Шәриф Байчура. Әдип турында кайбер хатирәләр

Коллектив. Кәрим Тинчурин : истәлекләр, шигырьләр.- Казан : Татар.кит. нәшр., 2003.- 159 б., рәс. б-н.

Кәрим Тинчурин - 1905-1907 еллардагы революция чорында Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал һәм башка алдынгы эшлеклеләр белән берлектә, Казандагы шәкертләр хәрәкәтендә актив катнашучыларның берсе. Ул 1906 елда “Мөхәммәдия“ мәдрәсәсен ташлап чыккан 82 шәкерт арасында да була. Педагог Мирза Гозәиров бу вакытны искә төшереп болай сөйләгән иде: “Мәдрәсәне ташлап чыгучылардан бер төркем шәкертләр Арча кырында бер агач йортка урнаштырылды. Мәдрәсәдә минем урындашым булган Кәрим Тинчурин да шунда иде. Без урнашкан йортның капка төбендә һәрвакыт бер полицейский тора иде“. Монда тору шартлары ничек булуын сөйләгәннән соң, ул тагын Кәрим турында тукталып, аңың мәдрәсәдә чакта ук театр кую белән мавыгып йөрүен, мәдрәсә подвалындагы ашханәдә простынялар белән бүлеп, сәхнә ясап, берничә һәвәскәргә җитәкчелек итеп, спектакльләр оештыруын хикәя итә.
Минем хәтеремдә: 1907 елда, инде реакция башлануга да карамастан, “Мөхәммәдия“ мәдрәсәсендә “әдәбият кичәсе“ исемендәге легаль булмаган җыелышлар әле дәвам итә, анда илнең политик хәленә бәйләнешле чыгышлар да була иде. Илдәге хәл төрле кинаяле сүзләр белән очерк, хикәя яки шигырь формаларында әйтеп бирелә. Шундый чыгыш ясаучылар арасында Кәрим Тин-чуринның да булганлыгын хәтерлим.
1911 ел. Җәй айлары. Бу вакытта мин элекке Әрмәнски (хәзерге Спартак) урамында бер рус гимназисты белән берлектә хосусый квартирада бүлмә алып яши идем. Үзем бер типографиядә корректор булып эшлим һәм шул ук вакытта русча учительлеккә әзерләнәм.
Беркөнне кичкә табарак өйгә кайтып барганда, танышым Якуб Байбурин белән очраштык һәм бер юнәлештә китеп бардык. Сөйләшеп бара торгач, хәзерге Такташ урамына килеп җиттек. Шунда ул миңа: “Әйдә, безгә кереп утырыйк“, - диде һәм без Такташ урамындагы хәзер 10 нчы номерлы ике катлы агач йортның өске катына барып кердек. Өч бүлмә һәм кухнядан торган бу квартирада Фатих Әмирхан, Кәрим Тинчурин, Якуб Байбурин һәм Фатихны күтәреп йөртүче бер егет тора икән. Якуб мине “русча укучы егет“ дип таныштырды. Гәрчә мин моңа кадәр дә Фатих һәм Кәрим белән очрашкалаган булсам да, болай өй шартларында турыдан-туры утырырга туры килмәгән иде әле. Алар-ның буш вакытлары булды, ахры, төрле темаларга шактый озак вакытлар сөйләшеп утырдык. Шуннан соң мин якын күрше булган бу өйгә еш кына кер-гәли торган булдым. Алар янына Г.Тукай, Х.Ямашев, Г.Камал, Г.Коләхметов, Г.Кариев һәм башкалар килеп йөри иде. Кәримнең дә язучы һәм драматурглык нигезләре әнә шул шартларда, шул даирәдә салына. Озакламый “Кояш“ газетасы һәм “Аң“ журналы чыга башлый. Кәримнең “Ак чибрик“ дигән хикәясе басыла. Минем белүемчә, бу аның беренче әдәби хезмәте иде. Шул ук чорда
Кәрим “Сәйяр“ труппасында да артист буларак актив катнаша, ул анда Үзбәк-Тинчурин дигән исем белән йөри. Октябрь революциясен “Сәйяр“ труппасы Максим Горькийның “Мещаннар“ пьесасын кую белән каршылый, Кәрим бу әсәрдә төп рольләрнең берсен башкара. 1918
елның көзендә, Казан чехлардан азат ителгәч, Галиәсгар Камал, Ибраһим Кули һ.блар белән берлектә Кәрим Тинчурин да “Эш“ газетасында эшли башлады. Бу чорда квалификацияле журналист кадрларга ихтыяҗ зур иде. Татар журналистларының бер төркеме чехлар белән киткән, калганнарының да күбесе совет-партия матбугатында эшләүдән тартынып тора. Кәрим белән бер очрашкан вакытыбызда аның совет газетасында эшләүдән бик канәгать булуын, кайвакытларда үзенә газетага баш мәкалә дә язарга туры килүен аерым бер горурлык белән сөйләве исемдә калган. 1919
елның язына таба, Колчак бандалары Идел буйларына якынлашкан вакытта, Кызыл гаскәрләргә спектакльләр кую өчен артистлар труппасы төзелде. Труппаның режиссеры итеп Кәрим Тинчурин билгеләнде.
1922 елның җәй башларында мин Кәрим Тинчуринны Ташкентта очраттым. Ул монда Идел буе хәрби округы политик идарәсе янындагы театр студиясен тәмамлаган кадрлардан төзелгән татар театр труппасына җитәкчелек иткән хәлдә, шул политик идарәнең командировкасы белән килеп, беркадәр вакытлар Оренбург шәһәрендә эшләгәннән соң, ул чакта Төркстан республикасы мәгариф комиссары булып эшләгән Шәһит Әхмәдиев иптәшнең чакыруы буенча 1921 елда килгән икән.
Бу вакытта мин Төркстан Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты тарафыннан үзбәк телендә чыгарыла торган әдәби, иҗтимагый һәм политик “Инкыйлаб“ журналында секретарь булып эшлим, ә журналның редакторы Партия Үзәк Комитетының беренче секретаре Нәзер Тюракулов иде. Шул вакытларда Тюракулов өендә булган бер чәй мәҗлесе минем исемдә бик ачык сакланып калган. Бу мәҗлестә Төркстан Үзәк Башкарма комитеты секретаре Мөстәкыйм Юмакаев, Свердлов исемендәге университетның Урта Азия филиалында укытучы Искәндәр Мөстәкыймов, соңыннан Ташкент университеты профессоры булган күренекле этнограф Булат Салиев, мәгариф комиссариатының гыйльми советы председателе Госманхан Ишанхуҗаев һәм Кәрим Тинчурин булды. Бик җанлы һәм бик күңелле үткән бу мәҗлестә сүз башлыча сәнгать һәм театр эшләре турында барды. Тюракулов соңыннан миңа җибәргән бер хатында: “Тинчуриннарга сәлам. Таудан зур, хурдан чырайлы бер театр сәнгате ясавына һәр заман дога итәр идем. Авызны тулдырып-тулдырып театрдан сөйләгәнен янә ишетәсем киләдер. Гаҗәп нык вә таза егет“, - дип яза.
1925 елда иптәш Тюракулов Казанга килгәч, мин аны Кәримнең үтенүе буенча аларның өенә алып бардым. Кәримнең якын туганнарыннан гына торган бу мәҗлестә сүз тагын да театр, сәнгать һәм әдәбият мәсьәләләре турында барды. Анда Кәримнең татар совет театры үсешеннән канәгать булуын, киләчәккә тагын да зур өметләр баглавын бик бирелеп сөйләве әле дә бик ачык хәтеремдә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International