Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе бинасы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Укырга тәкъдим итәбез
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
Мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Татарстан Республикасының күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре: белешмәлекләр
Хәсән Туфан. Биобиблиографик белешмәлек
Чәчәкләрдә төсе калды. Шагыйрь бакчасында (Гомәр Бәширов)
Чәчәкләрдә төсе калды. Шагыйрь бакчасында (Гомәр Бәширов)
Чыганак:
Ак чәчәк атар иде : Хәсән Туфан турында истәлекләр / төз. Х. Әюпов. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1989. - 368 б.
Әдәби әсәр ничек туа? Илһам ничек, каян килә? Шагыйрь яки әдип нәрсә белән рухланып иҗат итәләр? Бу хакта мең еллар буенча язып киләләр, шәт, моннан соң да язудан туктамаслар. Чөнки бу — мәңгелек тема һәм кеше рухының иң мавыктыргыч сере. Дөнья йөзендә күпме әдип, шагыйрь яки композитор булса, шунча ук шәхси үзенчәлек, шунча ук язу алымы һәм дөньяга караш яшәп килә. Әгәр шулай булмаса, әдәбият, сәнгать яши алмас иде. Әмма талантның иҗат эшендә тоткан урынын беръяклы гына итеп, ансатлаштырып аңлатучылар да очрый. Андыйлар, әгәр берәр бәхетле бәндәгә табигать талант дигән шул кадерле һәм тансык сыйфатны бүләк иткән икән, димәк, шул җитте, ул зат үзеннән-үзе әдип, шагыйрь яки композитор булып китә, дигән кебегрәк фикер йөртәләр. Мин үзем, талантны нәкъ кирәкле урынында куллану, аның белән нәкъ кирәгенчә идарә итә белү өчен төпле акыл да, халыкның тарихына, аның тормыш тәҗрибәсенә нигезләнгән бик зур рухи байлык та кирәк, дип уйлыйм. Мин моны күз алдында булып торган ачы тормыш хәлләреннән, гыйбрәтле язмыш сабакларыннан чыгып әйтәм. Кызганычка каршы, кайбер авторларның беренче шигырьдән үк башлары әйләнә башлый, алар беренче китапларының типография карасы кибеп җитәр-җитмәс үк дан шаукымыннан исереп, тормыш сукмагыннан чалыш-чолыш атлап китәләр.
Талант иясе сизгер җан булырга, үз заманының һәр сулышын сизеп торырга тиештер. Тормышның кечкенә генә бер вакыйгасы да, тапкыр сүз дә, күңелләргә рәхәт бирердәй моңлы аваз да аның иҗат дәртен кузгатып җибәрергә мөмкин. Ләкин очкын дөрләп кабынып китсен өчен учакта ягулык булырга тиеш бит! Әнә шул хакта — иҗат кешесенә күңел хәзинәсен яңадан-яңа табышлар белән баетып, дулкынландыргыч кичерешләр белән рухланып яшәү кирәклеге турында фикер йөртәсе килә иде.
Өлкән шагыйребез Хәсән Туфан ифрат та катлаулы, бәрәкәтле тормыш юлы узды. Ул, бәхеткә каршы, гомере буена иҗат дәртен сүндермичә, һәрдаим әдәбиятыбызның алдынгы сафында бара. Өстә куелган мәсьәләгә шушы бай тормыштан кайбер мисаллар китерергә телим.
Аксак сыерчык.
Яз көне кошлар җылы яктан кайта башлагач, Хәсән һәр елны аларны Аккош күлендәге язучылар дачасында каршы алырга ярата. Тәрәзәсе каршындагы куакка берәр ят кош килеп кунуга, биноклен алып, бакчага чыгып китүен дә күргәнем бар. Аннан кергәч, ул кадерле кунагын каршы алгандай куанып, өстәлендәге китаптан әлеге кошның сурәтен күрсәтеп ала:
- Бу тирәдә сирәк очрый. Яз көне, төньякка узышлый, безгә тамак ялгарга туктый,— дип тә аңлата.
