Чыганак: Галиуллин, Т. Шәхесне гасырлар тудыра : әдәби тәнкыйть, хикәяләр.- Казан : Татар. кит. нәшр., 2003.- 192 б.
Мин генәме, Һади, сагынам сине,
Мин генәме шулай юксынам?
Юк,
һәрбер чәчәк миңа:
— Тап син аны,
Сәлам тапшыр миннән, - ди сыман.
Х.Туфан. «Мин генәме, Һади,
сагынам сине...»
Тарих галиҗәнаплары гасырлар дәвамында татар халкын изеп, рәнҗетеп, сытып, җегәрен суырып, рухын басып килде дә, XX гасырда дилбегәне беркадәр бушатып, аңа сүз-иҗат иреге биреп алырга булды. Милләтнең шуны гына көтеп, уен-фикерен әйтергә зарыгып яткан пәрвәр балалары мәйданга бәйгегә ашкындылар. Дәвер башында мөнбәргә Тукай, Дәрдемәнд, Рәмиев, Бабич, Сүнчәләй, Думавилар күтәрелде, татар поэзиясенең офыгын, яшәеш рәвешен киңәйтеп, җәеп җибәрделәр. Ташкын су мүкләнгән буаны бер бәреп чыкса, аны туктатуы кыен була.
«Совет чоры» дип аталган шартлы бүленеш чал шигъриятебезгә Такташ белән Туфан дип аталган йолдызларны бүләк итте. Ике яшь талант, гасыр чордашлары, гыйсъян егетләр, иске өслүбне ватып-җимереп, пыран-заран китереп, китап сүзеннән баш тартып, яңа сулышлы, киң аһәңле, тышкы киеме белән элеккегә һич кенә дә охшамаган яңа чор поэзиясен тудыру хыялы белән күтәрелделәр.
Шигърияткә уртак идеаллар, олы хыяллар чакырса да, Такташ белән Туфан сәнгати яктан бер-берсенә охшамаган иделәр. Күк, җир, фәрештә, газраил, пәйгамбәр кебек олы җисми һәм рухи төшенчәләрне «аякка бастырган» Такташ романтик-куе буяуларга, шашкын хискә, «лирик ташкынга», вакыты белән абстракт-символик образларга өстенлек бирсә, Туфан акыл, зиһен, фикер эшчәнлегенә таяна, гадәти хезмәт, җир кешесенә игътибарны юнәлтә: Хабул, Чапый, Минап, Гыймай... кебек кабатланмас характерлар тудыра, урбанистик юнәлешкә яңа көч бирә. Яшь бунтарьларны ирекле, табигый агышлы ритмика, сөйләм теленә якынлык, образ-сурәтләрнең яңачалыгы, хәтәр метафорик борылышлар якынлаштыра. Күз алдында ике мөстәкыйль шигъри агым пәйда була: «Такташ мәктәбе», «Туфан мәктәбе».
Бу ике шәхес арасындагы иҗади һәм шәхси дуслык, араларында вак-төяк каршылыклар булып торса да, төп юнәлешләрдә тугрылык, илаһи бирелгәнлек бик күбебез өчен үрнәк булырлык. Туфан дистәләрчә еллар дәвамында куенында «шигъри болыт» йөрткән каләмдәше турында «Киләчәккә хатлар барып җитә, ә үткәнгә хатлар бармыйлар» исемле шәлкемен кайта-кайта иҗат итте. Такташның гомере кыска булу сәбәпле, озакка сузылмаган дуслыклары Туфан өчен иң якты, иң газиз мизгел: кыен вакытларда таяныч, юаныч, терәк булган иманлы, кадерле хатирәләр.
Юк, эчмәдек:
Бездән читтә иде,
Ерак иде андый шапшаклык;
Сөйми иде аны
Аек башлы
Туксан градуслы такташлык.
