Редакция-нәшрият бүлеге Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең структур өлеше булып тора.
Бүлек үз эшчәнлеген Россиянең һәм Татарстанның китапханә эшенә, мәгълүмат, нәшрият һәм мәдәният өлкәләренә караган гамәлдәге законарына, норматив-хокукый актларына; китапханә Уставына; китапханә директоры раслаган норматив һәм методик документларга; китапханә эшчәнлегенең гомуми һәм фәнни-тикшеренү планнарына; редакция-нәшрият бүлеге Нигезләмәсенә таянып алып бара.
Бүлек түбәндәге төр басмалар нәшер итүне, чыгаруны һәм тиражлауны гамәлгә ашыра:
- рәсми-норматив (законнар һәм закон тәртибендәге документлар җыентыклары, күрсәтмәләр);
- фәнни (конференцияләр материаллары, мәкаләләр җыентыклары, монографияләр);
- китапханәләрнең төп эшенә бәйле гамәли басмалар (методик материаллар);
- рекламалы (буклетлар, аерым битләрдәге басмалар);
- мәгълүмати (күргәзмәләр каталоглары, библиографик күзәтүләр һәм кулланмалар);
- белешмә басмалар (сүзлекләр, белешмәлекләр, календарьлар);


Шулай ук бүлек 1996 нчы елдан бирле «Китапханә хәбәрләре» = «Библиотечный вестник» исемендә фәнни-гамәли журнал нәшер итә. Китапханә-мәгълүмат мәсьәләләрен яктырта торган төбәк периодик басмалары арасында узган III нче Бөтенроссия «Библиопресса-төбәк – 2009» конкурсының «Журналлар» номинациясендә «Китапханә хәбәрләре» = «Библиотечный вестник» Лауреат дипломына лаек булды.

Нәшрият эшчәнлеге

 

Асмандиярова Мөгәлимә Гәлиаскәр кызы
Асмандиярова Мөгәлимә Гәлиаскәр кызы
Редакция-нәшрият бүлеге мөдире
Элемтә өчен мәгълүмат
Адрес: К.Маркс ур., 36 йорт
E-Mail:

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International