Ул елны бераз сырхап торганлыктан, кошларын каршыларга Хәсән үзе бара алмады. Үтенечен телефон аша миңа әйтергә булган.
- Син минем кошларым-дусларымны күреп, килгән кадәресенә җим салгалап кайта алмассыңмы? Мин аларны бик сагындым,— диде. Нәрсәгәдер уңайсызлангандай, бераз тынып торды да тагын бер-ике сүз әйтеп куйды:
- Аннары, ничек әйтергә мөмкин, син анда искәр әле, безнең йорт тумасы аксак сыерчык быел да килдеме икән?
Ярар, иптәшнең үтенечен гамәлгә ашыру — изге вазыйфа. Ләкин ул ниткән аксак сыерчык? Ул кошның аксагы да буламы икәнни соң? Әгәр була икән, очар кошның аксакмы, түгелме икәнлеген ничек белмәк кирәк?
Хәсән үзе генә түгел, кошлары да аны сагынган икән. Кыш буе аның җимлеге тирәсендә чуалган песнәкләр, тукраннар урынына хәзер көтүе белән еракта кышлаган уткойрык, үрмәләч, чеберчек кебекләр кайтып төшкән. Әлеге аксак сыерчык та кайткан булып чыкты. Ул башкалардан аерымрак йөри, чыбыкка бер аягы белән чытырдатып ябыша да гарипләнгән аягын сузыбрак утыра икән. Бу сыерчыкның гыйбрәтле язмышын соңыннан гына белдем. Ул бала чагында ниндидер бәхетсезлеккә очрап аягын гарипләндергән дә, бүтәннәр шикелле үзен-үзе туйдыру бәхетеннән мәхрүм калган. Шәфкатьле куллар аны җәй буе ерткычлардан саклап, тамагын туйдырып үстерә торгач, ниһаять, ул көзгә таба тәмам «кеше булып», туганнары белән җылы якка киткән. Менә шул кошкай туган ягына әйләнеп кайткан да, үзен тәрбияләп үстергән кешеләрне куандырып, шул ук ояда үзе бала-чага үстерергә хәстәрләнеп йөри иде.
Җылы яктан кошлар кайтып оя кора башлаганда, бигрәк тә алар иң дәртләнеп сайраган иртәнге сәгатьләрдә ни җаның белән бу концертка битараф калмак кирәк?! Иртән иртүк, агач кәүсәләре арасында кояшның алтын-сары нурлары җемелди башлауга, яфракка бөреләнә башлаган хуш исле куаклар арасыннан кошлар үз дусларының чал башын күрәләр. Бу вакыт әле бакчада берәү дә юк, кошлар да ул гына. Аксак сыерчык күгәрчен тамагы төсле матур түшен киереп, өзелеп-өзелеп сайрый. Ул әле яшь колын булып кешнәп җибәрә, әле кеше тавышы чыгарып ай-һай-һай дип куя. Ул да түгел, аның тавышы тау астындагы тынгысыз чишмә чылтыравына охшап китә.
Нәрсә дип сайрый икән сыерчыклар? Юлларыбыз бик озын, җилләр каршы булды, өчтән беребез генә исән-сау кайтып җитә алдык, дипме? Әйбәт булса да торган җир, сагындыра туган ил, дипме? Хәер, ни генә әйтергә теләп сайрасалар да, алар шагыйрь дуслары белән бик яхшы аңлашалар булса кирәк.
Гөлләр шигърияте.
Чәчәкләр сөйләшә беләме? Бу сорауга һич икеләнмичә:
- Белә! Әгәр дә син дә аларның телен белсәң! — дип җавап бирәсе килә. Чөнки Хәсәннең үз теле белән әйткәне бар:
- Кыңгырау чәчәк мине һәр көн иртән, әйтер сүзе бар кебек, күземә карап каршы ала,— ди ул.
Бу хакта аның шигырендә дә язганы бар:
Каядыр дәшәләр,
Нәрсәдер әйтәләр,
Мөгаен, матдәнең
Җырыдыр чәчкәләр...
Ул чәчкәләр аның Аккош күлендәге кечкенә бакчасында үсә, Хәсән Туфан гомере буена яшь шагыйрьләр тәрбияләп үстергән кебек, гөлләр шигъриятен дә үз бакчасында, үз кулы белән үстерә.
Әгәр бу бакчага чәчәк вакытында килеп керсәң, нәфис төсләрнең күплегенә, аларның төрлелегенә сокланмыйча кала алмыйсың. Килеп керешкә син үзеңне Көнчыгышның оста куллары чиккән гаҗәеп келәм каршысында торган кебек хис итәсең. Кайсы якка гына күз салма, күзеңнең явын алырлык ал, кызыл, миләүшә төсле, коңгырт һәм зәңгәр чәчәкләр. Менә синең алдыңда ук, «беләсеңме без кем?» дигәндәй, тәкәббер кыяфәттә иркә Европа кунаклары — мальва, флокс, астра кебекләр чәчәк атып утыра. Болары затлы нәселдән, аларның нәсел-нәсәбе, кайсының кайсы король бакчасында үстерелүе калын китапларга теркәлгән.
Шулар янында ук үзебезнең кырларда, урманнарда әрсезләнеп аяк астында үсеп яткан умырзая, энҗе чәчәк, үрмәле гөл, колмак, кыңгырау кебекләр башта гайре табигыйрәк булып күренә. Чөнки гадәттә бу кыргыйларны «культурный» бакчаларга кертмиләр. Хәсән исә үзебезнең йорт тума чәчәкләрне урманнарда, кырларда эзләп табып, үз кулы белән алып кайтып утырткан. Бу хәлне Туфан елмая төшеп кенә үзенчә аңлатты:
- Ничек әйтергә мөмкин... мин биредә аристократияне табигатькә якынайтып, бераз демократия өйрәтергә тырыштым. Әйдә, бездән булсын яхшылык! — диде.
Кыргый табигатьнең үз матурлыгы бар. Шагыйрь күңелендә исә гөлләр һәммәсе дә бер үк дәрәҗәдә тигез хокуклы, җылы кояш астында аларның һәммәсенең дә күкрәп чәчәк атарга хакы бар. Алар һәммәсе дә кешенең рухи тормышын гүзәллек, нәфислек, гармония хисләре белән баетып торучы, күңелгә якын табигать бүләкләре. Шунлыктан шагыйрь аларны якын итеп һәрдаим хәлләрен белешә, кояшлы көннәрдә «күңелләре көр» булуын, һава шыксызрак, салкынрак чакларда «күзләре түбән, күңелләре сүрән» булуын күреп, сизеп тора. Чәчәкләр шагыйрьнең эстетик теләкләрен канәгатьләндереп, күңеле тибрәнүләренә тәэсир иткән чаклар да була. Бер шигырендә ул:
Ак гөлләргә тутлар төшә
Сары сагышларымнан,
Гөл гаепсез,
Коткар мине
Гөлнең каргышларыннан, — дип яза.
Гомумән, шагыйрьнең чәчәкләр белән дуслыгы ниндидер бер вакытлы, очраклы мавыгу гына түгел. Аның тормышында һәм иҗатында бу табигать гүзәллегенең бик күркәм үз урыны бар. Аның дусларының «чәчәкләрдә төсе, җирдә җылы эзе кала». Кунак кызлар аңа «зәңгәр чәчәк төсле нейлон яулык ябып» киләләр. Ул якын дусларын тәбрик иткәндә аларга, иң кадерле бүләге итеп, чәчәк алып бара, үзенә чәчәк бүләк итүгә чын күңелдән куана. Аның «Чәчәкләр китерегез Тукайга!» дигән сүзләрендә бөек шагыйрьгә тирән мәхәббәте чагыла. Шунлыктан, «Гүзәл» дип исемләнгән шигыреньдәге мәгълүм юлларны да чын күңелдән ышанып укыйсың:
Гөлләр сорый миннән:
«Нишләп, Туфан,
Уйга калдың әле син шулай?» —
Белмим, гөлләр, уйга калып шулай
Гүзәллеккә сокланам бугай...
Нәрсәдә икән моның «сере» дигән сорау туарга мөмкин. Күрәсең, шагыйрьнең рухи дөньясының үзенчәлегендә, күңеле һаман да яшь, хисләре һаман да үткен, нечкә булып
калуындадыр. Ул тормыш һәм табигать матурлыгын чынбарлыкта ничек булса, шул рәвештә табигый тулылыгы, чикләнмәгән гүзәллеге белән күрә ала һәм аларга борынгы бабаларыбыз беркатлылыгы, сабыйлар самимилеге белән соклана белә. Гомернең сиксәненче баскычына аяк басканда да үзендә сабыйларның күңел сафлыгын саклый алу бик кадерле рухи байлык, сирәк очрый торган бәхет ул.
Минем Хәсәнгә ярым шаярып, ярым чынлап дигәндәй шундый сорау биргәнем бар:
- Кем син, Хәсән? Сине ниндирәк холыклы кеше дип аңларга мөмкин?
Ул гадәтенчә, чал чәчен биш бармагы белән тарап, уйланыбрак җавап бирде:
- Мине балалар шикелле беркатлы, диләр. Ихтимал, дөрестер ул. Шулай да кайчагында мин усал да булла алам.
- Кайчан, ниндирәк хәлләрдә?
- Әгәр дә халыкның йөз суын түксәләр, халык мәнфәгатенә хилаф эш кылсалар.
Бу фикерне әйткәндә ул сатирик шигырьләрен дә күз алдында тота булса кирәк.
Шагыйрь өстәлендәге чүкечләр.
Һәркемнең әйләнә-тирә мохите, яшәү шартлары аның үзенә генә хас шәхси үзенчәлеген, холкын-фигылен, дөньяга карашын, эстетик зәвыгын чагылдырырга мөмкин. Шәһәрдә булсын, дачасындагы дәрвишләр хөҗрәсе кадәр генә бүлмәсенең язу өстәлендә булсын, шундый бер сәер тәртип яшәп килә ки, Хәсән фәкать үзе генә моның «очына чыга» ала торгандыр. Кем өстәле бу? Орнитолог галимнекеме, слесарь өстәлеме, әллә әдәби иҗат белән шөгыльләнүченекеме? Ниләр генә юк бу кечкенә өстәлдә! Борынгы Эллада шагыйрьләре, Гомәр Хәйям әсәрләре, шигырь антологиясе белән янәшә «СССРдагы кошлар билгеләмәсе» исемле калын китап, тагын шундый галимнәргә кирәкле әсәрләр күрәсең. Шунда ук язылып бетмәгән шигырь юллары, мәктәп баласының «Яшь ленинчы»да басылган өйрәнчек парчалары, иптәшләренең аңа җибәргән яңа шигырьләре, берничә радиоалгыч, зурайткыч пыяла, кесә фонаре, һәм... слесарь кораллары таралып ята. Башта бу мине гаҗәпләндерә торган иде. Ничек була әле бу? Шигырь язганда игәү, эскәнҗә, чүкеч шикеллерәк кораллар да кирәк булмый торгандыр бит?
Эш шунда ки, беренче карауга гаҗәбрәк кебек күренгән шушы «тәртипсез» тәртипнең үз «сере» бар, алар әдәбиятның алтын фондына керердәй мәшһүр шигырьләр язарга һич уңайсызламыйлар. Хәтта киресенчә!
Ул күп вакыт яшел абажурлы өстәл лампасын кабыза да шушы кечкенә өстәлнең бер почмагына иелә төшеп, нидер язып утыра. Якыннары, иптәш-каләмдәшләре андый чагына туры килгәндә, аяк очына гына басып, кире чыгып китәләр. Әмма кайчакларны син кергәнне сизеп борылып караса, күрәсең: кулында каләм урынына пинцет-эскәк, күз кабаклары арасына сәгать остасыныкы шикелле үк зурайткыч пыяла кыстырган, ә икенче кулында сүтелгән авторучка, аның нинди дә булса бер аерым кисәге. Каршысындагы калай тартмада бөтен бер арсенал! Инә күзеннән дә үтәрлек вак кына шөрепләр дисеңме, гайкамы, алтыннан каләм очлары, нечкә пружиналар, төрле төстәге каләм саплары, тагын шундый мең төрле кирәк-ярак. Бәлки анда әле елан мөгезе дә бардыр...
