Кәрим Тинчурин. Кара көннәрдә

Кәрим Тинчурин. Әсәрләр. Өч томда. 3 том. - Казан : Татар. кит. нәшр., 1987.- 512 б.

I
Көз көне, быел уҗымга корт төшкәнлек сәбәпле, кырдагы арышларга карап йөрәк кенә әрни иде. Башка елларда бу вакытта кеше буе була торган арыш быел тычкан эзләп йөргән этне дә күмә алмый, салам дисәң - саламы юк, башак дисәң - башагы тургай борыны кадәр генә. Дөрес, кайсыбер урыннарда яз көне уҗымны да бозып, ясмык, карабодай, борчак кебек әрсез ашлыкларны чәчүчеләр булгаласалар да, сабан ашлыгы да вакытында яңгырлар булмау белән чыгар-чыкмас ук корып-кибеп бетте. Халык авызында йөргән “ачлык“ дәһшәте йөрәкләрне тетрәтеп, ярлы халыкны тәмам аяктан екты, шуңар күрә яз көне шахталардан авылларына иген эшенә дип кайткан ярлы халык, игеннән өметләрен өзеп, берничә адым җирләрен, тазарак тормышлы күршеләренә сатып, үзләре кире, көтү-көтү булып, шахталарга, фабрика-заводларга, Идел буена бурлаклык кәсебенә дип авылдан тарала башладылар. Авыл тагын карт-корылар, куштаннар, ярлы халыкның җирен биләүче байгуралар кулында калды.
II
Хәйрулла агай бу ел шахтага бара алмады, чөнки үткән ел шахтада таш астында калып имгәнгән аягы быел бөтенләй эшкә ярамады. Яшь доктор тәҗрибә өчен аның аягын шахта лазаретында ук кисәргә теләсә дә, Хәйрулла агай күнмәде. Мәфтуха әбинең шифасына, Абруй карчыкның сылавына ышанып, сынган аягын ыштырларга урап, авылына кайтты. Ләкин авыр таш астында калып сөякләре челпәрәмә килгән аякка Мәфтуха әбинең өшкерүе түгел, хәтта яшел чалмалы ишанның “хәсиятле“ сулары, тозлары да файда итмәде. Аякның хәле көннән-көн начарлана барды, бара-тора агачка әйләнде. Моңарчы ачлы-туклы торган Хәйрулла агайның җәмәгатьләре инде бөтенләй ач калдылар, аяк бәрабәренә казнадан чыккан йөз сум акча бер елга да җитмәде, бетте, килер урын да күренмәде. Әмма берсеннән-берсе кечкенә биш бала һәр көн, йөрәкләрне өзәрлек итеп, ачы аваз белән илереп-тилмереп:
- Әткәй, икмәк, әткәй, икмәк! - диләр. Икмәк юк иде.
III
Хәйрулла агай Мифтах байның җирән алашасы төсле көне-төне тырышып эшләсә дә, җәйләрен авылда, кыш көне шахталарда хәлдән тайганчы сасы җир астында күмер, тимер казыса да, “алла“ аңар “бәхет“ ишеген ачмады. Чөнки Хәйрулла агайга дип сакланган бәхетнең җиде кат тимер ишеге төбендә утырып торган шайтаннар, гыйфритләр, аждаһалар аңар дигән бәхетне үзләренә алып, меңнәрчә Хәйруллаларның каннарына, маңгай тирләренә күбенеп, муен калынайтып, зур пулатларда кәеф-сафа чигеп, яхшы аргамакларда йөреп, пуф итеп торалар иде. Әмма Хәйрулла агай кешегә караганда ике өлеш артык эшләсә дә, аның аты да, сыеры да, хәтта кәҗәсе дә була алмады, тамагы икмәккә туймады, тәне җылынып йөрмәде. Хәйрулла агай карта уены, тәмәке тарту, эчү шикелле бозык эшләргә дә өйрәнмәде, бозык эшләр артыннан да йөрмәде, шулай да дөньясында бер көн рәхәт күрә алмады. Ул һаман ач булды, кышкы салкыннан аның йөрәге калтырады. Әмма күрше алпавыт гомере буе эчеп, бозык эшләр артыннан йөреп, карта уйнап, бер эш эшләмичә типтереп кенә йөрсә дә, аның пулаты да бар, әллә ничә мең дисәтинә җир дә; берьюлы өчәр ат җигеп, эшләпәсенә тутый кош койрыгы кыстырган кучерлар белән генә йөри. Гомере буена җирдән салам күтәрмәгән, кулыннан ярты тиенлек эш килмәгән исерек баш рәхәттә, май эчендә ята. Әмма Хәйрулла агай, күршесе Низами, түбән очның Әхмәтҗан, тагы бик күп, бик күп ярлы-ябагай көне-төне бертуктамый эшләсәләр дә, тамаклары ач, өскә кияргә кием дә юк, өйләре дә иске, мичкә ягарга утыннары, ашарга азыклары да юк!
- Бу нигә болай соң?!-дип, Хәйрулла агай кайсы бер вакытларда алдына шундый мәсьәләләрне куеп, төннәр буе уйланып чыга иде. Ләкин ул никадәр уйласа да, никадәр баш ватса да, бу очсыз-кырыйсыз уйларның очына чыга алмый иде. Ул дөньяның бу рәвешчә төзелешендә нинди дә булса бер бик зур хаксызлык, җәбер барлыгын кай чакта сизгән кебек булса да, әмма эзенә баса алмый иде, шул хакта аңар аңлатып бирүче дә юк иде. Әмма көннән-көн аңар якынайган шикелле күренеп, көннән-көн бу авыр хәлдән чыгу якларын сизә барган шикелле була иде. Шул хакта уйлый-уйлый да, ахырда бөтен дөньясыннан өмет өзеп, җомга-гаетләрдә мулла сөйләгән “тәкъдир“ дигән нәрсә аның исенә төшә. Шул мулла сөйләгән “тәкъдир“гә буйсынып:
- Алла шулай кушкан, күрәсең...- дип, иелгән башын тагын да аскарак бөгә иде. Баш бөгелгән саен, тормыш авырая, тормыш авырайган саен, кабер якынлаша, кабер якынлашкан саен, Хәйрулла агайның башында теге “фикер“ зурая иде.
IV
Хәйрулла агай ун елдан бирле инде үз җирен үзе чәчми иде, чөнки кола айгыр үлгәннән соң аңар ат биләү насыйп булмады. Үз өлешенә тигән иңе биш адым, буе кырык адымлы җирен Мифтах байга сатып, үзе кыш көннәрендә читтә хезмәттә йөреп, җәй көне урак өстенә кайтып, шул ук Мифтах байның игенен урып, печәнен чабып, кыш көне үзе өйдә юк чакта җәмәгате бурычланган бурычларны түләгәнгә, үз йорты өчен бер казык та арттыра алмый иде. Элегрәк заманнарда ул, өлешенә тигән шул ук җирен Мифтах байдан эшләтеп, эшен алга җибәрергә дә тырышып караган иде, ләкин ул юл белән дә эшен алга җибәрә алмады, чөнки җир Хәйрулла агай исемендә булса да, әмма иген Мифтах бай ындырына керә иде, аның өчен Хәйрулла агай үзе шахтада вакытта җәмәгатьләре Мифтах байдан бер потка ике пот түләү шарты белән кыш көне бурычланганга, Хәйрулла агайның өлешенә тигән җирнең барлык игене бурычны түләргә дә җитми иде, шуның өстенә әле, ил булгач, түләү, недоим-каларны түләтеп теңкәгә тиеп, актык акчаларны алып китәләр иде.
Көннәрдән бер көн Хәйрулла агай дүрт тавыкны өчкә калдырып, табын корып:
- Син инде, хәзрәт, минем малайны берәр белеш баеңа урнаштыр инде, әгәр дә шул эш барып чыкса, урман битендәге арышыңны урып бирер идем,- диде.
Хәзрәт, тутырган тавыкның ботын эләктереп:
- Минемчә, фараз кылдык, Зәйнулла хаҗи кибетенә бирү мәслихәт булыр, ул миңа шул хакта әйткән дә иде шикелле, әйе, ягъни мәсәлән, ул голәмага ихтирам итә торган кеше инде, фараз кылдык, дин юлында зур юмартлыклар күрсәтә торган һиммәтле бай. Әйе, фараз кылдык, әһле һиммәтен, менә фараз кылдык, күз алдыгызда, мәчетебезне ул карый, ләкин инде, фараз кылдык, сез шул, ягъни мәсәлән, мажик халкы бик надан инде, шул җәһаләтегез үзегезне хур итә, сез, фараз кылдык, балаларыгызны шәһәргә илтәсез, фараз кылдык, вазифасына кызыгып кара эшкә куясыз, әмма мин Мөхәммәтханны кара эшкә бирәсем килми, ягъни мәсәлән ул минем шәкертем булганга, мин аны сәүдә эшенә өйрәттерәсем килә, ул, фараз кылдык, хәзер төркине яхшы танып бара инде, фараз кылдык, аның инде язу-сызуга да мәһарәте бар инде, бинабәрин мин аны Зәйнулла хаҗи кибетенә бирергә мәслихәт күрәм. Зәйнулла хаҗи аллага шөкер, безнең ашнәләребездән, иншаллаһеррәхман, сүзебездән чыкмаса кирәк. Миң җибәрде дисәң, фараз кылдык, улыңны алып калса кирәк, хаҗи әфәнде инде, фараз кылдык, шәһәрдә беренче тәкъва һәм чын мөселман кеше. Әгәр дә инде, фараз кылдык, улыңны кеше итәм дисәң, шул урыннан да муафикъ урынны, валлаһи әгъләм, табарсың микән,- дип, биш бармагы белән йомырка тутырмасын эләктереп, кабып җибәрде.
Хәзрәт, секунд саен юкка чыга барган тавык кисәк ләрен имән бармагы белән төрткәли-төрткәли:I -
Кем, Хәйрулла, кайчан илтергә ниятлисең соң? - дип сорап та куйды. -
Берәр көннән илтеп тапшырырга иде исәп. Быел игеннәр дә начар... Болай да әле, хәзрәт, җилкәдә дүртәү калалар, син инде, хәзрәт, кулыңнан берәр язу бирсәң, яхшырак булыр иде, юкса капкадан кертмәсләр, безне анда кем таный. -
Әйе, дөрес әйттең кем, Хәйрулла. Мин сиңа, фараз кылдык, киткән вакытта, ягъни мәсәлән, мөһеремне басып бер намә язып бирермен, голдырр!! Әлхәмделиллаһ!..- дип хәзрәт, тавыкны дөньяга тумагандай итеп юкка чыгарып, өстәлдә ашарлык бер нәрсә дә күренмәгәч:-Яхшы кем, Хәйрулла, нигъмәтне кайтарыйк! -дип кулын күтәреп алгач, мич алдыннан пычрак чаршау ертыгыннан хәзрәтнең авызына карап торган балалар, чыш-пыш килеп: -
Китә, китә!..- дип сөенеп сикерештеләр. Хәзрәт полный фатихасын биреп чыгып китүгә, хәзрәт калдыкларын көтеп торган балалар өстәлгә барысы да берьюлы һөҗүм иттеләр, ләкин өстәлдә сөякләрдән башка ашарлык нәрсә юк иде. Хәйрулла агай хәзрәтне озатып кереп, өстәл эченә яшереп куйган коймакларны чыгарып, яртышар коймак туры китереп, балаларына бүлеп бирде, әмма Мөхәммәтханга бөтен коймак тоттырып: -
Зур улыма!.. Мин аны, алла теләсә, кибеткә бирәм, ул кибетче булыр,- дип, Мөхәммәтханның башыннан сыйпап, тагын нәрсәдер әйтмәкче булды да, ләкин сүз тапмагач, иңсәсен генә кашып куйды.
Тәмле коймакның ләззәтле, тәмле исе Мөхәммәтханның башын әйләндереп җибәргәнгә, ул, атасының сүзенә әһәмият бирмичә, иптәшләренә күрсәтергә дип, майлы коймакны учына йомарлап, урамга чабып чыгып китте.

V
Таң әтәче кычкырганда, Хәйрулла агай улын җитәкләп авылның кыр капкасыннан чыгып бара иде. Ул, карт көнендә үзен һәм туганнарын карарлык, үлгәч фатихасы булырлык итеп хәзерли торган улын шәһәргә, Зәйнулла байның кибетенә “кеше“ итәргә илтә иде. Аның хыялында киләчәктә Мөхәммәтханның кешегә ихтыяҗы төшмәслек хәлле булуы, күрше Галимулланыкы шикелле, үз атлары, үз сабаны, урамга дүрт тәрәзә чыгарып тимер япкан өе булуы, җире булуы дигән уйлар берсе артыннан берсе үтеп-үтеп китәләр иде. Менә тагын аның күңел күзенә кечкенә генә, матур гына ишек алды күренеп китте, ул ишек алдында бер көтү тавык, каз, үрдәкләр, сарыклар, аларның бәрәннәре күренә башлады.
Кыш көне озын төннәрдә җиделе лампа белән яктыртылган җылы ак өйдә, ак сакаллы Хәйрулла бабай булып, бер көтү балалар арасында утыра, имеш. Таза, матур балалар, аның озын ак күлмәгенең чабуыннан тартып: -
Бабай, миңа чыбыркы иш! - ди. Кайсысы: -
Бабай, миңа чана яса! - ди. Кайсыберсе: -
Бабакаем, миңа сука яса! -ди.
Кара күзле, кара кашлы, карлыгач төсле кечкенә Гайниҗамал:
- Бабакаем, бәгырем, миңа орчык яса! - дип, бабасының киң җиңеннән тарта, имеш...
Аны бу озын һәм тәмле хыялыннан, тузаннар туздырып, дөньялар җимереп белештерми чабып килә торгаш күрше алпавытның котырган симез атлары һәм кучер тавышы гына уятты. Атлар улын шәһәргә “кеше“ итәр өчен илтә торган аксак Хәйрулла агайны чак кына таптап китмәделәр. Көр атларның нык тояклары астыннан чыккан тузан болыты үткәнче, Хәйрулла агай улының кулыннан тотып юл читендә тукталып калды...
Ул, озак итеп, тузаннар туздырган карета артыннан карап торды-торды да авыр сулап: ; -
Байлар шул!.. Бу дөньяда аларга җәннәт шул...Их, менә сул якка җиккән аты гына булса да, мин бүген улымны шәһәргә, кеше кулына илтеп бирмәс идем...-дип, алпавыт һәм аның кырлары, атлары, көтүләре, тегермәннәре хакында озак-озак уйлап, үзенә үзе шундый бер сөаль бирде: -
Алла тәгалә аңар, менә шул исерек баш алпавыт малаена ана карынында яткан вакытта ук: “Менә сиңа шулкадәр җир, менә сиңа шулкадәр урман, тегермәннәр“,- дип бирмәгән бит?.. Аңарга бу дәүләтне атасы калдырган... Әмма атасына ул дәүләтне кем калдырган?.. Бабасы... Бабасына кем калдырган?.. Үзе тапкан... Үзе ничек тапкан?.. Аңар да алла тәгалә анасы карынында вакытта ук бирмәгән бит. Тырышып эшләп тапкан дисәң, менә мин дә эшлим, мин дә бит тырышам. Ләкин никадәр генә тырышсам да, минем тавыгым да өчкә генә калды, бу ник болай?..- дип, тагын шул авыр сорауга җавап таба алмыйча аптырап калды.
Мөхәммәтхан, чәчәк атып килгән зәгыйфь арыш саламын чәйни-чәйни:
- Әткәй, уртага җиккән атын бояр безгә бирсә иде,ә? - дип куйды.
Яшь баланың бу сүзе Хәйрулла агайны куркытып җибәрде. -
Әткәй, менә шундый атыбыз булса, шәп булыр иде бит? -
Кая инде безгә, улым, андый атлар! Кара айгыр шикелле булса да ярар иде әле...
VI
Хәйрулла агай, кояш чыкмас борын ук, улын җитәкләп Зәйнулла хаҗиның кибете алдына килде дә, багана өстенә утырып, кибет ачылганын көтә башлады. Дворниклар, каравылчылар, тагын әллә нинди малайларның урам себерүләреннән шәһәр өстенә күтәрелгән тузан, Мөхәммәтханның үпкәләренә ябышып, аны буа башлады. Ул тузан эчендә мәңгегә каласын алдан белгән шикелле булып кинәт елый башлады. Хәйрулла агай шәһәр урамында Зәйнулла хаҗиның кибете алдында гомерендә беренче мәртәбә бүген улын кызганды. Нарасый баланың ямаулы камзулы өстенә төшкән күз яшьләре дорфа Хәйрулланың таш йөрәген тетеп җибәргәндәй булды, ул, кибет ачылганын көтмичә үк, улы белән кире авылга кайту уен уйлый башлады. Шул арада кибет алдына берничә малай, шулар артыннан кәвешләрен лаштыр-лоштыр өстерәп берничә яшүсмер егет, алар артыннан кара мыеклы, кара күзле, каракүл бүрекле берничә “чын“ приказчик кибет алдына туктап, Хәйрулла агайны күрмәгәнгә салынып, кемнедер көтә башладылар. Шулар янында, читтә боегып торган, ямаулы казакилы бер яшь малай, Мөхәммәтхан катына килеп, акрын гына: -
Кайсы авылныкы син? - дип сорап куйды. Ләкин шул арада кибет алдындагы төркем арасыннан чыш-пыш килеп: -
Минһаҗ абый! Минһаҗ абый! - дип пышылдаша башладылар.
Ерактан камыт аяклы, кара сакаллы, чандыр йөзле берәүнең зур күн ботиклары белән бөтен урамны шаулатып килгәнен күргәч, Хәйрулла агай, бу “Минһаҗ абый“ болар арасында зур кеше икән, дип уйлап, аякка басты, улы Мөхәммәтханның бүреген рәтләп, Минһаҗ абыйны көтә башлады. Минһаҗ абыйга егетләр ун адымнан сәлам бирсәләр дә, Минһаҗ абыйның сәлам кайтарганын Хәйрулла агай ишетә алмады. Шуңа күрә ул яңадан сәлам бирде, Минһаҗ аңар нәрсәдер мыгырдап, ачулы йөз белән кулындагы бер төркем ачкычлар арасыннан бишесен сайлап алды. Бисмилла әйтеп, йозакны ачты, тагы бер мәртәбә бисмилла әйтеп, ишекне ачты, өченче бисмилла белән уң аяктан басып кибеткә керде. Аның артыннан дәрәҗә-дәрәҗә белән башкалар да эчкә керделәр, иң арттан баягы ямаулы казакилы малай керде, аның артыннан Хәйрулла агай, аның артыннан Мөхәммәтхан керде. Төрле ислемайлар, исле сабын, канәфер, бадиян исләре Мөхәммәтханның борынына кер гәч, ул кибетне күтәреп төчкереп алды. Атасы аның җиңеннән тартты. Кара мыеклы, каракүл бүрекле егет ләр, югартын карап:
- Мокыт, перс!-дип көлештеләр. Араларыннан берәү прилавка артына кереп алъяпкычын бәйли-бәйли: -
Агай, сезгә ни бирик? - дип, Хәйрулла агайга якты йөз белән сүз кушты. Хәйрулла агай малахай бүреге астыннан хәзрәт биргән язуны егеткә бирә-бирә: -
Без үзебез Кулбаш авылыныкы булабыз, бу язуны Мифтах хәзрәт биргән иде, улымны китергән идем... хезмәткә... Үземнең аягым эшкә ярамый, шахтада имгәнгән иде. Быел ашлыкларның бер дә рәте юк, малай, алла үзе сакласын инде, тормыш авырайды. Өченче ел хатын вафат булды...- диде. Егет, хатның адресын укып, хатны кире бирә-бирә: -
Сәйфулла, бу агайны Минһаҗ абый янына керт! -дип, идән себерүче малайга кычкырды.
Шул арада кибетнең төрле ягыннан:
- Бай төште, бай төште! - дип тагын чыш-пыш килә башладылар. Егетләр, һәммәсе дә җитди төскә кереп, берәр эш эшләгән булып күренергә тырыштылар.
Шул арада юан гәүдәле, өстенә яшькелт төстәге постаудан киң, озын җилән кигән, ак сакаллы мәһабәт бер, кеше, көзге шикелле ялтырап торган пролеткадан төшеп, дарс-дорс басып кибеткә керде. Кибетчеләр барысы берьюлы, солдатларның генералга сәлам биргәннәре шикелле, сәлам бирделәр дә, теге юан бай, сәламне кайтармыйча түргә узып, бер бүлмәгә кереп күздән югалды. Бу юан кеше күздән югалса да, кибетчеләр шыпырт кына: -
Аллага шөкер, егетләр, бүген байның кәефе яхшыга охшый,-дип үзара пышылдашып алдылар. Ләкин шулай да үзләре теләгәнчә иркен сулыш алмаганлыклары йөзләрендә күренә иде, хәтта теге кара мыеклы, каракүл бүрекле егетләр, үзара акрын сөйләшеп, минут саен, бай кереп югалган ишеккә карап куялар иде. Хәйрулла агайга да ул юан кешенең кем икәнлеген берсе аңлатты. Кинәт теге шомлы ишек ачылып, әлеге юан кеше касса алдына басты да, карчыга шикелле үткен күзләрен егетләр өстендә йөртеп: -
Кара, кара, галиш!.. Күзең чыкканмы, әрәмтамак, мал өстенә басасың, дуңгыз!-дип почмакта киштәдә коробкалар тезеп йөрүче сакаллы бер кешегә ачуланып алды. Бу сакаллы кеше байның үпкәсеннән куркып, кал-
тыранып, каушап, песи алдында торган тычкан шикелле, үзлегеннән-үзе югалу дәрәҗәсенә җитеп мескенләнеп калды. Хәйрулла агай аны кызганды. Бай, Хәйрулла агайны күргәч: -
Әй сез, әрәмтамаклар, нигә кешене күрмисез! -дип аяк тибеп кычкырды. Шул арада Хәйрулла агай хаҗи янына барып сәлам бирде. Хаҗи, Хәйрулла агайның йомыш белән килгәнен сизеп, илтифатсыз гына: -
Вәгаләйкемәссәлам, кем буласың, ни йомыш? -дип, үткен күзләрен Хәйруллага текәде.
Хәйрулла агай каушап, аның сөаленә җавап итеп, хәзрәт биргән мөһерле кәгазьне сузды. Зәйнулла хаҗи, озын борыны өстенә алтын күзлеген куеп, хатны укыгач, тазамы, эшкә яраклымы, дигәндәй, Мөхәммәтханны җентекләп карады: -
Яза беләме? -
Белә иде, төркине шытырдатып укый, гарәпкә төшеп калган иде. -
Урысча беләме?
- Анысын белми шул. Урысчасын мин үзем дә шахтада гына өйрәндем, элек урысча бер сүз дә белми идем. Яшь бит әле, өйрәнер...
Елыйм-елыйм, дип мәлҗерәп торган улының бүреген төзәтеп куйды. Зәйнулла хаҗи, Мөхәммәтханның өстенә бозау сатулашкан вакытта карый торган караш белән карап:
- Юк шул, урын юк. Әнә үзең дә әйтәсең бит әле, игеннәрнең рәте юк дип. Иген булмагач, безнең дә сәүдә булмый шул. Монда әле синең улыңнан башка да әрәм тамаклар тулган... Юк шул, урын юк,- дип, сәгатен карап куйды.
Хәйрулла агай, калтыраган тавыш белән:
- Бай, алла ризалыгы өчен, ятим баланы кызганып булса да ал инде, алла аның өчен сиңа башка җирдән бирер,- дип ялварды.
Зәйнулла бай:
- Булмый шул, кем, агай, урын юк шул. Әле алган хезмәтчеләрнең дә озакламыйча берничәсен чыгарырга уйлыйбыз,- дип, эшләп торган хезмәтчеләрнең йөрәкләрен агулап алды.
Аның сүзләреннән соң кибет эче тагын да тынып калды. Хәйрулла агай, яшенә төелә-төелә, Зәйнулла хаҗиның аяк астына тезләнеп, ялвара башлады. Хәйрулла агайның авыру аягы өстендә газапланып утыруын хаҗи, күрмәмешкә салынып, күзләрен кибетчеләр өстендәйөртеп: “Менә күрәсезме, безгә хезмәткә ничек керәләр“ берегез үлсә, аның урынына йөзегез бар“,- дигән зәһәрле сүзләрне егетләргә аңлатты. Шуннан хатны яңадан бер кат укыган булып:
- Ярый инде, хәерле булсын, Мифтах хәзрәтнең сүзен тыңлап, улыңны алып калсам калыйм инде, ләкин безгә хезмәткә кергән малайларга без биш елга кадәр жалунья бирмибез. Менә шул, энем, биш елга буш хезмәт иттерергә риза булсаң, улыңны калдырасың, булмый икән, дүрт ягың кыйбла, безгә эшкә өйрәнер өчен синең шикелле мокытлар гына түгел, чибәррәк тормышлы ке шеләр дә балаларын тапшыралар. Менә шулай, биш ел буш, ягъни мәсәлән, ашату, кием бездән булыр. Өч елга кадәр оектыр, чолгаудыр, бияләйдер үзеңнәң булыр, менә шуңа риза булсаң, калдыр... Пашпорты бармы?
Хәйрулла агай, иңсәсен кашып: -
Бай, үзем эшкә ярамыйм, азрак... -
Юк, юк, бездән жалунья булмас, бер тиен дә жалунья булмас. Әле улыңны борынын себерергә өйрәтергә кирәк,- диде һәм, кара мыеклы егетләрнең берсенә борылып карап: -
Кем, Галиулла, менә бу агай биш ел буш хезмәт итәргә улын безгә тапшыра, ризалыгын белдереп кул куйдыр, малайның пашпортын ал, агайның үзенә илле тиен сәдака, бер кисәк теге сабынны бир!..-дип фәр ман биреп, кибеттән чыкты да тарантаска утырып китеп тә барды. Хәйрулла агай нишләргә дә белмәде, аптырап калды. Шул арада Галиулла бер дәфтәр тотып Хәйрулла янына килде:
- Менә шул төшкә кул куй, яза белмәсәң - тамга да ярый,- дип илле тиен акчаны кассадан алып бирде. Хәйрулла агай бер көмеш илле тиенгә, бер улына карап торды-торды да, акчасын улына биреп, яшенә карлыгып:
- Аллага тапшырдым, улым, ходай шулай язган, күрәсең... Хуш, балам, сау бул! Байларга яхшы хезмәт ит!-дип, яшенә төелеп, артык сүз әйтә алмыйча, кибеттән чыгып та китте.
Унике яшьлек Мөхәммәтхан яшьле керфекләрен тибрәндереп, суярга сатылган яшь тай шикелле, баскан җирендә ярдәмсез, хәрәкәтсез катып калды...
VII
Мөхәммәтхан йорт эчендә абыстайлар хезмәтенә куелып, кибеткә йомыш белән генә төшә иде. Аңар ирекле авыл тормышыннан коллык тормышына күчүе бик авыр булды, ул асрауларның, әллә нинди карчыкларның йомышларын үти-үти үзе шикелле үк хаҗи колларына хезмәт итә иде. Авыл тормышыннан шәһәр тормышына күчү эч китүдән башланып, мәдрәсәләрдә генә очрый торган җанварларның пәйда булулары белән тәмам булды, әмма калганы борын замандагы гомергә сатып алган колларның эше ни булса, моңарда да шуңардан артыклык юк иде. Абыстайларның базардан базарга, кибеттән кибеткә йөртүләре, икешәр-өчәр потлы төеннәрне күтәреп, икешәр чакрым җәяү йөрүләр Мөхәммәтхан өчен гади эшләрдән санала иде. Бугазына чаклы тыгылып, күзләреннән канлы яшьләр агызса да: “Булдыра алмыйм, күтәрә алмыйм“,- дип әйтергә җөрьәт итми иде, һәм ул сүзне әйтергә аның хакы да юк иде. Шулай итеп, Мөхәммәтханга йорт эчендә тәһарәтханәләр әрчетеп, күлгә юеш керләр төягән зур кәрзиннәр ташытып, көтүгә сыерлар кудырып, төннәр буе шәһәр бакчаларыннан кәҗәләр эзләтеп, су ташытып, утын ярдырып, самовар куйдырып, төгәл бер ел хезмәт иттерделәр. Шуның өчен көненә аз дигәндә тагын бер-ике кешедән кыен күрә иде.
