Марсель Сәлимҗанов. “Зәңгәр шәл “ сере

Коллектив. Кәрим Тинчурин : истәлекләр, шигырьләр. - Казан : Татар. кит. нәшр., 2003. - 159 б., рәс. б-н.

(Журналист Гүзәл Камал белән әңгәмә)
“Зәңгәр шәл “ сере -
Марсель Хәкимович, Сезнеңчә “Зәңгәр шәл “нең сере нидә? -
Халык мәхәббәтен казанган бу үлемсез әсәр хакында бәхәсләр күп булды инде.
Кәрим Тинчурин аны 1926 елда яза һәм шул ук елның көзендә сәхнәләштерә дә. Төп рольләрне беренче башкаручылар Зәйни Солтанов (Ишан), Рокыя Кушловская (Мәйсәрә) һәм Кәрим Тинчурин (Булат) үзе була. Спектакль шундый зур уңыш казана ки, аның даны бүтән төбәкләргә дә таралып, Троицк, Оренбург, Әстерхан һәм башка театрлардан килеп караучылар актерларның репликаларын язып алып, үз сәхнәләренә күчерәләр. Пьеса шаулап-гөрләп, тамашачыны
Сокландырып, милли җирлеге белән күңелләргә хуш килеп, татарлар яшәгән бөтен якларда уйнала. Ә Салих Сәйдәшевнең нечкә лирик вә нәзакәтле музыкасы ямь өстенә ямь биреп, спектакльне тагын да тулыландыра, зур уңыштан канатланган композитор яңа көйләр, арияләр яза. Татар җанының иң нечкә кылларын тибрәткән асыл пьеса - “Зәңгәр шәл “ сәхнәләрдә төшми һаман уйналыр иде дә бит аның авторын сәер рәвештә кулга алалар. Зур талант иясе иҗат иткн рольләр, әсәрләр, спектакльләр хакьнда 19 ел буе беркем бер сүз дәшәргә кыймый. Тик шулай да аның исеме халык хәтерендә җуелмаслык булып калган икән. 1956 елда, Кәрим Тинчурин акланганнан соң, аның “Зәңгәр шәл “е яңадан сәхнәгә менә. (Режиссер Ш.Сарымсаков.) Театр өчен күңелсез еллар иде бу. Тамашачы спектакльләргә йөрми торган чак. Спетакль элеккеге декорацияләр, иске, әзер костюмнар белән унбиш көн эчендә генә әзерләнә.
Һәм менә театр тормышында гадәттән тыш хәл - тамашачы “Зәңгәр шәл “гә агылып йөри башлый. Югыйсә халыкта июнь аенда театр кайгысы булырга тиеш түгел бит?! Моңа мин үзем шаһит - спектакль ай буе алкышлар белән барды, зал шыгрым тулы иде. Шунысы гына аяныч, Салих Сәйдәшев бу әсәрнең терелүен, шундый уңышка ирешүен күрә алмыйча, ике ел алдан вафат булды.
Театр 1957 елда Мәскәүдә үтәчәк Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына әзерләнә. Декадага алып барырга уйламаган да спектакльне, ягъни “Зәңгәр шәл “не, очраклы рәвештә генә Мәскәү тәнкыйтьчеләре күреп ала. Яратып кабул итәләр. Спектакль өчен яңа декорацияләр ясала. Киемнәр тегелә, “Зәңгәр шәл “ Мәскәүгә бара һәм башкаланы яулап кайта. Бу бик табигый. Гәрчә без әле “Зәңгәр шәл “нең серенә төшенеп җитмәсәк тә. -
Моны ничек аңларга? -
Бу пьесаның серен, тылсымын театр белгечләре, тәнкыйтьчеләр дә аңлый алмыйлар. Әсәр бернинди сәхнә кысаларына сыймый, классик кануннарга буй- сынмый. Ул төп-төгәл эшләнгән, үзара нык бәйләнмәгән өлеш-күренешләрдән тора. Кайсы күренешне уйнасаң да - үзенә күрә бер пьеса. Элек артистлар аны шулай - берәр-берәр күренеш уйнаганнар да. Ә “Кара урман “ күренешен, актер Шакир Шамильский уенына таң калып, автор соңыннан яза. Ә шулай да бу әсәр гаҗәеп тылсымга ия. -
Аның тылсымы Сезне дә гел үзенә тартып торадыр? -
1970 елда Ш.Сарымсаков тарафыннан К.Тинчурин постановкасы буенча куелган спектакльнең искерүен сизеп, мин аны яңартырга, яңа сулыш өрергә, җанландырырга уйладым. Яңа башкаручылар керттем. Мәйсәрәне Флера Хәми- това, Булатны башта Азат Аббасов, Мәсгут Имашев, соңыннан Наил Әюпов башкардылар. Ишанны, гадәттә, карт кеше итеп күрсәтәләр иде. Ә мин янып торган Шәүкәт Биктимеровны керттем, югыйсә ни өчен соң аңа бишенче ха- тын кирәк булыр иде?! Спектакль бизәлеше эшләгән М.Сутюшев алдына да яңа бурычлар куйдым. Декорацияләр җыйнак һәм җәһәт үзгәртелә торган булсын, дидем. Тамашачы бу спектакльне 12 ел буе карап хозурланды. Ләкин һәрбер спектакль кеше кебек үк туа, җитлегә, картая. Берзаман спектакльнең формасы кала, ә “кан тибрәлеше “ югала. “Зәңгәр шәл “не яңа бинабызга күчкәч, шәрык миниатюралары рәвешендә яңадан куйдым. Тагын ун ел уйналды. Үзебезнең яшәешебез турындагы бай, тирән эчтәлекле иң милли әсәр ул. Юкка гына без күп гастрольләребезне шул спектакль белән ачмыйбыз бит. Чит мәмләкәтләрдә яшәүче милләттәшләребез аның милли аһәңенә бигрәк тә сизгер. С.Сәйдәшев музыкасы күңелне җилкендерә торган дәртле дә, гаҗәеп моңлы да. Авыл Сабан туе барыбызга да газиз, ә көйләр ирексездән сагышландыра, туган туфрагыбызга, кавемебезгә тартылуны көчәйтә, үзең дә сизмәстән татар дулкынына көйләнәсең, милли хәтеребезне, татарлыгыбызны уята ул безнең. Баш бирмәү - буйсынмау, иреккә омтылу безнең каныбызга сеңгән. Җор теллелек, сүзгә тапкырлык, җыр-биюгә һәвәслек тә бабаларыбыздан килә. “Зәңгәр шәл “ безнең яшәү рәвешебезне күрсәтә, яшеренеп, тирәндә яткан хис-тойгыларыбызны уята. Татар рухын калкытып чыгара - монда иреккә омтылу да Сабан туе лейтмотивы белән бирелә. Фаҗигале-көенечле, кызыклы-сөенечле мизгелләр нәкъ тормыштагыча гел алмашынып тора. Шуңа күрә дә бик якындыр ул безгә - безнең ничәмә-ничә буын тамашачы яратып карый торган “Зәңгәр шәл “! Халык үзе хаким бит! Әгәр дә гасыр буена аны тамашачы карап туймый икән - спектакльгә иң югары бәя шул бит инде! 1980 елда, Мәскәүдә гастрольдә чакта, “Зәңгәр шәл “не Колумбия илчесе карап шаккатты. “Минем халкым хакында икән бит бу спектакль! “ - диде. Минемчә, чын милли әсәр генә башка милләтләр өчен дә якын, үз була ала! -
Кайбер күренешләрне, әйтик, Ишанның халыктан садака җыюын төше- реп калдыргансыз. Динне мыскыллау дип, спектакльгә йодрык селкүчеләр дә аз булмады бугай. -
Дин җанны, рухны чистарта, мин дингә каршы түгел. Әмма “Зәңгәр шәл “дәге Ишан кебек дин әһелләре дә булган. -
Марсель Хәкимович, Сез “Зәңгәр шәл “не өченче тапкыр сәхнәләштердегез. Бу юлы куелган спектакльнең тамашачыга әйтергә теләгән фикере нинди? -
Вакытлар узу белән кешеләрнең зәвыгы, дөньяны күзаллавы, эстетикасы да үзгәрә. Ярты гасыр элек уйналган, дан-шөһрәт казанган спектакльләр, әлбәттә, яхшы булган. Әмма шул заман өчен яхшы! Бүгенге тамашачы, бигрәк тә яшьләр, шоу-мюзикл жанрын яратып өлгерде. Бу спектакльдә дә шуның алымнары нык сизелә. Шартлы бизәлеш, заманча пластика теленә күчү, ирония, урмандагы манзаралар уйландырырга тиеш. Татар рухын күтәрүче әсәр - “Зәңгәр шәл “не мин мелодрама итеп түгел, музыкаль, фаҗигале, халык драмасы итеп куйдым. Заманалар үзгәрсә дә, иреккә омтылу, гади халыкны кысу-изүгә нәфрәт һаман да актуаль. Безнең халык сабыр, түзә. Әмма азатлыкка, иреккә омтылуда җанында аның. “Кара урман шаулый, ирек даулый “, - дип, юкка җырламый бит Булат. “Зәңгәр шәл “ татарны яшәтүче көч бит ул.
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International