Тукай елына–онлайн-викторинаның нәтиҗәләре

Он-лайн викторина тәмамланды. Катнашучыларга рәхмәтебезне белдерәбез һәм җиңүчеләрне котлыйбыз!

Барлык этапларда да катнашып дөрес җавап бирүчеләр арасында, җирәбә салу юлы белән, абсолют җиңүче билгеләнде. Абсолют җиңүче – Галләмова Гөлназ. Җиңүчене Татарстан Республикасы Милли китапханәсе бүләкләячәк.


Викторинаның 3 нче этабы сорауларына дөрес җаваплар:


1. Җаек чоры
2. Ибраһим Нуруллин
3. Галимҗан Ибраһимов

3 нче этапта җиңүчеләр:

1 урын – Урманчева Люфия
2 урын – Хәйбуллина Зөбәрҗәт
3 урын – Нәбиуллина Ләйсән

1 нче урын өчен бүләк – 2 китап: Тукай Габдулла. Избранное: Стихи и поэмы / Сост. Г.М.Хасанова, С.В.Малышев. – Казань: Татарское книжное издательство, 2006. – 192 с.
Әлеге җыентыкта Тукай шигырьләре һәм поэмаларының рус теленә иң якшы тәрҗемәләре урын алган.


 



2 нче һәм 3 нче урыннар өчен бүләк – Татар энциклопедия сүзлеге / Баш мөх-р М. Х. Хәсәнев; Җав.мөх-р Г. С. Сабирҗанов; Баш гыйльми мөхәрририят: М. Х. Хәсәнев (рәис), һ.б.. – Казан: Татар энциклопедиясе институты, 2002. – 829 б.


Җиңүчеләр үз бүләкләрен Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең К.Маркс ур., 36 йортта урнашкан кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегеннән ала алалар.

Элемтәгә керү өчен тел.: (843) 292 09 28.

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 19:48

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International