(Х.Туфан . «Давыл», 1937)
Антлар иткән идем
Мин дә сине
Мәңгелек бер дусым санарга,
Юк, алалмый үлем сине миннән!
Юк, бирмим мин сине аңарга!
(Х.Туфан. «Бу ничек соң болай булды эле», 1940)
Шигъриятләре дәрья уртасында калган утраулык түгел. 20 нче еллар дәвамында яшь көчләр килеп, өстәлеп тора: Кутуй, Нәҗми, Сирин, Җәлил, Баттал, Фәйзи, Маннур... Алар бергәләшеп XX гасыр татар шигърияте дигән гаҗәеп бер йолдызлыкны тәшкил итәләр.
Такташ исә, гасырлар дәвамында татар поэзиясе яулаган ачышларга, чордашларының, аерым алганда, Маяковский эзләнүләренә таянып, замана алып килгән үзгәрешләрнең, кеше язмышында бөреләнә килгән яңачалыкларның мәгънәви эчтәлеген, фәлсәфәсен илаһи лирик һәм югары эстетик дәрәҗәдә, кабатланмас сүз һәм образ байлыклары ярдәмендә ачып сала.
XX гасыр поэзиясенең иң талантлы шагыйрьләреннән, олы шәхесләреннән берсе Һади Такташ (Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев) 1901 елның 1 январенда элеккеге Тамбов губерниясе Спас өязе (хәзер Мордва республикасына керә) Сыркыды авылында заманасы өчен хәлле крестьян гаиләсендә туа. Аяз, ачык күк йөзен хәтерләткән зәңгәр күзле, аксыл чәчле малай авылында, аннан соң Пешлә мәдрәсәсендә белем ала. Үз көнен үзе күрсен дип, атасы аны туганрак тиешле сәүдәгәргә ияртеп Бохарага озата. Бер байның мануфактура кибетендә приказчик ярдәмчесе булып эшләсә дә, аның күңелен матурлык һәм илаһилык күрке - әдәбият, шигърият үзенә тарта. «Бохара чоры»нда ул, бала чактан башлаган иҗат тәҗрибәләрен дәвам итеп, «Газраилләр», «Караңгы төннәрдә», «Төркстан сахраларында», «Үтерелгән пәйгамбәр» кебек дини, фәлсәфи эчтәлекле һәм катлаулы символик сурәтләргә корылган, әмма кешенең явыз көчләрдән өстенлеген, рухи бөеклеген калкытып куйган романтик әсәрләрен язып чыга. Бохарадан кайтып, бераз туган авылында, аннан соң Оренбург шәһәрендә эшләп алганнан соң, Идел-Җаек буйларында хөкем сөргән ачлык аны «ипиле» Ташкентка алып килә. Кайбер әдәбият галимнәре «Ташкент чоры» дип атаган дәвердә (1921-1922) ул татар поэзиясен гыйсъянчылык, ялкынлы көрәш рухы белән сугарылган, гаделлекне, иҗтимагый тигезлекне яклаган «Онытылган ант», «Күләгәләр», «Нәләт», «Таң кызы», «Урман кызы» һәм атаклы «Җир уллары трагедиясе»н иҗат итә.
Дини сюжетка корылган һәм чорның, гомумән, яшәешнең, кешелек тормышының катлаулы төенләнешләрен үзәккә алган соңгы әсәре яшь шагыйрьне дөнья әдәбиятының бөекләре белән бер рәткә куя. Бу очракта галим, олуг язучы М.Мәһдиев белән килешми мөмкин түгел. «Такташның искиткеч талантлы Шекспир дәрәҗәсендә (!) язылган «Җир уллары» бар, 1923 елга кадәр язылган гаҗәеп көчле шигырьләре бар. Совет баласыннан әнә шул шигырьләрен яшереп тотабыз без. Үз-үзен ихтирам иткән халыклар мәктәп дәреслекләрендә храмны, чиркәүне, мәчетне сүкмиләр. Бу хәл - бездә генә». (Казан утлары. -1991.- №8.)
Дөрес, хәзер хәлләр яхшы якка үзгәрде, халыкның рухи дөньясында дини мохиткә дә урын табылды. Әдип бер җәһәттән хаклы: сталинчыл кара елларда, торгынлык чорында, дингә, иманга кизәнү абруй саналган елларда, Такташның башлангыч чор иҗаты тиешенчә бәяләнмәде, символик, абстракт образлар белән мавыккан бер модернистик чоры буларак кына каралды, идеологиясе мөгез шикелле алга чыгып, күзгә бәреп торган әсәрләре күкләргә чөелде, мәдхиягә күмелде.
«Җир уллары трагедиясе»н иҗат итеп, үзендә әдәби көч, дәрт, дәрман сизгән егетне татар мәдәнияте үзәге - Казан үзенә тарта, 1922 елның көзендә ул Татарстанның башкаласына бөтенләйгә күчеп килә. Төрле елларда «Чаян», «Октябрь яшьләре», «Азат хатын» журналларында эшли. Шул чорда «Күмелгән кораллар», «Югалган матурлык», «Камил» кебек драмаларын, бай публицистикасын, тәнкыйди әсәрләрен, фельетоннарын яза. Әмма Такташ мирасының мөһим һәм кыйммәтен югалтмаган төп өлешен, инде ничәмә буынны гүзәллекне аңларга, табигать ямен, рухи матурлыкны тоярга ярдәм итеп, чакырып, югары әхлак, туган илгә бирелгәнлек рухында тәрбияләп килгән поэзиясе тәшкил итә. Соңрак Ф.Кәрим, И.Юзеев, Роберт Әхмәтҗанов, Р.Харис, Ш.Анак, Р.Фәйзуллин, Р.Зәйдулла, Г.Морат кебек шагыйрьләр үсешенә шифалы, сихәтле йогынты ясаган шигъри мәктәбен тудыра.
Тарих өчен бик кыска вакыт эчендә Такташ мәңге төсен югалтмас, замандашының йөрәк серләрен, катлаулы эзләнүләрен, тар идеология кысаларында бәргәләнүләрен чагылдырган шигърият тудырды, үзе әйткәнчә, «халәте рухиянең иркен агуы»н сынландыруның гаҗәеп күп яңа мөмкинлекләрен ачты. Аның иҗатында чордашларын борчыган низаглар, чишелешен көтеп яткан мәсьәләләр төгәлрәк, тулырак шигъри чагылышын таба.
Аның мәхәббәткә, гаилә тормышына, яшьлек яменә, тормыш матурлыгын симфоник җырлауга багышлаган, уку йортлары дәреслекләрендә ныклы урын алган әсәрләрен искә төшерик: «Зәңгәр күзләр», «Кояш күктә шулай мәңге йөзәр», «Мәхәббәт тәүбәсе», «Алсу», «Үтеп барышлый», «Мокамай», «Ак чәчәкләр» һ.б. Бу проблемаларны үзәккә алып, аларны хәл итү -әдәбиятта шактый катлаулы борылышлар ала.
Шул чорда ике якын дус - Такташ белән Туфан арасында кабынып киткән киеренке шигъри бәхәс бу яктан хәзер дә гыйбрәтле. «Ташла, кызый» (1927), «Тегеләрнең кызы» (1927), «Ике чор арасында» (1927) кебек әсәрләрендә Туфан кешеләр арасында яңача мөнәсәбәтләр урнаштыру, әхлакый сафлык өчен көрәшкә кушыла. Мәсьәлә хисси йөрәк кабул иткәннән, уйлы фикер гамәленнән катлаулырак икән. Шагыйрь «файдалы белән матурлык» арасында тигезлек билгесе куеп, үзенең идеалы итеп «килер чорлар хисен төзешүче кызлар кирәк икән гомергә» («Мәхәббәт физиологиясе») дигән фикерне алга сөрә.
Такташ та шуңа якын фәлсәфәне раслап чыга. «Соң нәрсә ул матурлык... һәр файдалы нәрсә - матур», - ди ул.
Шул ук вакытта ике шагыйрь арасында ана булуга мөнәсәбәт, хатын-кызның яңа буынга җан бирү, бала үстерүгә карашларында аерма күзгә ташлана. Такташның «Мәхәббәт тәүбәсе»ндәге ананы данлаган югары монолог һәркемгә мәгълүм:
Ана-
Бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга;
Хатыннарның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке ана булуда...
«Ике чор арасында» әсәрендә Туфан үзгәрәк фикерне калкытып куя. «Ана булыр кеше Күп күбен дә, Иптәш булыр кеше әз әле». Туфан фикеренчә, хатын-кыз беренче чиратта үзен иҗтимагый тормышка багышларга, шәхси яшәешенә, ләззәткә баш бирмәскә, ул чорда бик хупланган революцион аскетизм дигән нәмәстәкәй юлына басарга тиеш.
Кыскасы, яңа гаилә, дуслык, мәхәббәт «моделен» эзләү 20 нче еллар поэзиясендә шактый киеренке вә катлаулы бер төс ала. Күпчелек шагыйрьләр иҗатына шәхес хисләрен табигый муллыгында, шатлыгы-кайгысы, мәхәббәте-югалтуы, яшәү мәгънәсе аша сурәтләү җитешми. Такташ Зөбәйдәне аклавы, аны ана буларак күтәреп куюы белән замандашларыннан алдарак торды, ә «Алсу» шигырендә чор кешесе идеалын күзаллавын сурәтләү юлына чыкты.
Такташ «Алсу» шигырен дәртләнеп, илһамланып, яратып иҗат итә. Аның һәр юлыннан чибәр, булган, чая хатынга мәхәббәте аңкып тора. Романтик образ Такташның үз холкына, , яңа кеше турындагы фәлсәфәсенә, эстетик күзаллавына якын. Шуннан башка ул кеше характеры борылышларын ачып салырдай атаклы рефренны да («Үзе матур, Үзе сөйкемле, Үзе усал, Үзе бер дә усал түгел кебек шикелле...»), сыйдырышлы композицияне дә, мул бизәкләрне дә таба алмас иде. Шул ук вакытта Алсу Көнчыгыш классикасы өлгесе буенча эшләнгән шартлы, илаһилаштырылган образ.
Такташ кичереш үсешен сурәтләүдә бик нык алга китә, аны дәвамлы итеп, төрле яссылыкта, хәрәкәттә-динамикада сурәтли. Шигъри строфалар лирик кичереш үсешенә бәйле рәвештә төзеләләр, кешенең рухи халәтен төрле яклап ачу максатына буйсыналар.
Шагыйрь һәр тарафтан килгән кызның холкын, характерын төрле яктан сурәтләү максаты белән, юлларны синтагмаларга, ритмик берәмлекләргә бүлә, хис белән фикернең мантыйкый
берлегенә ирешә. Шигырьгә иркенлек, һава муллылыгы, тойгы төрлелеге үтеп керә. Такташ, кешене табигыйлегендә күрсәтергә омтылып, гади сөйләм элементларын, прозаизмнарны, тормышның үзе кебек үк күптөрлелекне алып керә:
...Сүгенә-сүгенә кайта Газзәсе:
- Алсу, тукта инде, акыллым,
Абау,
Тагын карга батырдың!..
Ул үпкәләп читкә китә. Аны
Алсу тагын ялынып чакыра:
- Кил, уйнамыйм, бетте...
Кил инде!
Үзе - килсә, карга батыра.
