Татарстан Республикасының Милли китапханәсе – Россиядәге иң зур милли китап хәзинәләренең берсе. Ул Казанда 1865 елның 10 (24) гыйнварында Казан шәһәр җәмәгать китапханәсе буларак ачылган.
1865–1919 елларда Казан шәһәр җәмәгать китапханәсе урнашкан Казан шәһәр җәмәгать идарәсе бинасы
Китапханәнең нигезен библиофил һәм туган якны өйрәнүче Иван Алексеевич Второвның коллекциясе тәшкил иткән. Коллекция 903 исемдәге 1908 китаптан һәм көндәлек матбугат басмаларыннан торган.
Иван Алексеевич Второв (1772–1844)
Җәмәгать китапханәсе ачылу шәһәр тормышында истәлекле вакыйга була. «Казанские губернские ведомости» газетасының рәсми булмаган өлешендә бу хакта «Казанда шәһәр җәмәгать китапханәсе ачылу» дигән мәкалә басыла (1865. – 29 гыйн. – № 5). Анда Второв тарафыннан Казан шәһәренә бүләк ителгән коллекциянең китапханә ачылган көнгә кадәрге язмышы тасвирлана.
Газетаның шул ук санында китапханәнең беренче эш көннәре яктыртыла. Тәүге атнада китапханәгә килүчеләрнең саны 110 кешегә җитә. Китапханәгә йөрүчеләр турындагы мәгълүматны газета атна саен биреп бара. 1865 елда барлыгы 8503 укучы теркәлгәнлеге әйтелә.
«Казанские губернские ведомости» газетасының 1865 елгы 29 гыйнвар санында (№ 5) басылган «Открытие городской публичной библиотеки в Казани» дигән мәкалә
Шул ук елда шәһәр җәмәгатьчелеге Казан университеты профессоры Николай Никитич Буличны «Казан җәмәгать китапханәсенең шәрәфле күзәтчесе» итеп чакыра. Ул «китапханә эшен алып баруда төп җитәкчелекне» гамәлгә ашырып, яңа китаплар алу мәсьәләсендә киңәшче дә була.
Николай Никитич Булич (1824–1895)
Китапханә фонды Казан типографияләреннән чыккан басмалар, төбәкне өйрәнүгә караган китаплар хисабына тулылана бара. Берничә ел буена Казан университеты, Халык мәгарифе министрлыгы, Казан губернасының земство идарәсе, университет һәм башка уку йортлары галимнәре үз басмаларын һәм хезмәтләрен китапханәгә бүләк итеп торалар.
Шәһәрнең мактаулы гражданины – сәүдәгәр Евтихий Михайлович Верин, беренчеләрдән булып, попечитель итеп сайлана һәм ул китапханә эшчәнлеген яхшыртуга шактый зур көч куя. Китапханәче ярдәмчесенә хезмәт хакы түләү; китапханә бинасын яктырту, ремонт эшләре; яңа җиһазлар юнәтү; Второв коллекциясендәге китапларны туплап һәм яңа кергән документларны да остәп 1870 елда беренче басма каталогны нәшер итү һ.б. ун ел буена аның карамагында була.
Соңрак попечитель вазифасы гамәлдән чыгарыла, шәһәр китапханәләре белән идарә итү махсус комитетка йөкләнә. Аның рәисе – шәһәр башлыгы, әгъзалары – гимназия директоры, дини семинария ректоры була. Комитет акча чыгымнары сметаларын карый, раслый, эш кагыйдәләрен билгели, яңа китаплар сатып алуны ныклы күзәтү астында тота.
Җәмәгать китапханәсенең беренче систематик каталогы Н.Н.Булич тарафыннан төзелә, 1878 елда басылып чыга. Бу каталогта барлыгы 3570 исемдәге китапның тасвирламалары урын ала һәм, өстәмә рәвештә төзелеп, китапларның алфавитка салынган күрсәткече дә бирелә.
1905 елның 8 февралендә шәһәр думасы тарафыннан «Казан шәһәре җәмәгать китапханәсеннән файдалану тәртибе турында кагыйдәләр» раслана.
1905 елда китапханә комитетына әгъза итеп җәмәгать эшлеклесе, журналист, нашир Әхмәтһади Низаметдин улы Максуди сайлана. Аңа китапханәнең филиал бүлеген оештыру һәм аңа мөдирлек итү эше йөкләнә.
