Минем фикеремчә, Мансур ага Мозаффаровның скрипка һәм оркестр өчен язылган бу концерты — татар симфоник музыкасында иң яхшы әсәрләрнең берсе. Анда Мозаффаров талантының иң көчле яклары ачылып китәләр: җылы һәм эчкерсез мелодияләргә бай булуы, оркестрны сизгер тоеп, аның бөтен мөмкинлекләреннән файдалана белүе, ялгыз башкаручы инструментның сихри яңгырашын таба алуы һәм башка сыйфатлар. Әсәрнең икенче кисәге мине аеруча дулкынландыра. Аның ягымлы лирик яңгырашы, шигърияте, эчкерсез җылылыгы күңелне биләп ала. Мансур аганың бу әсәре безнең өчен иң нәфис музыкаль мирас һәм аның турында иң яхшы истәлек.
Текст фонограмма буенча бирелә. Татарстан радиосы фонотекасы. № 5479.
Язманың исеме комментарийлар авторы тарафыннан бирелде.
Р. Яхинның М. Мозаффаров иҗатына багышланган тапшыруда ясаган чыгышы. Магнитофон язмасы радио фондына 1967 елның 20 ноябрендә алынган. Тапшыруның авторы һәм алып баручысы — К. Таҗиева.