Сәнгать бүлегендә театр, архитектура, музыка, рәсем сәнгате өлкәсенә караган китаплардан, альбомнардан, ноталардан, грампластинкалардан, аудио-видеоязмалардан, компакт-дисклардан (МР 3, МРЕG-4 һ.б.), электрон мәгълүмат базаларыннан торган бай фонд тупланган.

Бүлек кулланучыларга уку залларында һәм түләүле төнге абонемент аша хезмәт күрсәтә, бүлек фонды турында мәгълүмат бирә, төрле темаларга библиографик күзәтүләр ясый, Мәгълүмат көннәре үткәрә, күргәзмәләр әзерли, электрон базалардан мәгълүматлар эзләргә булыша. Шулай ук DVD-дисклардан һәм видеокассеталардан фильмнар карарга, аудиотасмага тавыш яздырырга, ксерокүчермә эшләтергә мөмкинлек бар.

Белешмәләр

Гадәти каталоглар һәм картотекалар
• Сәнгатькә караган китапларның алфавит тәртибендәге һәм системалы каталоглары;
• Ноталы басмаларның алфавит тәртибендәге һәм системалы каталоглары;
• Грампластинкаларның алфавит тәртибендәге (композиторлар, башкаручылар, сүзләр авторлары фамилияләренә аерым-аерым) һәм системалы каталоглары;
• Аудиоязмаларның, видеоязмаларның һәм компакт-дискларның алфавит тәртибендәге картотекасы;
• Үзебезнең җирлек белән бәйле ноталы басмаларның картотекасы.

Бүлектә түбәндәге электрон каталоглар һәм картотекалар да алып барыла:

• Сәнгатькә караган документларның 1996 елдан башланган каталогы (китапларның, ноталарның, грампластинкаларның, СD-, DVD-дискларның һ.б. төр чыганакларның тасвирламалары кертелгән);
• Ноталарның милли каталогы;
• Музыкаль язмаларның аналитик картотекасы.

Бүлектәге башка мәгълүмати ресурслар:


Эш тәртибе
Сентябрь – май айларында:
дүшәмбе – пәнҗешәмбе көннәрендә – 9 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр;
шимбә, якшәмбе – 9 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр;
җомга – ял көне


июнь – август айларында:
дүшәмбе – җомга көннәрендә – 9 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр;
шимбә, якшәмбе – ял көннәре;
һәр айның соңгы чәршәмбесе – җыештыру көне.

Липачева Марина Вячеславовна
Липачева Марина Вячеславовна
Сәнгать бүлеге мөдире
Элемтә өчен мәгълүмат
Адрес: Пушкин ур., 86 йорт
E-Mail:

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International