Әхмәтһади Максуди (1868–1941)
1906 елның 2 гыйнварында Казан шәһәр җәмәгать китапханәсенең мөселманнар өчен «филиал бүлеге» – «Көтепханәи Исламия» ачыла. Баштагы чорда бүлек фондын татар, көнчыгыш һәм рус телләрендә басылган, төрле шәхесләр тарафыннан бүләк ителгән 915 исемдәге 1277 том тәшкил итә. 1922 елга кадәр Әхмәтһади Максуди филиал бүлегенең мөдире була. Ул үзе дә шәхси коллекциясендәге китапларның бер өлешен (100 данә) китапханә фондына тапшыра. Филиал бүлегенең беренче китапханәчесе Закир Сәетов (З.Сәетзадә) була.
Закир Сеитов (Саид-заде)
Төрле кыенлыклар чыгып торуга карамастан, бүлек фонды 1915 елга 767 исемдәге 1977 том русча китап һәм брошюралар, 1496 исемдәге 1828 том татарча һәм гарәпчә китаплар туплауга ирешә.
Күренекле шагыйрьләр һәм язучылар: Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Фәтхи Бурнаш, Нәкый Исәнбәт, беренче татар большевигы Хөсәен Ямашев һ.б. бу филиал бүлеккә даими йөргәннәр.
Үз вакытында «Көтепханәи Исламия» Россиядә иң зур татар мәгърифәт үзәкләренең берсенә әверелә.
1865, 1866, 1881–1915 аралыгындагы еллар өчен «Казан җәмәгать китапханәсенең хисаплары» («Отчёты Казанской публичной (общественной) библиотеки») басылып чыккан. Хисапларда узган ел өчен чыгымнарның исемлеге һәм тотылган суммалар, китапханә комитеты әгъзалары турында мәгълүмат, китапханә комитеты утырышларында каралган мәсьәләләр чагылыш тапкан, китапханә алдырган вакытлы матбугат басмалары исемлеге күрсәтелгән, ай саен китапханәгә йөрүчеләр саны язылган.
1915 елның 10 гыйнварында Казанда җәмәгать китапханәсе ачылуның 50 еллыгы билгеләп үтелә. Ярты гасыр дәвамында китапханә кызыксынучы кешеләрнең сорауларына җавап табарга, уку-укыту һәм фәнни максатларга хезмәт итәргә булышкан, аң-белем һәм акыл туплау мәнфәгатьләрен уяткан һәм хуплаган.
1917 елгы революция вакыйгалары Казан җәмәгать китапханәсе тарихына үзгәрешләр кертә: аңа «Губерна Үзәк китапханәсе» дигән исем бирелә, ә инде 1923 елда – «Шәһәрнең үзәк китапханәсе» дип үзгәртелә. 1920 елда китапханәгә В.И.Ленин исеме бирелә.
Мөселманнарның «филиал бүлеге» 1919 елда үзгәртеп корыла һәм шәһәрнең 5 нче номерлы китапханәсе буларак эшли башлый. Ә инде 1922 елдан М.Вахитов исемендәге Үзәк шәрык китапханәсенә әверелә. 1923 елның августында шушы китапханә нигезендә татар китапханәләре берләшмәсе төзелә. Китапханәнең массакүләм эше танылган драматург Мирхәйдәр Фәйзи китапханәче булып эшли башлагач сизелерлек көчәя. Биредә әдәби-музыкаль кичәләр үтә, китап күргәзмәләре тәкъдим ителә, татар тарихында беренче тапкыр сүз сәнгатенә өйрәнү мәктәбе – әдәби түгәрәк оеша.
Мирхәйдәр Фәйзи (1891–1928)
1919 елда Казан шәһәренең Үзәк губерна китапханәсе шәһәрнең иң матур бинасына – эшкуар-сәнәгатьче Ушковларның затлы аерым йорты булган бинага күчерелә. Анда эшләү өчен яхшы шартлар тудырыла.