Такташ жанрлык чикләрен киңәйтергә ниятләп, поэзиядә барган эчке үзгәрешләргә юнәлеш бирергә омтыла. Аның шигырьләре берсе икенчесенә тартылып, берсен-берсе тулыландырып, төгәлләнгән бердәмлекләр хасил итәләр. «Таң кызы»н, «Сагыну» һәм «Зәңгәр күзләр» шигырьләре тулыландыра, алар арасындагы эчке тыгыз бәйләнешне тоюы кыен түгел. «Сыркыды авылы», «Давылдан соң» әсәрләрен илдә, табигатьтә барган үзгәреш-яңарышларны сынландырырга омтылыш, форманың хәрәкәтчән, дәвамлы булуы якынлаштыра. Әйтерсең лә алар «Киләчәккә хатлар»ның мөстәкыйль бүлекләрен тәшкил итәләр.
Такташ табигать үзенә матурлыкны, тормыш муллыгын чумырып биргән шат, бәхетле кеше дә булырга тиеш дип фараз кыла. Хыялы җимешен гамәли кабул итә. Бу яктан татар халкы өчен иң авыр, аяныч еллар башланган (1929) чорда (меңъеллык әлифбаны, димәк ки, мәдәниятне юкка чыгарырга әмер төшә, милли телле газета-журналлар кырыла, мәчетләр җимерелә, мәктәпләр ябыла) шулчаклы бәхетле татар хатынын тормышта табуы кыен булгандыр дип уйлыйм. Такташ менә шул авыр, фаҗигале тормышны саф, илаһи кеше белән бизәү максатыннан юлга чыкканмы? Безнең алда гадәти лакировкамы?
Күңелне шундый сорау да борчый бу көннәрдә. Урта хәлле крестьян гаиләсендә туып-үскән Такташ Сталин өскормасына тулаем ышанганмы, рухына, йөрәгенә якын авылны юкка чыгарып, күмәкләшүне, колхозларны хуплаганмы? Биредә шик булырга тиеш түгел, ул Февраль һәм Октябрь борылышлары шагыйре («Ленин - революция художнигы» ди бер хатында), соңгысының турылыклы, ихласлы яклаучысы, көрәшчесе. Ул сыйнфый бәрелешнең елдан-ел көчәя баруына, кулакларны кызганмыйча юкка чыгару ихтыяҗына инанган шагыйрьләр сафында, тулаем көчле уйланылган «Киләчәккә хатлар» поэмасында шул кешелексез, коточкыч сәясәтне тулылыгы белән гәүдәләндергән каләм иясе. «Йомшак башлар» шигырендә ул «кулак зур корсаклы, коточкыч бер хайван була» дигән фикер белән килешмичә, кулакны «средняк»лар арасыннан тырышыбрак эзләргә өнди, «А, партия» шигырендә, үзен, сәләтен Сталин фиркасы өчен корбан итәргә әзер булуын икърарлый.
Хәзерге югарылыктан килеп, Такташны беркатлылыкта, тарлыкта, өстән төшкән боерыкларны үтәргә әзер торуда гаепләргә ашыкмыйк. Үз чорыңнан сикереп үтүе кыен шул.
Белемнәре, фәлсәфи әзерлекләре ягыннан Такташтан күп өстен, хәзер яңартып коруның, демократиянең изгеләре, пәйгамбәрләре рәтендә йөргән М.Булгаков, А.Платонов, Б.Пастернак, М.Зощенко, О.Мандельштамнар каләменнән дә Ленинга, Сталинга, хезмәт темасына, пролетар дуслыкка багышланган әсәрләр аз төшмәде.
Такташ иҗатында сәяси проблемаларга борылыш шулай ук табигый. Иске дөньяның астын өскә китереп, «көлгә очыру», гыйсъянчылык чоры үтте. Мифологик сюжетлар, символлар дәвере узып, әдәбият гадәти ярларына кайтып төшә, тышкы киеренкелекне, куе хиссилекне эзлеклелек алыштыра. Һ.Такташ та тормыш таләпләренә җайлашырга тиеш иде. Иҗатында шигъри стильнең объектив өслүбе җиңә, бай төсмерлелек, ярым тоннар кими, башлангыч иҗатына хас куе сурәтлелекне, романтиканы еш кына тематик яңачалык, публицистик хөкем алыштыра.