Хәсән, синең белән сөйләшә-сөйләшә, шул тимер-томыр, пластмасса кисәкләреннән үзе теләгәнчә яза ала торган яңа каләм әмәлләп утыра. Монысын кисә, тегесен игәүли, кай төшендер җаен белеп кенә беләүгә ышкып ала, зурайткыч пыялада бик җентекләп караганнан соң, кайсы урынындыр бармак башы тикле генә көмеш чүкеч белән «чәкчәк» иттереп суккалап алган була. Кораллар аның кулында үзеннән-үзе уйнап кына йөриләр. Мин аның җәенке битле йомшак бармакларының шундый тыңлаучан булуларына, шундый җитезлегенә сокланып утырам. Шушылай матур итеп эшли белү үзе шигърият бит! Вак кына детальләрне ул шундый оста итеп тота, шундый ипләп урыннарына утырта, әйтерсең, шушы тимер затының телен белә, әйтерсең, ул сиксән яшенә кадәр гомере буе фәкать шушы һөнәр белән генә шөгыльләнгән!
Мондый шөгыль белән мавыгуы бәлки шагыйрьнең кайчандыр Урал заводларында слесарь булып эшләвен исенә төшереп, яшь чагының күңел сусавын бастырырга тырышуыдыр?
- Ул гына түгел,— ди Хәсән.
- Бәлки болар белән мавыккан арада шигырьне беразга онытып торасыңдыр, бу үзенә күрә ял була торгандыр?
Хәсән эшен дәвам иттереп башын чайкый:
- Юк, шигырьне онытып торып булмый. Зиһенгә берәр нәрсә «урала» башладымы, аны инде өзеп ташларга ярамый. Куллар моны ипләгәндә «югарыгы катта» «тегесе» дә дәвам итә.
Хәсән тагын ниләрдер «сихерли» дә төрле авторучкалардан оешкан кызыл-яшел төстәге яңа каләмгә кара тутырып, язып та күрсәтә. Ак кәгазьгә үрмәкүч пәрәвезедәй нечкә, язгы үлән яфракларыдай сыек яшел төсле нәфис хәрефләр тезелеп китә.
Шундый кызык хәл бит менә: дөнья йөзендәге бер генә заводның да моңарчы Хәсәнгә ошар дәрәҗәдә нечкә итеп яза торган яхшы каләм эшләп чыгара алганы юк икән әле. Шунлыктан, ул теләсә нинди кыйммәтле, яхшы дип саналган каләмне дә үзенә яраклы хәлгә китермичә кулланмый, теләсә нинди кара белән түгел, үзе әйтмешли, «җанга якын, ягымлы кара» белән генә яза.
Чехов врач булган, Лев Толстой, сукага үзе ат җигеп, граф башы белән, яланаяк, күлмәкчән җир сөреп йөргән. Болар «кара эш» белән тамак туйдырырга калган затлар түгел. Күрәсең, нинди дә булса һөнәр белүче кеше гади хезмәтнең тәмен тирәнрәк татый, аның кадерен дә тирәнрәк аңлый торгандыр. Андый кешеләр хезмәт иясенең рухи халәтен дә тирәнрәк аңларга сәләтле буладыр.
Бер хатында ул болай дип язган иде:
Бу кадәр дә юксынырмын икән
Илкәемне, алтың ягымны!
Бәйрәмнәрне көткән кебек көтәм
Казаныма кайтырларымны...
Туган-үскән якларыңны шундый яратып, шулкадәр өзелеп сагыну өчен, күрәсең, күңел хәзинәң бик бай, хисләрең бик тирән булырга кирәктер.
1980
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз