Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
Мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Татарстан Республикасының күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре: белешмәлекләр
Кәрим Тинчурин. Биобиблиографик белешмәлек
Азат Әхмәдуллин. Кәрим Тинчурин стиле
Азат Әхмәдуллин. Кәрим Тинчурин стиле
Коллектив. Кәрим Тинчурин : истәлекләр, шигырьләр. - Казан : Татар. кит. нәшр., 2003. - 159 б., рәс. б-н.
Заһидә ханым Тинчуринаның истәлекләрендә шундый бер урын бар. Ул ире К.Тинчуринның борчылган, нәрсәгә дә булса рәнҗегән вакытларында дәшми генә ишекле-түрле йөрү гадәте бар иде, дип сөйли. “Озак йөри, -ди ул, -аннары миңа дәшә: әйдә, бергәләп йөрик әле! һәм без икәүләп тын гына йөри башлыйбыз... “
Менә шул нәни генә истәлектән гаять үзенчәлекле, көтмәгән-уйламаган карар кабул итәргә сәләтле кеше күз алдына килеп баса. Француз галиме Бюффонның “стиль - кеше ул “ дигән мәгълүм афоризмы искә төшә. Чыннан да, К.Тинчурин әсәрләрен укыганда яки сәхнәдә караганда, көтелмәгән, беренче карашка гаҗәеп тоелган, ләкин кешенең характер үзенчәлеге белән, вакыйгаларның табигый агышы белән нигезләнгән эш-хәрәкәтләрне, настроениеләр алмашуын күрәсең.
К.Тинчуринның стиль үзенчәлекләре ачык булып сатира һәм комедия өлкәсендә формалашты. Ул, беренче чиратта, комедиограф, капиталистик җәмгыять шартларының кеше шәхесенә тәэсирен үзе күргән, шул шартлар авырлыгын үз җилкәсендә татыган художник. Шуңа күрә дә аның талант көче иң башта сыйнфый җәмгыятьне фаш итүгә юнәлтелгән. Бу хәл ул калдырган әдәби мирасның үзенчәлеген дә, стиль төрен дә билгели. Аның пьесаларының 12 се комедия жанрына карый, 5 се - драма, 4 се - музыкаль драма һәм 1 се - трагедия. Дүрт пьесасын ул соавторлыкта язган. Драмага һәм мелодрамага караганнары арасында да көлү һәм кире типларны мыскыллау шактый урын тота. Әйтик, “Зәңгәр шәл “дә тулы бер пәрдә һәм аерым күренешләр сатира һәм комедия рухында бара. “Ил “, “Булат бабай семьясы “, “Кандыр буе “ кебек пьесалар турында да шуны әйтергә мөмкин. Драматург иске җәмгыятьтә рухлары гарипләнгән, начар белем алган, ялгыш тәрбияләнгән кешеләрдән үткен көлә, димәк, буржуаз җәмгыятьнең нигезләрен фаш итә, дистәләрчә сатирик һәм комик образлар тудыра...
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз