Һади Такташның тормышына һәм эшчәнлегенә караган төп даталар

1901 (1 гыйнвар)

Тамбов губернасы Спас өязе (хәзерге Мордва Республикасының, Торбеево районы) Сыркыды авылында туа

 
1911 - 1913
Пешлә мәдрәсәсе шәкерте
1915

Кәттә Курган шәһәрендә сәүдәгәр өендә хезмәтче малай

1916 - 1918 (яз)

Бохара шәһәре байларының мануфактура кибетендә приказчик өйрәнчеге

1917

Матбугатта беренче мәкалә-хәбәрләре басылып чыга

1918 (21 гыйнвар)

Ташкентта нәшер ителә торган «Олуг Төркстан» газетасында «Төркстан сахраларында» дигән беренче шигыре дөнья күрә

1918 (яз) - 1919 (көз)

Сыркыды авылында башлангыч мәктәп укытучысы, китапханә мөдире, мәктәп советы әгъзасы

1919 (көз) - 1921 (яз)

Оренбург губкомы органы «Юксыллар сүзе» газетасының әдәби хезмәткәре, җаваплы сәркатибе, вакытлы мөхәррире

1921(яз) - 1922 (җәй)

Ташкент эшче-диһкан коммунистлар университетында һәм Кызылармеецлар мәктәбендә тел-әдәбият укытучысы, «Белем йорты» журналының җаваплы сәркатибе

1922 (җәй)
Мәскәүгә күчеп килә
1922 (көз)

Казанга килә. Татар театрында суфлер

1923 - 1924

«Чаян» журналының җаваплы сәркатибе, «Татарстан» («Кызыл Татарстан») газетасының әдәби хезмәткәре

 
1923

«Җир уллары трагедиясе» һәм башка шигырьләр» исемле беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга

1923 (12 апрель)

«Җир уллары трагедиясе» Татар театры сәхнәсендә беренче тапкыр уйнала

1924

«Гасырлар һәм минутлар» поэмасын иҗат итү, әсәрне киң җәмәгатьчелек алдында укып зур уңыш казану

1925

«Октябрь яшьләре» журналының җаваплы сәркатибе

1926 - 1929

«Азат хатын» журналының җаваплы сәркатибе

1926

«Авыл яшьләре» журналының җаваплы сәркатибе

1927 - 1929

«Мәхәббәт тәүбәсе», «Мокамай», «Алсу» исемле популяр әсәрләр иҗат итә

1927 (сентябрь)

Казан хәрби гарнизонының территориаль сборында була. Беренче татар полкының урысча һәм татарча чыккан «Походта» газетасында эшли


1929 - 1931

«Чаян» журналының җаваплы сәркатибе, «Яңалиф» журналының редколлегия әгъзасы

1929 (10 август-18 сентябрь)

Татар язучыларының Казан-Әстерхан - Махачкала- Баку-Тифлис-Батуми-Ялта-Симферополь -Харьков - Мәскәү -Казан маршруты буйлап оештырылган тарихи экскурсиясендә катнашу

1930 - 1931

«Киләчәккә хатлар» поэмасын һәм «Камил» киносценариен яза, аны кую буенча Мәскәүдәге «Востоккино» студиясе белән сөйләшүләр алып бара

1930    (3-24 июнь)

Донбасста иҗат командировкасында булу

 
1931
 «Һади Такташ әсәрләре» тулы җыелмасының I нче томы басылып чыга
1931 (җәй)

Актаныш районы «Таң» колхозында иҗат командировкасында булу

 
1931    (8 декабрь)

Тиф авыруыннан Казанда вафат була

 
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International