Олы шагыйрь фаҗигасе егерменче елларның икенче яртысыннан, «Пионерлар маршы», «Байрак тегәбез», «Провокатор» кебек шигырьләреннән, «иске, черек тормышны җимереп», «барабаннар сугып», «ал байраклар белән» тоталитар режимны мактау юлына чыккач башлана.
Юк, сурәтлелек чараларын баету, яңача образлар тудыру, тормыш агымының шигъри сынын эзләү һәм табу җәһәтеннән Такташ һаман да иярдә, татар поэзиясенең, Ә.Фәйзи әйтмешли, алгы шеренгасында.
Чор сулышы һәм кеше хисләре Һ.Такташның 20 нче еллар иҗатында нинди көч һәм сәнгатьчә тулылык белән чагылышын тапты соң? Әйтелгәнчә, шагыйрь үз чорының мөһим проблемаларын, кешенең яңага, яктыга омтылышын, бигрәк тә әхлак, әдәп, мәхәббәт мәсьәләләрен, үзе чын күңелдән теләгән үсешкә аяк чалып торган күләгәле якларны үзәккә ала. Шул ук вакытта алга хәрәкәт каршылыклы, авыр, басынкы, хәтта тышаулы.
«Мәчеләр күз яше», «Габдулла агай әкияте», «Тәүфыйклы песи», «Кави әкияте», «Авызлары, борыннары җимерелгән сүзләрне яклап» кебек шигырьләрендә җанын ял иттереп, елмаеп көлеп ала да, шул чорда ук Сталин һәм аның яраннары халыкка каршы алып барган кампанияләрне яклау юлына баса («Син дошманым минем» («Партияле» һәм партиясез солтангалиевчеләргә), «Беспартийный», «Йомшак башлар» Һ.6.).
Иҗатының тар тыкрыкка кереп, диварга килеп төртелгәнен Такташ үзе дә сиземли, аңлый бугай. Балаларча беркатлы, ышанучан шагыйрь башка илләрне, чит мәмләкәтләрне күреп кайту турында да хыяллана. «Татарстан җөмһүрияте Башкарма Комитетына» язган хаты (1929) шул үрсәләнүнең, тупиктан чыгуга омтылышының бер мисалы. Ул урыс, үзбәк, азәрбайҗан язучыларының күпләп чит илләргә йөрүен үрнәк итеп китереп, «безгә чит булган капитал илләрнең тормышы белән танышу» өчен Урта диңгез буйларында йөреп кайтырга рөхсәт һәм матди ярдәм сорый.
Белүемчә, татар халкының атаклы шагыйре Урта Азия, Кавказ, Кырым якларыннан, Донбасс шахталарыннан ерак китә алмый, соңгы зиярәте дә аны шигырьгә рухландырмый, тәэссоратлар урта кул документаль язмаларга гына җитә.
Чор тәнкыйте дә Такташка зур ярдәм күрсәтә алмый. Аның каләме казанышын тәнкыйть таный, әмма аны берсүзсез кабул итү, аллалаштыру юк. Соңгысы, Сталинның Маяковский турында әйткән мәгълүм сүзләреннән соң, һәр милли әдәбият үз Маяковскийларын «ясый» башлагач, шагыйрьнең үлеменнән соң киләчәк.
Тәнкыйть еш кына аның «нервысында» уйный, сыйнфый көрәштән качып, каз бәбкәләрен, тәүфыйклы песиләрне җырлауда гаепли, һәр өйрәнчек тәнкыйтьче Һ.Такташны мишень итә дип, ачынып яза автор. Чорның күренекле тәнкыйтьчесе Г.Нигъмәти «Такташның соңгы көннәрендәге яратып язган мәүзугы нәни хулиганлык, казлар, мәчеләр кыйнау турында булды», - дип чыкса, Парсин: «Такташ Есенинның төшенке хисләрен кабатлый», - дип яза. (Кызыл Татарстан. - 1927. - 25 июнь.)
«Минем хат», «Вак-төяк» шигырьләрендә С.Баттал Такташ әсәрләренә пародияләр тудыра. «Ике шагыйрь турында» (Ударниклар. - 1931. - № 5-6.) мәкаләсендә М.Җәлил Такташ иҗатының төп җитешсезлеген производство темасына сирәк мөрәҗәгать итүдә күрә, шул чорда эшчеләр арасыннан поэзиягә «призыв» буенча килгән, хәзер инде исеме дә онытылган Мансур Крыймовны күтәрә.
Тәнкыйть юри күрмәмешкә салышса да, Такташның соңгы чор иҗатында да шигъри иркенлек бар кебек, аның тематикасы да киң, калыбы да үзенчәлекле. Әмма эчке бушану, кеше гомерен озайта торган эчкерсезлек, һава сафлыгы җитешми, шул нәрсә публицистика ярларына алып килә.
Такташ гомеренең соңгы дәверендә туктаусыз каядыр ашыга, кабалана, аның артка әйләнеп карарга, уйланырга, нәтиҗә ясарга вакыты, арасы юк. Репрессияләр чорына чаклы яшәсә, нәрсә буласын әйтүе кыен.
Такташ иҗаты тирәсендә бәхәсләрнең демократиягә, фикер төрлелегенә омтылыш чорында киеренкеләнеп китүе табигый. Шул ук вакытта Такташ иҗатына фидаилык һәм ихласлык хас. Кыска гына тормыш юлында авыр сынаулар үтсә дә, сынмый, вакланмый. Ул тормыт-көнитеш ваклыкларыннан өстенрәк торган шигъри дөнья тудыра, поэзияне сәхнәгә, олы трибуналарга алып менә. Халык арасындагы ифрат популярлыгы шигъри тамырларының тирән, күптармаклы, хисси пафослы булуы белән аңлатыла. Шагыйрь өр-яңа иҗтимагый эстетик система тудыра.
Татар шигыренең сурәтлелек байлыкларын үстерүгә Такташ ифрат зур өлеш кертте. Аерым алганда, ритм, рифма өлкәсендәге яңачалыклары, ачышлары белән татар шигъриятен тиңсез баетты, бу өлкәдә аның белән ярыша алырлык шагыйрьләр бармак белән санарлык. Рифманы Такташ күп йөкләмәле итеп кулланды. Чөнки ул шигырьне кичереш үсешенә түгел, ә шигырьнең үзен кичереш хәрәкәтенә, динамикасына буйсындыра:
Тарих адымнары - туар еллар
Безне алып бара.
Беләбез.
Үсәр ачу таңы ерак түгел -
Шуның өчен көлә-көлә без
Иске елның канлы зур пәрдәсен
Үлем маршы белән ябабыз.
(«Еллар таңында»)
Биредә Такташ строфаны калыплап килүче рифманы да («көлә-көлә - ябабыз»), эчке кафияне дә кичерешне үстерүгә буйсындыра («беләбез - көлә - көләбез - ябабыз»).
Такташның үсеш каршылыкларын чагылдырган югарыда әйткән кытыршылыклар иҗатына зарар китермиләр. Аның илаһилык, кешелекле моң белән сугарылган олы поэзиясе яклауга да, аклауга да мохтаҗ түгел. Халыкның яктыга, азатлыкка омтылган бөек хыялларын сәнгатьчә камиллеккә төреп биргән Такташ поэзиясе төрле сынауларны үтеп, яктыга, мәңгелеккә юл алган үлемсез шигърият.