Ушкова йорты. Воскресенская урамы (хәзер Кремль урамы)
Китапханәләр киңәшмәсендә М.Вахитов исемендәге Үзәк Көнчыгыш китапханәсен һәм В.И.Ленин исемендәге Үзәк китапханәне тотуны Дәүләт бюджетына күчерү турында карар кабул ителә, Казан шәһәренең Үзәк китапханәсе фондларын милли әдәбиятны саклау урыны буларак формалаштыру бурычы куела.
Мулланур Вахитов исемендәге Үзәк Көнчыгыш китапханәсе фондларында шәрык – гарәп, төрек һ.б. – телләрдә уникаль китаплар да туплана; кулъязмалар бүлеге исә аеруча зур әһәмияткә ия була.
1929 елда ТАССР Наркомпросы карары белән китапханәнең төп фонды (көнчыгыш телләрендәге китаплар, кулъязмалар) Казан университеты китапханәсенә тапшырыла (алга таба бу китапларның бер өлеше Татарстан АССРның Китап палатасына бирелә). М.Вахитов исемендәге Үзәк көнчыгыш китапханәсен, калган китап фонды белән, Казан шәһәренең В.И.Ленин исемендәге Үзәк шәһәр китапханәсенә кушалар. 1929 елда китапханә типографияләрдән чыккан һәр басманы түләүсез һәм мәҗбүри алдыра башлый.
1934 елда Үзәк китапханә – өлкә китапханәсе, ә инде 1941 елда Республика китапханәсе итеп үзгәртелә һәм республика күләмендә китапханә эшләрен җитәкләүче методик үзәк функциясен үти башлый.
Бөек Ватан сугышы чорындагы китапханә эшчәнлегенең мөһим тармаклары булып гади эшчеләр арасында һөнәргә өйрәткән техник әдәбиятны пропагандалау; госпитальдәге яралы солдатлар өчен күчмә күргәзмәләр, һөнәри мәктәп-училищеларда, эшче тулай торакларында, завод-фабрика цехларында күргәзмәләр оештыру; үзлегеңнән белемеңне күтәрү кабинетлары эшчәнлеген җайга салу тора.
1965 елда, йөзьеллыгы уңаеннан, китапханәгә Фәнни китапханә статусы бирелә. В.И.Ленин исемендәге Республика фәнни китапханәсенең яңа расланган Уставы нигезендә аның эшчәнлек юнәлешләре билгеләнә. Болар – халык хуҗалыгын, фән һәм мәдәниятне үстерүдә ярдәм итү; укучылар белән эшләү алымнарын камилләштереп, басма чыганакларны пропагандалап, фән һәм сәнәгать белгечләренең осталыгын күтәрүгә ирешү.
В.И.Ленин исемендәге Республика китапханәсе: юлкүрсәткеч. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1965. – 32 б.
Делешова М.Х. Күңел телендә: ТАССРның Республика фәнни китапханәсенә 125 ел. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 127 б.
1991 елда китапханә Милли китапханә статусын ала. Татарстан Республикасының «Китапханәләр һәм китапханә эше турында»гы Законында Милли китапханәнең хокукый статусы һәм, күптармаклы белешмә-мәгълүмати, фәнни-тикшеренү оешмасы, мәдәни, библиографик һәм методик үзәк буларак, эшчәнлек юнәлешләре махсус маддәләрдә беркетелеп куелган. Милли китапханәнең төп бурычы – Татарстан Республикасының казанышларын, үзенчәлеген, рухи мирасын, фәнни һәм мәдәни эшчәнлеген һәрьяклап һәм мөмкин кадәр тулы ачу.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе – татар халкы мәдәниятен таныту үзәге, дөньяда татар китабын һәм республика турындагы әдәбиятны туплау, саклау һәм тарату белән шөгыльләнүче бердәнбер җәмәгать китапханәсе.
2015 елда Татарстан Республикасының Милли китапханәсе 150 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу истәлекле вакыйга уңаеннан «Милли китап» нәшриятында 2 китаптан торган, кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге әзерләгән «Вехи истории Национальной библиотеки Республики Татарстан: Казанская городская публичная библиотека. 1837–1915» дигән җыентык, «Татарстан Республикасының Милли китапханәсе: тарих һәм хәзерге заман» исемле библиографик күрсәткеч басылып чыкты. Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге тарафыннан төзелгән бу күрсәткечкә, тулаем яки аерым бер күләмдә китапханәгә багышланган, аның турында телгә алынган 1870–2015 елларда дөнья күргән китапларның, җыентыкларның, газета-журнал мәкаләләренең библиографик тасвирламалары кергән. Татарстан китап нәшриятында «Татарстан Республикасының Милли китапханәсе = Национальная библиотека Республики Татарстан = National Library of the Republic of Tatarstan» дигән бай мәгълүматлы һәм матур бизәлешле китап-альбом нәшер ителде.
