Кибеттә, малайлыкта йөргәндә, минем өскә күптөрле эшләр йөкләнгән иде; идән юудан алып хөрмәтле хуҗаларымның керләрен уу кебек вазифалар бар да минем җилкәдә булды.
1917 елның Февраль переворотын мин хуҗаларым тарафыннан куып чыгарылган, эшсез калган хәлдә каршыладым.
Ул вакытта мин, 16 яшьлек үсмер, Бохара әмирен бәреп төшерүне максат итеп куйган политик оешма эшләрендә катнаштым. Март аенда булган уңышсыз күтәрелештән соң анда катнашучылар әмир тарафыннан каты эзәрлекләүгә дучар булдылар. Шунлыктан бу хәрәкәттә катнашкан берничә иптәшем белән мин туган авылыма кайтырга мәҗбүр булдым.
1918 елда педагоглар курсларында укыганнан соң, үземнең авылыма укытучы итеп җибәрелдем. Ике ел дәвамында авылда, крәстияннәр арасында, культура-агарту эшләре алып бардым һәм шул ук вакытта игенчелек эше белән шөгыльләндем.
Әдәби эшкә дәрт һәм үземнең белемемне тагын да күтәрү теләге мине Оренбургка китерде. Анда мин, Оренбург губкомы тарафыннан чыгарылган «Юксыллар сүзе» газетасының җаваплы секретаре буларак, үземнең әдәби куәтемне сынадым.
Газетада бер ел секретарь булып эшләгәннән соң, 1921 елда Ташкентка күчеп килдем. Анда мин «Белем йорты» журналында җаваплы секретарь булып эшләдем, Коммунистик университетта әдәбият дәресләре бирдем һәм кызылармеецлар мәктәбендә укыттым.
1922 елда Казанга килеп, «Чаян» журналында секретарь булып эшли башладым. Шул ук вакытта татар телендә чыккан төрле матбугат органнарында языштым.
Минем 1923-1926 елларда басылып чыккан иң әһәмиятле әсәрләремнең исемлеге түбәндәгедән гыйбарәт: