштырылган фәнни-җитештерү бүлекчәсе. Бүлек сирәк һәм аерым әһәмияткә ия булган документларны (алар арасында: гарәп шрифтындагы кулъязма һәм иске басма татар һәм шәрык китаплары, иске басма рус китаплары, милли һәм туган якны өйрәнүгә багышланган әдәбият) эзләү, сатып алу, фәнни эшкәртү һәм саклау белән шөгыльләнә, кулъязмаларның, сирәк китапларның, вакытлы матбугатның, альбомнарның һәм башка кулъязма һәм басма документларның коллекцияләрен булдыру өстендә эшли, язма ядкәрләр фондына, аерым коллекцияләргә, басма китапларга һ. б. электрон рәвештә һәм карточкалар нигезендә алфавит тәртибендәге һәм систематик каталоглар төзи; моннан тыш, татар китабы тарихы өлкәсендә фәнни эзләнүләр алып бара, бүлек фондларын Татарстанда  һәм республикадан читтә яшәгән милләттәшләребез арасында пропагандалый. Бүлек хезмәткәрләре тарафыннан фәнни-методик һәм наширлек эшчәнлеге алып барыла.

Бүлекнең структурасы:

  • Татар һәм көнчыгыш әдәбияты бүлекчәсе (үз эченә шулай ук «Татар китабының җыелма каталогын (1722-1917)» төзү төркемен ала);
  • Рус һәм дәнья әдәбияты бүлекчәсе.

Хезмәт күрсәтү төрләре:

  • Уку залында хезмәт күрсәтү;
  • Бүлек фондының составына караган информацияне бирү;
  • Бүлек эшчәнлеге буенча төрле характердагы белешмәләр бирү;
  • Автоматлаштырылган мәгълүмат базаларыннан эзләү;
  • Белешмә һәм информацион чыганаклар белән эшләү һәм аларда эзләнүләр алып бару буенча консультация бирү;
  • Китапханәдә һәм аннан читтә күргәзмәләр оештыру;
  • Китап һәм әдәбият тарихына караган күзәтүләр әзерләү;
  • Язма әдәбият һәм китап тарихын, ярдәмче тарихи дисциплиналарны һәм чыганакчылыкны өйрәнүче укучыларга консультация бирү һәм фәнни-методик ярдәм күрсәтү;
  • Сирәк басмалар буенча консультация бирү;
  • Бүлек фондлары буенча күзәтү-экскурсияләр үткәрү;
  • Документларның фрагментларыннан күчермәләр ясау.

Белешмә аппарат:

  • Бүлек фондларына систематик һәм алфавит тәртибендә төзелгән карточкалы традицион һәм электрон каталоглар

Күргәзмәләрдән күренешләр

Виртуаль күргәзмәләр

Безгә китап бүләк итүчеләр исемлеге

Рухи хәзинәләр мирасханәсе (Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Ә.Г. Кәримуллин мемориаль бүлмәсе эшчәнлеге турында)

Э.Р. Тенишев шәхси китапханәсеннән китап тупланмасы

 

 

 

 

Заһидуллин Айрат Җиһангир улы
Заһидуллин Айрат Җиһангир улы
Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире
Элемтә өчен мәгълүмат
Адрес: 420015, Казан шәһәре, Пушкин ур., 86 йорт
Телефон: (843) 222-82-84
E-Mail:

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International