Мөхәммәтханны хаҗи йортында хаҗиның үзеннән башлап иң соңгы асрауга кадәр теләгәнчә кыйнарга, сүгәргә хаклы иде. Икенче елга аны мәкәрҗә вакытында кибеткә төшерделәр. Кибеттә дә аның эше кибет ачылуга ишек төбен себерү, күрше чәйханәдән тоткалы самовар белән чәй ташу, чәй урыны хәзерләү, аны җыештыру, почта аркылы килгән икешәр-өчәр потлы посылкаларны кибеткә китерү, ун хезмәтчегә куелган биш доверенныйның бәрәңгеләрен, суганнарын өйләренә ташу, бишәр-алтышар потлы ящикларны бер урыннан икенче урынга күчерү, кибет астыңдагы сасы суларны түгү, подворье бәдрәфен әрчетү шикелле эшләрне унөч яшьлек баладан эшләтәләр иде, шуның өстенә һәр көнне биш-алты кешедән кыен күреп, дөньядагы барлык кабахәт сүзләрне ишетә иде, хасыйл , кибеттә дәрәҗә җәһәтеннән кара песидән башкасы һәммәсе аңар хуҗа иде.
Мөхәммәтхан ике ел кибеттә шул хезмәттә йөрде, дүртенче ел, бер малайның авыр ящик астында калып имгәнүе сәбәпле, Мөхәммәтхан аның урынын биләп, прилавка артына керде... Бишенче елны урам сәүдәгәрләренә кургашын йөзек, сабын, кершән, пәке шикелле нәрсәләрне дә сата башлады. Бу вакытта инде аның тавышы да калынайган, борын астында кара төкләр дә
күренә башлаган иде. Алтынчы елны Зәйнулла бай, Мөхәммәтханны үз бүлмәсенә чакырып, аена җиде сум жалунья куеп, приказчик исемен тагып, фатихасын биреп чыгарды. Мөхәммәтханга үз гомерендә шуннан да зур шатлыкны күрү насыйп булмады. Зәйнулла хаҗи, үзенчә чынлап та яхшылык иткән кеше шикелле, көчле симез кулларын шешкән борынына кадәр күтәреп, озак итеп дога кылып, алладан Мөхәммәтхан өчен “тәүфыйк“ сорап, үзе өчен дәүләт теләде...

VIII
Зәйнулла хаҗи үз гомерендә дүрт ишанга сабакка утырган “тәкъва“ мөрит иде. Намазын ярминкә вакытларында, кысынкы юлларда гына казага калдыра торган “диндар“ кеше иде. Чирбик-мирбик, пәлтә-мәлтә шикелле сахабәләрдән соң чыккан, истигъмале мотлакан мәргуб булган нәрсәләрдән сакланып, чалбарны кыска йөртә торган суфи сәүдәгәр иде. Хәрәмлеге шөбһәле булган сыраны егерме дүртәр шешә пирәшләп кайтып, хезмәтчеләрен, асрауларын һушларыннан тайдырганчы кыйнаса да, атка бисмилласыз чыбык ормый торган “йомшак күңелле“ аллаяр бәндә иде. Приказчикларның жалуньяларын, ашаган ашларыннан кысып, ачлыктан гаҗиз булып хезмәткә кергән күсәктәй егетләрне “эшкә өйрәтү“ хәйләсе белән бишәр-алтышар ел бушлай хезмәт иттереп этләнә-этләнә атасыннан мирас калган җиде мең сум сәрмаясен бары “үзенең тырышлыгы“ белән генә тугыз йөз меңгә җиткергән оста спекулянт, маһир эксплуататор иде. Мөхәммәтхан шул кешенең фатихасын алу белән үзен бәхетле санады, чөнки хәзер инде ул үзе берничә кешегә баш булып, Зәйнулла хаҗи файдасы өчең утка керергә торган тырыш ялчы иде. Үзе шикелле ачлыктан гаҗиз булгач, тамак хакына хезмәткә кергән малайларга ул хәзер, өстән генә карап:
- Әй син, мокыт, бәрәңге корсак! - дип кенә эндәшә, туры килгәндә, малайларның яңак төпләреннән утлар да чыгаргалый иде. Чөнки аның үзен шулай тәрбия иттеләр, ул, малай булып хезмәт иткәндә, кибеттәге кибетче егетләр, өйгә кайткач байның кәкре аяклы, пирог башлы, җен алмаштырган малае авызын-борынын канга батырганчы кыйный иде. Әгәр дә кыйнатмаса - ярамый, бай улының кәефе китә. Шуңар күрә, Мөхәммәтханның каты кулы күкрәккә төртелгәч, теге малайлар еласалар, аларның елауларына гаҗәпсенеп:
- Чиертергә дә ярамый үзләренә, хәзер кәҗә мае сыга башлыйлар, без малай булып хезмәт иткән чагында безне кәвеш белән күкрәкләргә тибә-тибә кыйныйлар, шунда да күздән яшь чыгару түгел, “эһ“ тә итми идек, ә боларга бармак белән тияргә дә ярамый, алай иркә булгач, байга кермиләр аны! - дип кырт кисәргә ярата иде.
IX
Зәйнулла хаҗи Мөхәммәтханны яратты. Хатлар, дәгъватнамәләр язу шикелле эшләрен бай Мөхәммәтханнан эшләтә башлады. Байның мондый карашы Мөхәммәтханның дәрәҗәсен егетләр арасында күтәрде, жалуньясы да егерме сумга җитте, шуңар күрә ул үзе генә калган вакытларда җанашы Фәхерниса хакында төрле уйларга чумып, өйләнү турында планнар кора башлады. Ләкин өйләнү шикелле зур эшкә байның фикерен белмичә керешү ул вакытларда гөнаһ һәм зур әдәпсезлек булганга, Мөхәммәтхан да бу адымын үзе генә эшли алмады. Ул үзенең өйләнү фикерен байга аңлатырга ярты елдан бирле йөрсә дә, уңай урын, яхшы вакыт туры китерә алмаганга, өйләнү эшләре хыялда гына йөри иде, әмма еллар көтми, һаман үтә.
Мөхәммәтханның солдаттан калганына да ике ел тулып үтте инде. Фәхернисаның атасы да очраган саен шул яктанрак сүзне каера башлагач, Фәхернисаның да, Мөхәммәтханның да, җанашы белән кавышуга теләк чигенә җиткәч, байның кәефле вакытын туры китереп, мәсьәләне ачты. Зәйнулла хаҗи Мөхәммәтханның читек Кәлимулла кызы Фәхернисага өйләнергә теләгәнен белгәч, йөзенә җәһәннәм каралыгы чыгарып:
-Бездән рөхсәтсез үзсүзлеләнеп өйләнәсең икән, бездән фатиха да юк, бездә урын да булмас,- дип Мөхәммәтханның йөрәген агулап, тавышын йомшата төшеп:
-Безнең икмәкне ашаган кеше безнеңчә булырга тиеш, мин сине үзем өйләндерермен! - дип, доха толыбын киеп, күкрәп кибеттән чыгып китте. Байның бу җавабы Мөхәммәтханга яшен ташы шикелле тәэсир итте. Ул, туңган шикелле, үзлегеннән дер-дер килә башлады. Байның Фәхернисаны алырга риза булмавы аның бөтен шатлыкларын җуйды, шулай да акылы Зәйнулла хаҗиның ачуына дучар булудан сакланырга кушса да, йөрәге ни булса да Фәхерниса белән кавышу ягын яклый иде... Менә шул ике ут эчендә Мөхәммәтхан бер-ике атна янды. Йөрәк канына манчылып Фәхернисага язган хатларында “ахры, җаным, кавыша алмабыз“ дигән фикерне сөйгән кешесенә аңлатырга тырышты. Ләкин сөйкемле Фәхернисаның чәчәкле хатларында “җаным, харап итә күрмә“ дигән сүзләрен уйлап, Мөхәммәтхан төннәр буе елап чыга иде. Мөхәммәтхан белән Фәхернисаның бер-берсенә “Таһир белән Зөһрә“ шикелле гашыйк булуларына үч иткәндәй, кара гарәп шикелле, Зәйнулла хаҗиның арага керүе ике гашыйкның икесенең дә гакылларын башларыннан чыгарды. Мөхәммәтхан, Фәхерниса һәм Кәлимулла агай бер яктан һәм Зәйнулла хаҗи икенче яктан тартыша башладылар. Хаксыз булса да, бер бай өч фәкыйрьне җиңде. Мөхәммәтхан Зәйнулла хаҗиның Фатыйма исемле асравына өйләнергә мәҗбүр булды. “Юмарт“ хаҗи, эшләгән гөнаһларын каплар өчен, өч йөз сум придан да бирде. Хаҗи белән асрауның исеме чыкканга, Мөхәммәтхан белән Фатыйманың арасы ут белән су шикелле булды. Мөхәммәтхан белән Фатыйма бай хәтере өчен бөтен тормышларын, рәхәтләрен бай теләгенә корбан иттеләр.

X
Фатыймага өйләнү белән Мөхәммәтханның бөтен рәхәте, барлык кызыклары югалды. Электәрәк доверенный булу өмете, үз башына көн күрү хыяллары никадәр куәтле булса да, хәзер ул теләкләрнең шул дәрәҗәдә үк әһәмиятләре дә калмады. Тормыш көннән-көң авырая бара, егерме сум жалунья җитми башлады, өй эчен бала-чага басты... Шуның өстенә Мөхәммәтханның ревматизмы көчәеп китте, таш идәнле салкын кибет эчендә бер сәгатьне үткәрүе аңар җәһәннәм газабыннан да авыр тоела башлады, никадәр авыр, никадәр читен булса да, иртә сәгать алтыдан кич сәгать унга кадәр, уналты сәгать авыру аяклар белән таш идәнгә басып торырга ул мәҗбүр иде, шуның өстенә юеш кибетнең һавасыннан, ашау-эчүнең җитешмәвеннән, хезмәтнең авырлыгыннан туган күкрәк авыруы көчәеп китеп, кибеткә дә чыга алмаслык булды. Көннәрнең берендә Зәйнулла хаҗи Мөхәммәтханны кибеткә чакыртып, теге приказчик дәрәҗәсен таккан вакыттагы мәһабәт тавышы белән:
- Энем Мөхәммәтхан, бу көнгә кадәр без сине җәмәгатьләрең белән туйдырып килдек, анысы өчен рәхмәт әйтсәң дә, әйтмәсәң дә үз эшең. Аллаһе тәгалә хәзрәтләре безнең сезгә күрсәткән игелекләребезне күрүче, инде син авырган икәнсең, анда безнең эшебез юк, анысы алла эше, әйе, безгә эшче кирәк, авырулар кирәкми, безнең кибет, ягъни мәсәлән, бальнис түгел, кибет бит бу, кибет! Менә син бер атнадан бирле кибеткә чыкмагансың, без, энем, хезмәт итмәгән кешене үзебездә тота алмыйбыз, бүгеннән соң син безнең кеше түгел, бездән сиңа фатиха. Кассага алтмыш сум кырык биш тиен бирәчәгең бар икән, акчаң булса, түләп калдыр, булмаса - вексельгә кул куеп китәрсең, дөньядагы исәп-хисапны ахирәткә калдырмыйк... Ярый, аллага тапшырдык, бездән сиңа фатиха, бай бул!..- дип бер чирек киңлегендәге кама тоткан якалы намаз толыбын киеп, сөлек шикелле аргамакка утырып, салкын тын һавада кар тузанын туздырып чабып китте.
Зәйнулла хаҗиның бу эшеннән соң Мөхәммәтханның бугазына бер каты нәрсә утырган шикелле булып, аңар сулыш алырга уңайсызлады. Ул Зәйнулла хаҗига, бөтен көчен җыеп, барлык сәламәтлеген аның байлыгы өчен корбан иткәнлеген, хәзер, эшкә ярамагач, урамга чыгарылып ташлауның ярамаганлыгын әйтмәкче булды, ләкин хаҗи юк иде инде. Ул шул хакта егетләргә зарланмакчы булды, ләкин аның авызыннан ак күбектән башка нәрсә чыкмады, тик күзләреннән кайнар яшьләр салкын кибет идәненә акрын-акрын тамалар иде. Ул, күзләрен шунда хезмәт итүче егетләр өстенә текәп, шул сүзләрне әйтмәкче булды, ләкин бугазыннан тавышы чыга алмады:
“Менә, егетләр, күрдегезме? Менә бу сезгә сабак булсын, мин барыбер беттем инде, әмма сез үз хакыгызны шул кансыз җанвардан таптатмагыз. Менә мин шул кешенең рәхәте, аның баюы өчен унбиш ел хезмәт иттем, аның баюы өчен бөтен саулыгымны бирдем... Әмма хәзер, мин эшкә ярамый башлагач, этне куып чыгарган, шикелле куып чыгарды, күрдегезме, егетләр? Күрәсезме? Күрегез, бу сезгә сабак булсын, сезне дә алда шул көннәр көтә, агяһ булыгыз !“ - дигәндәй, яшьле күзләре белән аларга тилмереп карап торды, ләкин шул авыр вакытта аның хәлен, кәефен сорарлык кибеттә бер кеше дә
табылмады. Ул көчкә-көчкә генә авыру аякларын өстерәп, күкрәгендәге авырудан, ачудан, гарьлектән буыла язып, ютәленә карлыгып, кибеттән чыгып, кибет алдындагы баганага сөялде. Унбиш еллык хезмәт көннәре аның күз алдыннан шанлы күренешләр булып бер-бер артлы үтә башладылар, ул, йодрыкларын йомарлап, тимер баганага бәрә-бәрә: -
Соң мин ни өчен тырыштым? Нигә тырыштым?! -дип үз-үзенә сөаль биреп, тирән уйга калды. Аны бу уеннан янындагы атның пошкыруы гына уятты, бу ат аңар таныш иде... Бу ат Зәйнулла хаҗида Мөхәммәтхан белән бергә эшләгән, иде, ләкин хәзер ул да эшкә ярамый - картайган, имгәнгән инде. Шушы авыр минутта аның хәлен ак кашка аңлар төсле тоелды, чынлап та, алар бер-берсен аңлаштылар бугай. Мөхәммәтхан, бәхетсезлек дусы ак кашка янына килеп, аның куе ялын сыйпап: -
Син дә беттеңмени, хайван? Әйе, без синең белән икебез дә беттек, безнең инде моннан соң Зәйнулла хаҗига кирәгебез юк. Әйе, хәзер без ташландыклар инде, гомергә ташландык. Без ни өчен, кем өчен тырыштык соң? - дип иренен калтыратып, калгып торган карт алашага сөялеп, үксеп-үксеп елый башлады.
Шул арада күрше кибеттән итче Фәхри, сөйләнә-сөйләнә атка таба килеп:
- Ярый, ярый, арт саныннан бер пот, казылык турыннан ун кадак калдырырмын, ләкин бәясе өч тиен ярым булыр,- диде.
Кибет алдындагы юан татар, карга тавышлары чыгарып:
- Йөрәге, йөрәге дә миңа! - дип кычкырды.
Итче Фәхри ак кашканың ял маен, корсак астын тотып: -
Ярый, ярый, йөрәге дә сиңа булыр. Ах, хайван, карт булса да, күркә итенә бирешмәс! - дип, күн бияләе белән симезрәк җиренә сугып, ак кашканы суярга алып китте. Эш сафыннан чыккан хайван, иренен кал- тырата-калтырата үзен суйдырырга риза булып, яңа хуҗасы артыннан аксый-аксый китте. Мөхәммәтхан ак кашка артыннан карап калды. Ул бүген ак кашка белән үзе арасында бик зур якынлык булганлыгын ачык аңлады. Моңарчы шуны аңлый алмавына чын күңеленнән кайгырып: -
Ни өчен кешеләрнең итләрен ашамыйлар икән? Әгәр дә ул гадәт булса, шөбһәсез, Зәйнулла хаҗи минем' итемне дә ашар иде, йөрәгемне, бавырларымны кыздырып, җәмәгатьләрен сыйлар иде, шунда ул, белеп ашагыз, бу Мөхәммәтхан ите, димәс иде. Минем икмәгемне ашап кан җыйган, минем хакым бу, дияр иде... Юк, чынлап та, нигә кеше итен ашамыйлар икән? Юкка... кеше...- дип сүзен әйтеп бетерә алмады, авызыннан кан китеп, һушыннан таеп, унбиш ел хезмәт иткән кибет алдына егылып, җан бирде...
Ул үлде... Ул мәңгегә юк инде... Ул бетте... Тик Зәйнулла байның кибет алдында ак карны бизәгән кызыл кан эзе генә калды...
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International