Хәзерге вакытта китапханә фондларында 3 млн. 553 мең 650 нөсхә һәртөрле басмалар, шул исәптән рус телендәге 3 млн 305 мең 155 нөсхә, татар телендәге 156 мең 997, чит телләрдәге 86 мең 645, Россия халыклары телләрендәге 4 мең 853 нөсхә китап һәм башка төр мәгълүмат чыганаклары тупланган.
2020 елда китапханә ике уку залы, алты китап саклагычы, күргәзмәләр мәйданы, конференц-залы һәм үзенең театр мәйданчыгы булган яңартылган бинага күченде.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе яңа бинага күчү белән, китапханә генә булып калмыйча, яңа мәгънәләрне һәм мөмкинлекләрне үзенә берләштергән уникаль күпфункцияле креатив киңлеккә әверелде. Бүген бу – интеллектуаль һәм иҗади бергәлекләрне җәлеп итү үзәге; Татарстан Республикасы мәдәни мирасының саклагычы гына түгел, яңа мәдәни мирас формалашу урыны да. Биредә мәдәниятнең төрле юнәлешләре бергәлек тудыра: рәсем һәм перформатив сәнгать, дизайн, музыка, театр, кино, архитектура, нәшрият, күргәзмә эше һәм башкалар.
Виртуаль күргәзмә татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге тарафыннан әзерләнде.
Кулланылган чыганаклар:
Краткий исторический очерк Казанской Городской публичной библиотеки за 50 лет ея существования (10 января 1865–10 января 1915). – Казань: Электрич. типография П.П.Антонова, 1915. – 18 с.
Делешова М.Х. На языке души / Республиканской научной библиотеке им. В.И.Ленина ТАССР – 125. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1989. – 127 с.
Вехи истории Национальной библиотеки Республики Татарстан. Казанская городская публичная библиотека: [в 2 книгах] / Национальная библиотека Республики Татарстан. – Казань: Милли китап, 2015–
Кн. 1: Архивные документы, материалы периодической печати и изданий. 1837–1915. – 2015. – 159 c.: ил.
Кн. 2: Отчёты Казанской городской публичной библиотеки. 1865–1915. – 2015. – 175 c : ил., табл., факс. – Указ.: с. 161–162.
Вехи истории Национальной библиотеки Республики Татарстан. От Казанской городской публичной библиотеки –- к Республиканской библиотеке имени В. И. Ленина Татарской АССР, 1916–1965: [в 2 книгах] / Национальная библиотека Республики Татарстан. – Казань: Милли китап, 2020–
Кн. 1: Архивные документы, материалы периодической печати и изданий. – 2020. – 275 c.: ил., портр., факс. – Библиогр.: с. 270–272.
Кн. 2: Отчёты о работе библиотеки. – 2020. – 387 c.: ил., табл.
Национальная библиотека Республики Татарстан: [книга-альбом] = Татарстан Республикасы Милли китапханәсе: [китап-альбом] = The National Library of the Republik of Tatarstan: [book-album]. – [Казань]: [Татарское книжное издательство], [2015]. – 375, [4] c.: цв. ил.
Национальная библиотека Республики Татарстан: к 140-летию со дня основания первой публичной библиотеки в городе Казани / Национальная библиотека Республики Татарстан. – Казань: Милли китап, 2005. – 92 с.
Национальная библиотека Республики Татарстан: история и современность (к 150-летию со дня основания библиотеки): библиографический указатель = Татарстан Республикасының Милли китапханәсе: тарих һәм хәзерге заман (китапханә нигезләнүгә 150 ел): библиографик күрсәткеч. – Казань: Милли китап, 2015. – 319 c. – Библиогр.: с. 280–288. – Алф. указ. авт.: с. 289–310. – Указ. географ. названий: с. 311–316. – Текст рус., татар.
Соңгы яңарту: 2025 елның 10 марты, 13:21