Кәрим Тинчурин тәрҗемәи хәле

Татарстан: Истәлекле һәм онытылмас даталар календаре = Календарь знаменательных и памятных дат. 2007 / ТР Милли к-ханәсе; Төз. Г.Ш.Җомаголова, Җав. мөх-ре Н.Ә.Камбеев.- Казан : Милли китап, 2006.- 148 б.

Кәрим Тинчурин (1887-1938)

Татар драматургиясе классигы, күренекле артист һәм режиссер Кәрим Гали улы Тинчурин 1887 елның 15 сентябрендә хәзерге Пенза өлкәсенең Аккүл (элек Таракан) авылында крестьян гаиләсендә туа. Күрше авыл мәдрәсәсендә башлангыч белем алганнан соң, 1900 елда Казанга килеп, “Мөхәммәдия“ мәдрәсәсенә укырга керә. Монда ул 6 ел укый, мәдрәсәдәге фәннәр белән генә канәгать булмыйча, тырышып үзлегеннән дә белем ала. 1906 елда мәдрәсәгә реформа таләп иткән шәкертләр белән бергә протест йөзеннән, К.Тинчурин да “Мөхәммәдия“не ташлап чыга. Аннан соң төрле эшләрдә эшли. 1906 елда беренче әсәре булган “Мөназарә“ исемле комедиясен яза.
1910 елда К.Тинчурин Г.Кариев җитәкчелегендәге “Сәйяр“гә актер булып эшкә урнаша һәм шул вакыттан алып үзенең бөтен гомерен, сәләтен татар театр сәнгатен һәм драматургиясен үстерүгә багышлый. Үзе уйнау белән бергә К.Тинчурин труппаның репертуарын баетуга да көчен куя, бер-бер артлы пьесалар яза. “Хәләл кәсеп“ (1910), “Шомлы адым“ (1910-1912), “Беренче чәчәкләр“ (1913), “Назлы кияү“, “Җилкуарлар“ әсәрләре белән үзен драматург итеп таныта.
1918 елда К.Тинчурин “Сәйяр“ труппасының җитәкчесе итеп билгеләнә. Гражданнар сугышы елларында Кызыл Армиянең сәяси идарәсе карамагындагы Унөченче труппаның баш режиссеры, 1920 елда Самара шәһәрендә ачылган театр студиясендә укытучы һәм баш режиссер, 1921 елда Оренбург шәһәрендә Г.Кариев исемендәге труппаның җитәкчесе вазыйфаларын башкара, 1922 елда Ташкентта Гыйльми Советның театр бүлегендә эшли. Аннары ул Казанга кайта. К.Тинчурин җитәкчелегендә 1922 елның 8 ноябрендә Казанда махсус бинада Татар дәүләт театры (хәзерге Г.Камал исемендәге ТДАТ) ачыла..
Тинчурин бу елларда журналист, актер һәм язучы буларак та иҗат активлыгын җәелдереп җибәрә. “Йосыф белән Зөләйха“, “Сакла, шартламасын! (1918), “Американ“ (1923), “Җилкәнсезләр“ (1926) әсәрләрен иҗат итеп, үзен зур комедия остасы итеп таныта. Егерменче елның урталарында К.Тинчуринның иҗат эшчәнлегендә төп урынны музыкаль драмалар били һәм бу жанрда әдип зур уңышларга ирешә. К.Тинчурин белән С.Сәйдәшев кебек ике зур талантның бердәм иҗаты нәтиҗәсендә “Зәңгәр шәл“, “Ил“, “Кандыр буе“, “Сүнгән йолдызлар“ исемле әсәрләр һәм алар өчен махсус язылган җырлар -татар музыкасының җәүһәрләре туа.
К.Тинчурин оста хикәяче дә. Аның 30 хикәясе һәм новеллалар тезмәсеннән торган “Мәрҗәннәр“ исемле әсәре бар.
К.Тинчурин мәдәният тарихында үзенчәлекле режиссер буларак та билгеле. Пьесаларын ул үзе сәхнәгә куя, аларда үзе дә уйный, әсәрләренең фикерен тамашачыларга тәэсирле итеп җиткерә белә. К.Тинчурин сәләтле актер булып таныла, матур тавышлы, оста җырчы була.
К.Тинчурин оста педагог та була. Күп кенә яшь драматургларны театр әдәбиятына тарта, аларның әсәрләрен сәхнәгә куя. Татар артистларының бөтен бер буыны аның җитәкчелегендә иҗат мәктәбе үтә.
К.Тинчуринга 1926 елда Татарстанның атказанган артисты дигән исем бирелә. 1934 елда аны Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул итәләр.
К.Тинчурин 1937 елның 17 сентябрендә кулга алына, 1938 елның 15 ноябрендә атып үтерелә. 1956 елда әдип тулысынча аклана, китаплары басыла, әсәрләре кат-кат сәхнәләрдә уйнала башлый. Г.Камал исемендәге ТДАТ һәр театр сезонын К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл“ мелодрамасы белән ачып җибәрә. 1988 елда Татар дәүләт драма һәм комедия театрына К.Тинчурин исеме бирелде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International